– Хакимиятне үз кулыңа ал! Кыю бул, далага даны таралган мәшһүр Йосыф бәк кызы ла син! – диде.
Сөембикә бары тик баш кына кага алды. Ат кузгалып киткәч тә, ул тынычлана алмады. Байбикә Хөршидә белән очрашу аны уттан алып суга салгандай итте, кайгысын арттырды, башында мең төрле фикерләр уянуга сәбәпче булды.
Атлар салмак кына юырта, сакчылар шактый артта. Март кояшы офыкка таба тәгәри – кич җитеп килә. Җангали ханга кай тарафка китүен ул беркайчан да әйтмәде, гомумән, үзен мөстәкыйль тотты һәм ни сәбәпледер ир-канаты да бу хакта бер сүз дә катмады. Кая йөри, кем белән, ни кылып? Гүя аңа кагылмый да иде. Җангалине ул беренче никах төнендә үк ят итте. Каушауданмы, лайлаланып тирләгән тәненнән, һәр кагылышыннан чирканды. Ахыр таба чиркануы калтырануга күчте, аркасыннан, чемер-чемер бизгәк тоткандай, салкын йөгерде. Беренче төндә булган хәл күз алдына килүгә, Сөембикә янә сискәнеп китте. Шул тамаша ят итте, ул аны аңын җуяр дәрәҗәгә җитеп ятсынды. Ахыр гүя аңын җуйды, бары тик Җангалинең лайлалы тәне, ямьсез итеп дөядәй мышнавы гына хәтердә калган.
Сарайга кайтып җиткәнче ошбу уйлардан арына алмады. Бары тик Җангалинең бусагасын атлап кергәч кенә бераз тынычлана төште. Җангали өйдә юк иде. Тыштан шат күренсә дә, эче тулы шом вә гаса иде Сөембикәнең. Аның кем беләндер бу хакта сөйләшәсе, кемгәдер эчен бушатасы килә иде. Җәмиләгә аның бу хакта сөйлисе килмәде. Ә ир-ат арасыннан аның уй-фикерен аңлардай, хәленә керердәй кеше табылмады. Ни вәзир Коләхмәт, ни Ходайкол углан… Тукта, тукта, имам-хатыйп Колшәрифкә барса, тәмам тулышкан күңелен аңа бушатса?.. Аңлармы ул аны, хәленә керерме?..
Тәмам чарасыз калып, ятак ягына узды, йомшак түшәккә сузылып ятты. Күңелен тагын да ныгытырга теләп, имам-хатыйп Колшәрифне күз алдына китерде. Яше утызга җитмәгән, озын вә чандыр гәүдәле, кара сакаллы, кылыч борынлы шәехне ул бары тик ике-өч тапкыр күрде бугай. Анда да рухи ата аның белән баш иеп кенә исәнләште. Әйе, шәехнең игътибарын җәлеп итә алмады Сөембикә. Ул хатын-кыз иде һәм аз-маз гына булса да ир-атны белә иде. Бу исә, пәйгамбәрләр арасында йөргәндәй, дөньялыктан аерылган бәндәгә тартым бер зат булып тоелды. Шәех Колшәрифне олуг галим, белекле вә инсафлы кеше диделәр. Бохарада укый, дөньяга танылган акыл ияләреннән сабак ала. Атасы исән чакта ук илгә кайта, хан мәдрәсәсендә остаз булып йөри, ахыр, атасы Мансур шәех вафат булгач, дин әһелләре аны бертавыштан олуг шәех итеп сайлыйлар.
Шулвакыт шылт итеп ишек ачылды, Сөембикә сискәнепкитте. Аның ятагына бары тик Җангали генә песи кебек тавыш-тынсыз керсә керер иде. Ятакчы әби түгел, димәк, ул – Җангали, ир-канаты. Ятак ягында караңгы, түр якта пыскып кына шәм яна. Сөембикә аны сүндереп куйды. Җангали тамак кырды. Сөембикә дәшмәде. Аккош мамыгыннан типчегән атлас юрган читен ачып, мыштым гына юрган астына керде, Сөембикә йоклаганга сабышты. Ул еш кына йоклаганга сабышып калыр, хәтта аны алганда да уяна алмыйча ятар иде. Бүген дә шулай итәсе иткән иде, кинәт башына бер уй килеп, Җангалигә таба әйләнеп ятты, кайнар куллары белән ирнең кыска муеныннан кочып алды.
