Мөсәгыйт Хәбибуллин - Сайланма әсәрләр. Том 5. Сөембикә ханбикә һәм Иван Грозный. Айбиби / Избранные произведения. Том 5

Здесь есть возможность читать онлайн «Мөсәгыйт Хәбибуллин - Сайланма әсәрләр. Том 5. Сөембикә ханбикә һәм Иван Грозный. Айбиби / Избранные произведения. Том 5» — ознакомительный отрывок электронной книги совершенно бесплатно, а после прочтения отрывка купить полную версию. В некоторых случаях можно слушать аудио, скачать через торрент в формате fb2 и присутствует краткое содержание. Город: Казан, Год выпуска: 2013, ISBN: 2013, Жанр: Историческая проза, russian_contemporary, tt. Описание произведения, (предисловие) а так же отзывы посетителей доступны на портале библиотеки ЛибКат.

Сайланма әсәрләр. Том 5. Сөембикә ханбикә һәм Иван Грозный. Айбиби / Избранные произведения. Том 5: краткое содержание, описание и аннотация

Предлагаем к чтению аннотацию, описание, краткое содержание или предисловие (зависит от того, что написал сам автор книги «Сайланма әсәрләр. Том 5. Сөембикә ханбикә һәм Иван Грозный. Айбиби / Избранные произведения. Том 5»). Если вы не нашли необходимую информацию о книге — напишите в комментариях, мы постараемся отыскать её.

Татарстан Республикасының халык язучысы, Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Мөсәгыйт Хәбибуллин әсәрләренең бу томында «Сөембикә ханбикә һәм Иван Грозный», «Айбиби» романнары тәкъдим ителә.
В этот том произведений народного писателя Республики Татарстан, лауреата Государственной премии имени Г. Тукая Мусагита Хабибуллина вошли романы «Сөембикә ханбикә һәм Иван Грозный», «Айбиби».
В формате PDF A4 сохранен издательский макет книги.

Сайланма әсәрләр. Том 5. Сөембикә ханбикә һәм Иван Грозный. Айбиби / Избранные произведения. Том 5 — читать онлайн ознакомительный отрывок

Ниже представлен текст книги, разбитый по страницам. Система сохранения места последней прочитанной страницы, позволяет с удобством читать онлайн бесплатно книгу «Сайланма әсәрләр. Том 5. Сөембикә ханбикә һәм Иван Грозный. Айбиби / Избранные произведения. Том 5», без необходимости каждый раз заново искать на чём Вы остановились. Поставьте закладку, и сможете в любой момент перейти на страницу, на которой закончили чтение.

Тёмная тема
Сбросить

Интервал:

Закладка:

Сделать

Кенәз Василий янәшәсенә берәү утырды, ияк кагып кына сәлам юллады, итчедән ике таяк сорап, ашый башлады. Адәм түгәрәк кара сакаллы, җәйпәгрәк битле, таза бәдәнле Василийга кемнедер хәтерләтә иде. Ләкин Василий адәмне кемгә дә охшата алмады, шуннан сүз башлау өчен тамак кырды.

– Чәнчеп кыздырган итне мин бу бавырчыда гына ашыйм. Беркем болай тәмле итеп кыздыра белми, – диде Василий кенәз, татар сүзләренә басым ясый төшеп.

– Сарыкларны нугайлардан алалар, шуңа итләре тәмле, ә нугайларның сарыклары дала үләне ашый, малның ите – үләннән, – диде күршесе аңа карамый гына.

– Әйе, Казанны нугай басты.

– Тиздән кырымлылар килеп тулыр, күңелең киң тот. Казанның барысына да капкалары ачык, туганкай. Аннары нугайга мал-туар ни ул, көтү-көтү куып китерә. Бай халык, мул яши, җитешле. Нугайга акча – мунча ташы, ефәк – мунчала. Ил халкына кыен, үз көнен үзе күргәнгә.

– Син үзең кем соң?

– Анысы сиңа нигә? Адәм баласы, Алла колы. Шул җитмәгәнме?

– Җиткән, болай гына соравым, – диде кенәз Василий, уңайсызлану тоеп. – Зарлангандай иттең, кордаш түгелсеңме дип кенә соравым.

– Синдәй соры бүрегә кордаш булганчы, бакчада карачкы булып торсамчы, – диде сәер кеше тәкәллефсез генә. – Бик кем икәнемне беләсең килсә, шәрабың салып бир әнә.

Кенәз Василий ашыга-кабалана күрше савытына мөлдерәмә тутырып эчемлек салып бирде. Күршесе аңа карамый гына, тын да алмый, эчемлекне эчеп куйды да янә иткә үрелде.

– Йомшак шәраб. Күренеп тора, Сәмәрканд сәүдәгәрләренеке. Алар шәрабны йомшак ясый. Сал әле тагын берне, ике аякка ике булсын, – диде күршесе, савытны сузып.

– Ә син кыюсың, кордаш.

– Кеше үтермәдем, караклык кылмадым, шуңа кыю. Адәм затына кул күтәргән кеше генә куркак була.

– Ни өчен?

– Аллаһы Тәгалә каһәреннән курыкканга. Ә мин Аллагашөкер кылам, кешегә кул салганым булмады, әйе, хатын-кыздан башка. Аларга кул салырга ярый, чөнки аларның яртысын шайтан яраткан. Ә син үзең кем соң, бер дә казанлыга охшамагансың кебек?!

