Кенәз Василий тураебрак утырды һәм, йодрыкланган кулларын өстәлгә куеп, бертын уйланып торды да ясавылына дәште.
– Менә нәрсә, брат, – диде ул, теге каршына килеп баскач. – Әүвәл сугышчыларың барла. Әзер булсыннар. Хикмәтле хәлләр булырга тора ошбу калада. Искәрдең?
– Баш өсте, кенәз, искәрми буламы?!
– Бар, юлыңда бул.
Ясавылы чыгып киткәч кенә, Василий хезмәтчесен чакырды һәм кара киемнәрен китерергә кушты. Ул бик озак киенде, аннары сакалын түгәрәкләп кырды, сырма төймәләренә кадәр Казанның кара кешесенеке кебекне тактырды. Барысы да әзер булгач, башта ул Ташаяк базарына юнәлде. Гадәттә, нәкъ менә Ташаяк базарында эте-бете җыела, ягъни ярлы-ябага, килде-китте йөргән килмешәк, ыбыр-чыбыр, карак-угыр шунда уралыр иде. Шул ук вакытта бирегә кәнтәй хатын-кызлар йөри, нәфесе төшкәндә, Василий кенәз фахишәләрне дә шуннанкилеп таба. Бермәлне төшләренә кереп йөдәткән чибәрне дә шушыннан алып кайткан иде, тик тегесе кабат күзгә чалынмады. Ни генә булмасын, Василий кенәзнең ул чибәрне әле булса оныта алганы юктыр. Ул гүзәлдәге сыгылмалы гәүдә-сын, пешкән алмадай күпереп торган янбашлар, тулы калку күкрәкләр алиһәләрдә генә булса буладыр. Хәтта ошбу гүзәл заттан килгән үзенә хас бер тәмле ис тә күңелдән китми интектерә. Ул аның, гадәттәгечә, хәтта исемен дә сорамады, чөнки асыл атын барыбер әйтмәс иде, әмма шуннан соң чибәркәйне күпме эзләсә дә, очрата да, таба да алмады, гүя җир упты үзен. Ә бит эзләде, хәтта шымчыларын да кушты – базар көннәрен көтеп ала алмый изаланыр иде. Юк, күренмәде яңадан гүзәл. Шуннан Василий кенәз «Ниндидер байның тансыклаган яшь хатыны булгандыр» дигән нәтиҗәгә килде.
Кинәт ул бер урыс сәүдәгәренә сәлам бирде, теге исә аптырабрак калды, чөнки кенәзне танымады, шуңа гаҗәпләнүе иде. «Бик яхшы, димәк, мине гелән татар дип беләләр», – дип кинәнде кенәз. Әйе, аны Казан татарларыннан аеруы кыен иде, гүя аны ошбу базарга нужа китергән – җилкәсендә капчыгы, билендә янчыгы вә пычагы. Ары таба кенәз Василий урыслар янына бармады, танып куюлары бар иде, ә аңа казанлылар хакында ихласи хәбәр кирәк. Әһә, әнә нугайлылар килгән, Арча кортлары, Юныс морза сәүдәгәрләре. Сарык чалганнар, таяк-таяк ит кыздыралар. Серкә сибеп кыздырылган ит исе, тәмле ис танавына килеп җитүгә, кенәз Василий шул якка таба борылды. Кемдер аңа каты гына бәрелеп китте, җитмәсә: «Күзең чыкканмы әллә, әтрәк-әләм!» – дип орыша калды. Ләкин кенәз Василий аңа хәтта борылып та карамады, ит кыздыручылар янына таба атлавын белде. Һәммәсе белән гәпләшә китсәң, танып та куюлары бар үзеңне. Анда инде казанлылардан шәфкать көтмә, таш атып үтерергә дә күп сорамаслар. Ниһаять, Василий ит кыздыручы янына җитте, түмәргә утырды, ит кыздыручы аңа шундук ике кыздырма китереп бирде.
– Рәхим ит, кордаш!
– Рәхмәт, рәхмәт, туган, – диде аңа Василий һәм уйлап куйды: «Менә шундый кунакчыллык мәскәүлеләрдә юк инде ул, кырыс халык мәскәүлеләр, әйтерсең аларны кемдер таларга килгән, гәрчә үзләре казанлыларны таласалар да». – Эчемлек тә булса икән, сырамы, бал балымы?!
– Булыр, булыр, кордаш, анысы да булыр. Сабыр ит.
Сәер хәл, Бохара, Сәмәрканд, Үргәнеч, Әстерхан калаларыннан килгән сәүдәгәрләр күбрәк Ташаяк базарында сату итәрләр, нугайлар Арча кырындагы әрмәннәр базарында тукталырлар иде. Урыслар исә Балык бистәсе базарын кулларында тотарлар иде. Һәр базарның үз кешеләре, тамгачылары, алыпсатарлары, малтабарлары булыр. Ташаяк базарында җыен затлы әйберләр: келәм-киез, гәүһәр-мәрҗәннәр, бизәнү әйберләре, йөзек-беләзек, алка-балдаклар, муенсалар, бөтиләр сатарлар, нугайлар исә мал-туар сатар, арчалылар балык, тире, май китерер иде. Бизәнү әйберләре, кием-салым, тукыма-ситсы булгангамы, бирегә, гадәттә, фахишәләр юл тотар, кич якка таба «ауга» чыгарлар, һәм күбесе теләгенә ирешер иде. Чөнки Казан мәмләкәте мөселман булмаган халыкны бу азгынлыктан гелән тыймый, мөселманнар исә үз кануннарын бозудан куркалар, чөнки хөкемнәре яман. Аннары бирегә ерак Мисырдан да сәүдәгәрләр килә. Алар китергән җимешләр авызда ук эри, савыт-сабалары тагын, күз явын ала. Үз диннәрен ярты дөньяга тараткан һәм шуның белән горурланган гарәпләр борынгы Болгарны һәм Казан татарларын үз итәләр, чөнки бу халык ислам динен үзе теләп кабул итә. Хәер, борынгы урыслар да христиан динен үзләре теләп кабул итәләр ич. Гарәпләр диндәш туганнарын – казанлыларны якын күрәләр, күбесе татар кызларына өйләнәләр, хәтта, тол хатыннарга йортка кереп, бөтенләйгә Казанда калганнары да бар. Шундый халык инде ул татар, яратмас җиреңнән яратырсың. Бу хәл Василий кенәзгә ошамый, ошбу ике халыкны диннәр аера, телләре дә капма-каршы, йолалары да, диннәре турында әйтеп тә торасы юк. Баштагы мәлдә Казанга килгән гарәпләрне Василий кенәз тыярга иткән иде, чөнки тегеләр мәчетләргә барып хөтбә әйтәләр, халыкны кяферләргә каршы котырталар, ә кяферләр ул – урыслар. Әмма теләген тормышка ашыра алмады. Гарәпләр аның сүзенә карап каладан китмәделәр, ә казанлылар кенәз Василийның сүзләренә тәмам колак салмадылар. Бу хәле өчен аны хәтта бер тапкыр агуларга маташтылар. Әмма эшләре барып чыкмады, Василий уяу булды. Тик бер авыз урысча белмәсәләр дә, гарәпләр үз диннәренә тугры калдылар, Казан мөселманнарын үз иттеләр.
Читать дальше