Алай да Сөембикә язмышына ятып-үртәлеп зарланмады. Бу язмышны ул атасы теләге белән үзе сайлады. Ары таба ни кылырга белми чарасыз калуыннан гына уфтана иде. Күп очракта ул Җангали хан белән килешмәде, иллә мәҗлесләрдә аңа каршы төшәргә дә кыймады, гәрчә моңа теләге булса да. Ләкин күңелендә үзе дә аңлап җиткермәгән уй-хис көйри башлаган иде инде – тәхеттә үзе утырса икән ул!
Тик бу бик тә зур гөнаһтыр – ир-канатның тәхетенә өмет тоту. Тәгаен чарасыз калган чаклары булды – Җангали ханны тәхетеннән куар дәрәҗәгә җиткәләде. Ул белә иде, аның бу теләге халыкныкы белән аваздаш. «Урыслар, чиркәүгә кереп, кылган гөнаһларын үзләре кебек үк поптан ярлыкауларын сорыйлар да сөттән ак, күктән пакь булып чыгалар һәм яңадан гөнаһ кылырга керешәләр. Гәрчә Гайсә пәйгамбәр һәр нәсара кешесен гөнаһ кылмаска өндәп торса да», – диде аңа беркөнне вәзир Коләхмәт. Бүген төнлә ул Җангали ханнан ант эчертте: моннан соң беркайчан да ханбикәсе сүзеннән чыкмас, ханбикәсе белән киңәшмичә бер адым да ясамас. Чөнки Җангали хан урыс кенәзе белән киңәшмичә һични кылмас иде. Җангали аңа ана сөте, җир йөзе белән ант итте – хатынына тугры калыр, ни генә булса да. Һәм әйтте: «Син мине сөйсәң, мин барысын да син дигәнчә кылырмын, ханбикәм», – дип кат-кат тәкрарлады, кат-кат иман итте. Бәлкем, бу аның нәүбәттәге хәйләсе генәдер? Бәлкем, ул сөелү куанычыннан гына ант эчкәндер?.. Ни генә булмасын, Сөембикә аның вәгъдәсен алды. Иртәгә иртән иртүк Җангали хан мәҗлес-табын җыячак һәм шунда барысын да әйтәчәк – Казан мәмләкәте урыс ятьмәсендә, ни кылабыз? Тик гайрәт-куәте җитәрме Җангали ханның мәҗлес түрәләренә бу хакта әйтергә, курка калмасмы?.. Ул чакта Сөембикә үзе әйтер, әйе, торыр да әйтер. Казан мәмләкәтенең ил-дөнья халкы белән Мәскәү кебек үк сәүдә итәргә хакы бар, ул мөстәкыйль, ул бәйсез дәүләт, дияр. Ханыбыз Мәскәүгә карап тормасын, үзбаш идарә итсен, урысларны Казаннан куарга, башкаларга сабак булсын өчен, воеводаны…
Һәм аны якларлар. Бит әлегә кадәр Җангали хан тарафыннан чыгарылган әмер-карарлар һәм халыкка җиткерелгән фәрманнар барысы да Сөембикә теләге белән эшләнде. Һәм моны да ул Җангали хан кулы белән эшләр, табын гына якласын.
Бу хәтле катгый нияткә килүенә Сөембикә кинәнде дә, күңел төпкелендә туган шомнан бераз курыкты да. Барысы да ул дигәнчә килеп чыкса, кенәз урынында калган кенәгинә Елена Глинская ни кылыр, бөтен гаскәре белән Казан тарафына кузгалмасмы? Бүген урыс гаскәре Ливония белән сугыша. Ливония короле белән солых төзеп, бөтен гаскәрен Казанга бормасмы?.. Бик ихтимал ич.
Әйе, бу ягын да уйлап карарга кирәк иде. Тик бу хакта киңәшер кеше юктыр. Кем аның ошбу Казанда уй-теләкләрен аңлар да, кем аңа уң кулын сузар?.. Әйе, бердәнбер кеше – атасы. Ул аңа барысын да тәфсилләп язып, чапкынын җибәрер, кылсын бер-бер хәл, юкса Казанны кулдан ычкындыруы бар.
Башына бу уй килгәч, Сөембикә бераз тынычлана төште. Әйе, иртән иртүк әтисенә хат язар, Казан тарафына гаскәр җибәрүен үтенер, хәле булып атта килерлеге булса, гаскәр башында үзе килсә дә ярый. Атасы Казанга якыная башлагач, Сөембикә Юныс абасына чаптарын җибәрер, Арча тарафыннан Юныс абасы кузгалыр. Әйе, Арча ерак түгел, Юныс морза бик тиз килер. Урыс шымчыларыннан уй-ниятләрен яшерү өчен, атасы алдан мал-туар кудырсын, олаулары белән сәүдәгәрләрен җибәрсен. Казан кирмән-капкалары аларга ачык булыр. Менә шунда инде чын сәүдә башланыр. Казан базарының дәрәҗәсен төшерү нияте белән Василий III Идел буе базар төбәген Мәкәрҗәгә күчерткән иде, ә Сөембикә аны янә Казанга кайтарыр. Һәм ары таба урыс сәүдәгәрләрен Казанга керттермәс, ә Бохара, Әстерхан, Табгач сәүдәгәрләрен ары таба җибәрмәс. Хәер, алар үзләре дә ары таба бармаслар, чөнки урыс юлбасарлары уздырмаслар. Шуннан соң Казан каласы Идел буендагы иң кәттә базар каласына әверелер. Мөселман сәүдәгәрләренә тулы ирек бирелер, салым бермә-бер ким алыныр, ә менә кяферләрдән салымны арттырыбрак алу хәерлерәк булыр, чөнки Мәкәрҗәдә урыслар салымны мөселманнардан бермә-бер артык алдылар дип әйттеләр. Салым кеше күтәрә алмастай булмасын, сәүдәгәрләр, алыпсатарлар, малтабарлар кызыксынсыннар, Казан базарына килергә атлыгып торсыннар. Әйе, дөя дә, энә дә товар. Сату итсеннәр, табыш алсыннар, кинәнсеннәр, моннан мәмләкәт кенә отачак, димәк, казнага мая җыелачак. Ә ул бик кирәк, бигрәк тә бүген, урыс белән алышырга торганда. Менә шуны аңласын иде Җангали хан, шуны аңласа, Сөембикәсе аның аяк астында тузан булырга әзер. Тик аңлармы бичара хан хатынын, сыртын кабартмасмы? Бер курыккан кешене котлы итү үтә кыен хәлдер…
Читать дальше