– Мин сине шундый-шундый көттем, Җангали, – диде, кайнар иреннәре белән ир-канатның колак янында гына пышылдап.
Җангали хан моны гүзәл бичәсеннән һич тә көтмәгән иде, тәмам каушый калды, дәрте әллә кай тарафка юлыкты, гайрәте коелды.
– Сөембикәм, сөеклем, – диде ул, ниһаять, уянып киткәндәй. – Сөембикәм, сылуым, синме бу?! Өнемме, төшемме?!
– Өнең, өнең, Җангали. Мин сине сөярем, үлепләр сөярем, тик сиңа бер шартым бар. Үтә шул шартым, Җангали!..
– Әйт, нинди шарт, кулымнан килә торган булса, таш яуса да үтәрем.
– Килә, килә кулыңнан, Җангали, килә. Җибәрмә гаскәрең Мәскәү кенәзенә. Мәҗлес җый һәм шунда кистереп әйт: мин гаскәремне Мәскәү кенәзенә җибәрүдән баш тартам, диген. Воевода Василийны да Казаннан куу мәсьәләсен күтәр. Түрә-морзаларың, карачыларың куәтләп алсалар, урыс сәүдәгәрләрен Казаннан кууны чара итеп куй.
– Сөембикә, Сөембикәм, мин барысын да эшләрмен, тиксин генә мине какма, ярат мине, минеке бул!
– Мин синеке, Җангали, синеке…
10
Балачактан ук ятагын карап, Сөембикәгә тугры хезмәт иткән әби, ханбикәсенең Хөршидә бикәгә баруын килештермичә, «Хатын-кыз беркайчан да үзара тату яшәмәс, хатын-кыз бер-берсеннән көнләшергә генә сәләтле» дисә дә, Сөембикә байбикә Хөршидә утарына баруына һәм дөньяви сабак алуына мыскал да үкенмәде. Җангалине ятагыннан озаткач, ул бик озак йоклый алмый ятты. Аллаһы Тәгалә алдында Сөембикәнең йөзе якты иде, һәрхәлдә, ул үз-үзен шулай дип тынычландырды. Әйе, ул вөҗданына хыянәт итмәде, Аллаһы Тәгалә биргән хатын-кыз хокукыннан баш тартмады, чарасызланыбрак булса да, атасы теләген үтәде – Җангали ханга кияүгә чыкты. Инде, ниһаять, үзенә дә баш калкытырга вакыттыр. Дан-шөһрәт аңа шунда килсә килер. Ул үзен Җангалидән күп тапкыр өстен күрде. Аны һәр җирдә кычкырып-котлап каршы алдылар; нәкъ менә Йосыф бәк кызы Казан каласының түбән катлау сәүдәгәрләренә, малтабарларына, алыпсатарларына ирек бирде: «сату итегез, ятсынып тормагыз», хәтта кайберләрен салымнан азат иттерде. Дөрес, ул боларның барысын да Җангали аша эшләтте, әмма бу аның теләге иде. Моны барысы да белә һәм Сөембикә ханбикә күренгән бер җирдә аны күтәреп кенә алмыйлар иде. Чөнки халык иң әүвәл аңа зарланыр иде. Аннары ул янә бер нәрсә белде. Аңа кадәр Җангали ханнан бер каравыш хатын кыз бала таба. Бу хакта Сөембикә бик соң белде. Ләкин һичнинди үкенү вә көнләшү тоймады. Аңа ничектер барыбер иде. Бит ул Җангалине барыбер яратмый. Шул хакта Җангалигә әйткәч, теге бичара Сөембикәнең аягына төште, итек башларына кадәр үпте, гафу итүен үтенде. Моны ул Сөембикәнең нәфрәтеннән куркып кылды. Чөнки баланы, аңа әйтми, Касыйм каласына озаткан иде. Сөембикә әллә нигә Җангалидән балага узмады. Һич югы, шул баланы тәрбияләр, ичмасам, бераз җаны тынычланыр иде. Ә ул, әйтми-нитми, баланы озатып та өлгергән. Ят булмас иде әле ул нарасый аңа. Анасы мәрхүм, диделәр. Ятим бала, димәк, үзе кебек үк. Иртәрәк әйткән булса, ул баланы җибәртмәгән булыр иде, сарайга алдырыр иде. Ихтимал, тора-бара өйрәнер, гадәтләнер иде нарасыйга…
Читать дальше