– Ары таба чакырмас та, сораштырмас та, – диде Ходайкол углан.
Искәндәр сер бирмәскә тырышты, гәрчә чәч төпләренә кадәр тир бәреп чыкса да. «Димәк, фетнә буласы», – дип уйлады ул һәм ни сәбәпледер күкрәгенә хәнҗәр кадалган воеводаны күз алдына китерде.
– Искәндәр – минем мөгаллимем, мин аңа ышанам, ул хансарайда калыр, – диде Сөембикә ханбикә. Ул моны шундый катгый итеп әйтте ки, барчасы да аның белән килешеп ияк какканнарын сизми дә калдылар.
– Хуш, хуш, ханбикә, син дигәнчә булсын, – диде Җангали хан.
– Керешергә вакыт, ханиям, – диде ханбикә, тәүге җитдилегендә кала биреп. – Җангали хан хансарай азатлары белән Ташаяк базар төбәгенә юнәлә. Ходайкол углан Хан капкасын саклый. Калган капкаларга Ходайкол углан үз меңбашларын билгели. Вәзир Коләхмәт хансарайда кала! – дип боерды ханбикә Сөембикә.
Шаккатмалы, хәйран калмалы хәл иде, Искәндәр үз колакларына үзе ышанмады, улмы, ханбикә Сөембикә шулай әмер бирәме? Ә бит тәхеттә Җангали хан утыра!
– Мин биредә нишләргә тиеш соң, ханбикә? – дип сорады каушый калган вәзир Коләхмәт.
– Барчасына да минем әмерләрем җиткереп торырсың, вәзир.
– Йа Рабби, баш өсте! – дип, ханбикәгә бил бөкте вәзир Коләхмәт.
Җангали хан тураебрак утырды, ләкин ханбикә Сөембикә янында олуг хан тәмам кечерәеп калган кебек иде. Мәгәр хан ханбикәсен бүлдермәде, бары тик борсаланып кына алды.
– Хәзер миңа казнабаш Идрисҗанны чакырыгыз! – диде ханбикә һәм, иелеп, Җангали ханга нидер әйтте, тегесе килешеп ханбикәсенә ияк какты.
Казнабаш килеп керде, ишекъяры туктады, бил бөкте дә кулларын кая куярга белми туктап калды. Сөембикә ире Җангали ханга «Йә!» диде.
– Казнабаш Идрисҗан, мәркәздәге һәммә урыс сәүдәгәрләренең товар-малларын хан амбарларына алып кайтырсың, бер җайдан артык нык тырышып урысларны яклаган алатларныкын да. Синең белән Юныс меңбашы Тургай булыр.
Казнабаш Идрисҗан Җангали ханга килешеп баш иде.
– Аллага тапшырдык, халаяк, иншалла, барысы да әйбәт булыр. Инде барыгыз, миннән фатиха, – диде Колшәриф шәех.
Барысы да чыгып киттеләр, хан янында Колшәриф шәех белән ханбикә генә калдылар.
– Искәндәрне кая качырасың, Сөембикә? Котырган халык кулына эләксә, синең мөгаллимең дип тормаслар, – диде Җангали хан.
– Мин аны Җәмилә янына җибәрәм, – диде Сөембикә. – Мөхәммәдъяр утарына озатам үзләрен.
– Бик әйбәт булыр, Җәмиләгә дә күз-колак булыр, – дип килеште Җангали хан, аннары көр тавыш белән өстәде: – Әй, кем бар анда, минем хәрби киемнәрем китерегез!
Сөембикә ире Җангали хан янына килде, кулын үзенең битенә куйды, күзләренә карады.
– Рәхмәт сиңа, Галием.
– Ни өчен?
– Кыюлыгың, тапкырлыгың, сабырлыгың өчен. Рәхмәт, йөземә оят китермәдең.
– Сөярбине озата алмадың да инде.
– Без анда барып кайтырбыз, Җангали. Илләр генә тынычлансын. Аны бары тик утырмага китте дип уйла. Шулай бит, утырмага китте ич!
– Ярый, утырмага икән утырмага, гәрчә сабый гына булса да, – диде Җангали хан, кузгала башлап. – Ә син, Сөембикәм, минем өчен борчылма, без аларны бик тиз калабыздан куарбыз.
– Амин, – диделәр беравыздан Колшәриф белән Сөембикә.
– Тик, Җангалием, алатларга тимә. Тәне-җаны кире булса да, иманнары безнекедер.
– Ханбикә хаклы, – диде Колшәриф шәех. – Алатларга тия башласак, үзара сугыша башларбыз.
– Шәех хаклы, тимәбез без аларга, әмма сиздерербез. Мәскәү, Мәскәү дип Мәккәләрен алыштырмасыннар. Хәер, бүген Мәскәүдә дә канлы сугыш бара. Биләмәле боярлар Шуйскийлар белән Бельскийлар тыныша алмый. Ике нәсел тиң кан коя-коя тәхеткә үрмәли. Кенәгинә Еленаның куенына кереп оялаган Иван Телепнёв үз ягына каера, Михаил Глинскийлар үз якларына. Мине бүген бер нәрсә борчый, ханбикәм, Мәскәүдә йөзләрчә татар морзасы яши, алар арасында Казаннан качкан үткен тылмачлар, илчеләр, муеннарына тәре таккан татарлар бар.
– Алатларны, ханиям, алар белән тиңләп булмый. Алатлар үзебезнекеләр. Йөзе кара Иван IV не кара син. Олан башы белән мөһерен сугып, синнән атлы гаскәр сорап җибәргән.
– Җибәрми торсын әле, ханбикәм, Җангали хан аңа гаскәр. Көтеп ала алмас олан кенәз, ханбикәм, бездән гаскәрне. Моны сиңа Җангали ханың әйтә, – диде киенә-киенә Җангали хан.
– Без алар белән орышмабыз, ханиям, без алар белән тыныч сәүдә итү өчен солых төзербез, шул ук олан кенәз белән.
– Мәскәү йортында бик яман чукынган татарлар бар. Әйтик, алат сәүдәгәре Һашим бай оныгы Адашев. Польшада, Төркиядә, Молдаван түрәләрендә хезмәт итә. Берничә тел белә. Хәрби белгеч, ниндидер яңа калканнар уйлап тапкан. Хәзер әнә бөек кенәгинә аягына килеп егылган икән. Олан кенәз тәрбиячесе Сильвестр белән кулга-кул тотынышып яшиләр, имеш. Олан кенәзгә нотык хаты язып биргән, олан кенәз укыган да тәмам мөкиббән киткән, диләр.
Читать дальше