– Минме? – дип гаҗәпләнде һәм бераз каушый калды кенәз Василий.

– Әйе, син, син, кордаш. Атың белмим, әмма кеше канын нахакка коюың йөзеңә үк чыккан.

– Күрәзәме әллә син?

– Күрәзә. Сакалың да бүген генә кыргансың. Татар кешесе сакалны түм-түгәрәк итеп кыра, керпегә охшатып. Ә синең сакалың ташка үлчим. Кай тарафтан килдең?

– Казан кешесе мин. Казанда яшим.

– Шыттырма. Кирмән татарысыңдыр әле. Җангали ханның артын саклаучысыңдыр.

Бу хәтлесен күз алдына да китермәгән иде кенәз Василий. Үзе аның шәрабын эчеп утыра, үзе күрәләтә йөзгә таш ора. Кенәз Василий тирә-ягына күз ташлап алды, аларны берәү дә тыңламый иде кебек.

– Мин чынлап та Кирмән татары, кордаш.

– Баштан ук шулай диләр аны, ату шыттырып утырганбуласың. Сал әле тагын шәрабың. Сал, сал, кызганма. Телисеңме, мин сиңа бер чибәр табып бирәм. Кирмән татарлары Казанга киләләр дә, гомер бакый хатын-кыз күрмәгән кебек, көн-төн Казан чибәрләре белән әвәрә киләләр. Димәк, фахишәләрне баеталар. Син дә шулардан ерак йөрмисеңдер әле, кирмәнлеләрдән, дим. Җангали хан белән килгәннәре алай ук түгел, менә Шаһгали белән килгәннәрендә иман юк та юк, аракы эчәләр, тәмәке тарталар.

– Мин андый түгел, мин агам янына кунакка гына килгән идем.

– Кунакка! – диде күршесе, кинаяләп. – Казанга кунакка килеп Ташаяк базарында югаласыңмы? Кунак кеше Әрмән базарында ял итә, туганый. Шунда бар син, кордаш.

– Кордаш та кордаш, дисең, үзең кем соң, атың бармы?

– Бар, – диде әрсезләнә башлаган кунак. – Бар. Монда мине белмәгән кеше юктыр. Ә менә син белмисең икән әле. Димәк, син монда бик сирәк буласың. Юкса тамгачы Сираҗины танымый тормас идең. Тамгачы мин, тамгачы Сираҗи. Беләсеңме күпме товар үтә минем кулдан? – дип тураебрак утырды тамгачы Сираҗи. – Белмисең. Хәер, сиңа нигә кирәк ул. Сиңа мал кирәкми, товар да, күрәм – сиңа кыз кирәк. Шулаймы?

– Ю-ук, миңа кыз кирәкми, тамгачы Сираҗи, миңа…

– Йә-йә… Әйдә, әйтмә. Тукта, тукта, сиңа кайсы хан якынрак, тәүге Сафа Гәрәйме, әллә булмаса Җангалиме?

– Икесе дә арулар, икесен дә хан итеп тотарлык, – диде кенәз Василий, әңгәмәдәшен котырта башлап.

– Ә миңа Җангали хан ошый төшә. Чөнкиме, чөнки улмиңаэш арттырды, шуннан казнага керем артты. Хәер, ул фәрманны сөйкемле хатыны Сөембикә чыгарттырган диләр. Хак Тәгалә шулайдыр, мин ул чибәр ханымны бер тапкыр гына күрдем, бер күрсәм дә берәгәйле булды – күз алдымнан китми йөдәтте. Менә йөрәккә керде дә урнашты гүзәл зат, шуннан соң ничәмә фахишәне кочып карадым, онытылырмын дип уйлавым иде, юк, күз алдымда һаман ул – ханбикә. Тилерәм дип торам, кордаш. Менә нишләтә безне хатын-кыз, кордаш. Аллага шөкер итәм, әкрен генә арына башладым. Тәмам дивана хәлендә идем, билләһи. Ә бит нибарысы бер тапкыр күрдем. Йөзе, билләһи, ай-кояш кушылган диярсең. Йа Хода, бирсә бирер икән гүзәллекне берәүгә…

Читать дальше
Тёмная тема
Сбросить

Интервал:

Закладка:

Сделать

Похожие книги на «Сайланма әсәрләр. Том 5. Сөембикә ханбикә һәм Иван Грозный. Айбиби / Избранные произведения. Том 5»

Представляем Вашему вниманию похожие книги на «Сайланма әсәрләр. Том 5. Сөембикә ханбикә һәм Иван Грозный. Айбиби / Избранные произведения. Том 5» списком для выбора. Мы отобрали схожую по названию и смыслу литературу в надежде предоставить читателям больше вариантов отыскать новые, интересные, ещё непрочитанные произведения.


Отзывы о книге «Сайланма әсәрләр. Том 5. Сөембикә ханбикә һәм Иван Грозный. Айбиби / Избранные произведения. Том 5»

Обсуждение, отзывы о книге «Сайланма әсәрләр. Том 5. Сөембикә ханбикә һәм Иван Грозный. Айбиби / Избранные произведения. Том 5» и просто собственные мнения читателей. Оставьте ваши комментарии, напишите, что Вы думаете о произведении, его смысле или главных героях. Укажите что конкретно понравилось, а что нет, и почему Вы так считаете.

x