– Ул Адашевка без хат юлларбыз. Бөтен татар исеменнән. Онытмасын иде каян чыкканын.
– Юлларбыз, юлларбыз, ханбикәм. Йә, бакчы, килешәме иреңә хәрби кием?
– Сиңа бар нәрсә дә килешә, ханиям. Чөнки син – хан, – диде Сөембикә, Җангалинең янә битенә кагылып, ул ире белән чынлап та горурлана кебек иде. – Тик ашык, Җангали, воевода Василий да йоклап ятмыйдыр.
Җангали белән Колшәриф чыгып киткәч, Сөембикә «уф» диде һәм тәрәзә каршына барып басты. Бик озак дәшми торгач кына, Искәндәргә таба борылды.
– Барысы да без уйлаганча барып чыкса, Искәндәр, мин сине берәүдән дә рәнҗеттермәм. Өйрәндем, гадәтләндем мин сиңа, күрәм, үзең дә тәгаен күләгәмә әверелдең. Туганым кебек күрә башладым үзеңне.
– Ханбикәм, воевода Василийның Казанда кимендә өч мең батыры бар. Аларны да…
– Кылыч корбан сорамый, Искәндәр. Нишлисең, тәкъдирләре шуннандыр, мин аларны Казанга чакырып китермәдем. Хәзер инде воеводаны һәм аның батырларын синең белән мин генә коткара алмабыздыр. Арча капкасына Юныс бәк килеп туктады. Син беләсең булса кирәк, воевода Василий Пенков халык белән уртак тел таба алмады, үз өендә кебек кыланды. Халык ачуы яман бит ул. Шулаймы, син дә күрдеңме?..
– Шулай, ханбикә. Тик барыбер… Аннары алатлар яклы Булат бәк Ширин…
– Булат бәк Ширин гүзәл бикәсе белән алатларга киткән, диделәр. Ләкин мин беләм, ул анда китмәде. Миңа бу хакта угланы Нургали әйтте. Казанда качып ята Булат бәк Ширин. Ә Нургали угланын, мөгаллимем, мин фетнәдән соң баш карачым итеп куям, ягъни вәзирем булачак ул. Җангали хан да минем белән килешер. Акыллы, сабыр, тәвәккәл, дәрәҗәле аксөяк нәселеннән. Мин биредә әнә шундый кешеләргә таянырга тиешмен. Кенәгинә Елена кебек. Кенәгинә Елена әнә яшь кенәз Телепнёвка таяна, диләр. Барча йомышын ул башкара икән. Һәм бик дөрес эшли. Бүген акча реформасы уздырып ята, ди инде. Кремль-кирмәнен яңабаштан күтәртергә Италиядән осталар китерткән. Мин беләм, митрополит Даниил кенәгинәгә каршы иде, кылган эшләрен хупламый, дип сөйлиләр. Ләкин аны куганнар бугай инде. Кенәгинә шулай ук Дума боярларын алыштыра, үз тарафдарларын куя икән. Мин дә шулай итәрмен, иншалла, барысы да әйбәт булыр.
Сөембикә мөгаллименең агарынып китүен, кинәт урындыкка утыруын күрде дә янына килде:
– Ни булды сиңа, Искәндәр?
Яшерәсе килмәде Искәндәрнең, ул чарасыз иде, аннары яшерүдә ни җай һәм барысын да әйтергә булды:
– Ханбикәм, мине бирегә митрополит Даниил җибәрүчеиде. Ул бик тә каты бәгырьле кеше. Нәкъ менә шул кеше руханилары Шаһгали ханның кешеләрен төрмәләрдә интектереп, җәзалап үтертүче, ул гынамы, бер гаепсез сабыйларга кадәр кыш көнендә бәкегә ташлата. Миңа мәгълүм, ханбикәм, бүген Мәскәүдә митрополит Даниил Иван Бельский кенәз тарафдарларын яклап ята. Яман бетәр аның язмышы. Чөнки Бельскийлар белән Шуйскийлар кан дошманнар, пычакка пычак килеп тереклек иткән нәселләр. Казан мәмләкәтен мөстәкыйль вә бәйсез итүдә моннан да җай вакытны табу кыен булыр. Тәвәккәлләп дөрес эшләгәнсез. Бельскийлар белән Шуйскийлар бугазга бугаз килә торсыннар, ә без урыслардан, аларның элмәкләреннән арыныйк. Моны бер мин генә түгел, ирекле рәвештә Казан илендә яшәгән барча урыс тели, аларның күбесе ни чарадан бичара үзләре күченеп килделәр, ә Мәскәү кенәзләре аларны әсирләр дип иза чиктерәләр.
Хәзер инде ханбикәсе мөгаллименә шаккатып вә хәйран калып карап торды. Әйе, ул хәбәрдар, бүген Мәскәүдә Бельскийлар нәселе белән Шуйскийлар нәселе пычакка пычак киләләр. Әмма бу хакта мөгаллиме дә үтә нык хәбәрдар дип һич тә уйламаган иде.
Искәндәр дә үз-үзенә шаккатып утырды. Хәер, ул ханбикә якынлаша башлауга ук торып баскан иде инде. Ул хәзер воевода Василийның авызына карап торган Җангалинең кинәт кенә үзгәрүенә бер дә шаккатмады. Ханбикәсе һәммә нәрсәгә дә сәләтле зат икән, хәтта аны да тиз арада мөселман ясады һәм үз ягына аударды, хәзер әнә гелән аның җырын җырлый. Менә сиңа тыйнак, йомшак мөгамәләле, гүзәл вә гыйффәтле, саф күңелле самими ханбикә!
Искәндәр өчен бөтенләй көтелмәгән хәл иде бу. Ул гынамы, кичәле-бүгенле генә дияргә була, воевода чоңгылында бөтерелгән Искәндәр тәмам алышынды. Аның бит казанлылардан бер дә урысларны үтертәсе килми, хәтта бу хакта уйларга да курка. Бит Мәскәүдә дә меңләгән татар яши, мәскәүлеләр аларга да шул чараны куллана башласалар?.. Ә Касыйм татарлары, Җангали хан үзе! Ничәмә еллар инде Казан төбәкләренә урыслар белән бергә барымта йөриләр. Арчага барып оялаган Юныс морза да бөтенләй өметсез кеше түгел кебек иде, Сөембикә сеңлесе аны да үзгәрттеме? Бу хакта хәтта уйларга да куркыныч иде. Кан кою барыбер юньлегә илтмәс, тик бу хакта ничекләр ханбикәгә әйтергә?.. Хәер, соң инде, шәһәр яклап шау-шу ишетелә башлады.
Читать дальше