– Әйдә, миннән калсын, әмма Сафа Гәрәй хан тәхеткә утыра кала икән, бу имгәкне сарайда яшәтмәс, туганый.
– Кабат әйтәм, абам, имгәк түгел ул, минем мөгаллимем. Рәнҗетмә син аны! Мин аның аша Мәскәүдәге бөтен булган хәлләрне белеп торачакмын. Аннары ул миңа урыс телен өйрәтте, мин хәзер урыс телендә аның кебек үк укый-яза беләм. Кирәк миңа бу кеше, туганый, кагылма аңа.
– Хуш, яши бирсен, – диде Юныс морза, йомшара төшеп. – Мин болай гына. Ходайкол угланга ачуым чыгудан гына. Еландай телләрем чыгарып әйттем, воевода Василийны кулыңнан ычкындыра күрмә, дидем. Ә ул, камырбатыр, аны гына түгел, тегеңә Җангали ханны да биреп җибәргән. Мин бит белеп торам, Җангали хан Мәскәүгә үзе теләп китмәгән, аны әсир итеп алып киткәннәр. Бәйләп-богаулап. – Юныс морза янә Искәндәргә таба борылды: – Һәм монда синең дә кулың уйнамады микән, кяфер зат?!
– Сөйләмә тузга язмаганны, туганый. Искәндәр гел минем янда булды. Җангали хан үзе теләп китмәгән булса, аны Казаннан берәү дә кумады. Димәк, хан курыккан, тәхетенә әйләнеп кайтырга курыккан! Урыслар килерләр дә баш бирмәгән өчен аягыннан асарлар дип курыккан. Йә булмаса аны үтергәннәр. Урыс воеводасы Василийдан барысын да көтәргә була. Үтергән булсалар, мин аның өчен күз яшем белән елармын, инде үзе теләп качкан икән, намазлыкка утырып каргармын. Олан гына булса да, Иван кенәз дә кичермәс аны. Мин аңа яратып кияүгә килмәдем, туганыем, мине аңа кияүгә чыгарга атам мәҗбүр итте. Үзең беләсең, мин атам сүзенә каршы килә алмадым, хөрмәтем зур иде. Атам теләгенә иреште, мин – Казанда, син Арчада утырасың. Калганын Аллаһы Тәгалә кулына тапшырыйк. Бүген Казан мәмләкәтенә акыллы, кыю, батыр, үзбаш фикер йөртә торган хан кирәк…
– Андый хан бар – Сафа Гәрәй. Сафа Гәрәй ханга кияүгә чыгарга җыенмый торгансыңдыр бит, туганый? – диде Юныс морза, елмаеп. – Бишенче хатынга алса гына инде.
Сөембикә яулык очы белән йөзен каплады, бертын дәшми торды. Юныс морза, уңайсызлану тоеп, бер урында таптанып алды, аннары ишекне барып ачты, тупсабашны дәште һәм кымыз китерергә кушты.
– Мин аңа бишенче хатын булып барырга җыенмыйм, туганый, булмас ул, – диде Сөембикә, күзен-кашын җимереп. – Иллә Аллаһы Тәгаләдән әмер булса, насыйп итсә, башым ташка да ормам, ил хакына, халык иминлегенә чыгармын да. Ләкин моны Сафа Гәрәй хан казанлыларны мәскәүлеләрдән якларга алынганда гына кылырым, йөзем чөермәм. Ил иминлеге вә бәйсезлеге миңа үз тормышымнан да кадерлерәк.
– Кыюсың, туганый, үтә дә кыюсың, – диде Юныс морза, тупсабаш кулыннан чүмеч белән кымызны алып.
– Иртәгә мәҗлес-диван, соңга калма. Мин синең, туганый, мәҗлес түрендә утыруың телим.
– Җәмилә кая?
– Җәмиләне мин утырмага җибәрдем. Искәндәр белән барырлар дигән идем дә, аны калдырып торырга булдым.
– Утырмада кемдә? Әллә барып урларга инде үзен?..
– Бармас ул сиңа, туганый. Тимә син аңа. Тиң түгел ул сиңа.
– Илдә атам рөхсәт итмәде, монда – син. Минме, улмы миңа тиң түгел?
– Хатының бар, бер түгел, ике. Яшә исән-имин, әмма Җәмиләгә тимә. Ул – минем ахирәтем.
– Ике хатыным булса да, мин аны әле булса яратам.
– Ләкин бит ул сине яратмый. Адәм баласы ат түгел, йөгән салып булмый.
– Сиңа салдылар бит әле.
– Кем?
– Атабыз.
Сөембикә башын түбән иде, лышык-лышык еларга керешкәндәй итте, ләкин ул еламый иде. Кинәт ул башын күтәрде һәм:
– Син мине рәнҗетергә телисең, туганый. Ләкин мин сине гафу итәм, кичерәм. Акыллы ир хатын-кызга, җитмәсә, туганыена бу сүзне әйтү түгел, бу хакта уйларга да оялыр иде.
Юныс морза бушап калган чүмечне тупсабашка бирде дә, Сөембикә янына килеп, аягына төште.
– Кичер туганыеңны, сеңлем, кичер юләр беткәнне.
– Йә-йә, тор. Ир бул. Беләсең килсә, син миңа кирәксең, туганый. Безгә бәхәсләшергә түгел бүген, берләшергә кирәк.
– Җәмилә Мөхәммәдъярга утырмага киттеме?
– Әйе.
– Эт авызыннан сөяк алып буламы? Мин аны теге вакытта ук күргән идем, күрде дә ул шагыйрь Җәмиләне, күзләре елтырый башлады. Миңа кияүгә чыкса, мин аны бал-майда гына йөздерер идем.
– Бал-майда син булган хатыннарыңны йөздер, туганый. Ә Җәмиләгә синең балың да, маең да кирәкми, ул башка камырдан ясалган. Рухи азык аңа күп тапкыр кадерлерәк. Гөнаһсыз җан ул.
– Хатын-кыз барысы да гөнаһсыз, бер ир-атлар гына гөнаһ тубалы. Ярый, килештек, утырмадан бер кайтыр әле, күрешербез, сөйләшербез.
– Сөйләшерсез, – диде Сөембикә битараф бер төстә.
– Ярый, мин киттем. – Чыгып барганда, Юныс морза Искәндәр янына туктады, бертын дәшми генә тегеңә карап торды. – Сары чучка, шымчылыгын яшерә бит әле.
Читать дальше