Мөсәгыйт Хәбибуллин - Сайланма әсәрләр. Том 5. Сөембикә ханбикә һәм Иван Грозный. Айбиби / Избранные произведения. Том 5

Здесь есть возможность читать онлайн «Мөсәгыйт Хәбибуллин - Сайланма әсәрләр. Том 5. Сөембикә ханбикә һәм Иван Грозный. Айбиби / Избранные произведения. Том 5» — ознакомительный отрывок электронной книги совершенно бесплатно, а после прочтения отрывка купить полную версию. В некоторых случаях можно слушать аудио, скачать через торрент в формате fb2 и присутствует краткое содержание. Город: Казан, Год выпуска: 2013, ISBN: 2013, Жанр: Историческая проза, russian_contemporary, tt. Описание произведения, (предисловие) а так же отзывы посетителей доступны на портале библиотеки ЛибКат.

Сайланма әсәрләр. Том 5. Сөембикә ханбикә һәм Иван Грозный. Айбиби / Избранные произведения. Том 5: краткое содержание, описание и аннотация

Предлагаем к чтению аннотацию, описание, краткое содержание или предисловие (зависит от того, что написал сам автор книги «Сайланма әсәрләр. Том 5. Сөембикә ханбикә һәм Иван Грозный. Айбиби / Избранные произведения. Том 5»). Если вы не нашли необходимую информацию о книге — напишите в комментариях, мы постараемся отыскать её.

Татарстан Республикасының халык язучысы, Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Мөсәгыйт Хәбибуллин әсәрләренең бу томында «Сөембикә ханбикә һәм Иван Грозный», «Айбиби» романнары тәкъдим ителә.
В этот том произведений народного писателя Республики Татарстан, лауреата Государственной премии имени Г. Тукая Мусагита Хабибуллина вошли романы «Сөембикә ханбикә һәм Иван Грозный», «Айбиби».
В формате PDF A4 сохранен издательский макет книги.

Сайланма әсәрләр. Том 5. Сөембикә ханбикә һәм Иван Грозный. Айбиби / Избранные произведения. Том 5 — читать онлайн ознакомительный отрывок

Ниже представлен текст книги, разбитый по страницам. Система сохранения места последней прочитанной страницы, позволяет с удобством читать онлайн бесплатно книгу «Сайланма әсәрләр. Том 5. Сөембикә ханбикә һәм Иван Грозный. Айбиби / Избранные произведения. Том 5», без необходимости каждый раз заново искать на чём Вы остановились. Поставьте закладку, и сможете в любой момент перейти на страницу, на которой закончили чтение.

Тёмная тема
Сбросить

Интервал:

Закладка:

Сделать

Искәндәр шул көндә ханбикәне бөтенләй башка яктан күрде: хаким вә хөкемдар икән ич ошбу сөйкемле хатын, тәхеттә хан урынына утырырдай бикә икән ич!

Кайту юлында алар сөйләшмәделәр, алган тәэсирләрдән арына алмый интекте Искәндәр. Җәмилә дә нигәдер дәшмәде. Һәркем үз уенда иде.

7

Ике көннән Искәндәргә хан белән ханбикә арасында барган бик үк тату булмаган әңгәмәне ишетергә туры килде. Ул Җангали хан янында утыра иде – сабак биреп, алар янына ханбикә килеп керде. Бу хәлгә Искәндәр генә түгел, хәтта хан үзе дә аптырый калды бугай, Җангали тәмам каушый калды.

– Ни йомыш, ханбикәм? Нигә үзең генә, Җәмилә мөгаллимә кая?

– Ул базарга китте, – диде Сөембикә, рәсми төстәрәк итеп, шактый төксе кыланып. – Бохарадан кәрван килгән икән.

– Кәрван килми тормый. Һәр кәрванга каршы чапсаң…

– Яңа китаплар китергәннәр, аласы итте.

Җангали хан тынычланды, тураебрак утырды.

– Ханбикәм, авылдан авылга йөреп, минем морзаларыма каты-каты кисәтүләр ясап йөрисең икән. Килешми. Кара халык – кара сарык ул. Мин беркайчан да кара халык яклы булмаячакмын, әйтте диярсең. Минем мәмләкәтем иң әүвәл кара халыкка түгел, аксөяк морзаларга таяна. Мин аларга ышанам, ханбикәм. Кеше, әлбәттә, һичкайчан канәгать булмас, бу – хакыйкать. Ризасызлык аның канына сеңгән булыр. Ризасызлык аны караклыкка, юлбасарлыкка этәрә. Гакылы булган кеше моны аңлый, вакытында туктала, ә менә гакылы сай кеше оран сала, буза куптара. Юк, мин ул морзаны һич тә акларга вә якларга теләмим, киресенчә, мин аның үзен җәзага тарттым, килеп әләкләгән өчен үзеннән унике алтын акча түләттем. Йөгерә-йөгерә түләде, рәхмәтләр укыды.

– Халкың зарын, ханым, сиңа да тыңлаштырырга ярыйдыр. Аннары, халык ул кара сарык түгел, гәрчә кара сарык дисәң дә, әнә шул кара сарык көннәрдән бер көнне сине тәхетеңнән алып атуы бар. Анда инде сине морзаларың һәм урыс воеводаң Василий гына коткарып кала алмастыр. – Сөембикә каерылып Искәндәр ягына карады, бу аның чыгып тор әле моннан диюе иде. – Минем синең белән күзгә-күз сөйләшәсем бар, ханиям…

Александр Глазатый ханбикәдән һич тә моны көтмәгән иде, бер мәлгә каушый калды. Ул ханбикәне мәмләкәт эшләренә кысылмый дип белә иде. Ир-канаты Җангалине беркайчан да яратмаган, тәхет ягында аның белән беркайчан да сүзгә килмәгән ханбикә, төскә-йөзгә алышынып, ханны урынына утыртмакчы. Шаккатмалы хәл иде, хәтта ни якын иткән, бер уйлаганда һичнинди сере булмаган мөгаллимен дә куып чыгарып җибәрде. Һәрхәлдә, шулайрак тоелды Искәндәргә. Алгы якта вәзир Коләхмәт, Ходайкол углан, Булат бәк Ширин, карачы Нургали үзара сөйләшеп торалар иде, Искәндәрне күрүгә, шым булдылар. Ул арада алгы якка күптән түгел генә шәех дәрәҗәсен алган Колшәриф килеп керде. Ул барчасы белән дә кул биреп күреште дә, һәммәсе утырышып дога кылдылар. Кай тарафтандыр укып кайткан, атасы вафат булгач, аның урынына шәех булган төз гәүдәле, мәһабәт сынлы, зыялылыгы йөзенә чыгып торган Колшәрифтән Искәндәр көнләшеп куйды. Олуг шәех аның белән дә килеп күреште, бер дә кяфер дип читләмәде. Бусы Искәндәргә ошады. Ләкин руханилар башлыгының бу вакытта хан янына килүе сәеррәк иде, гадәттә, шәех янына хан үзе барыр иде. Тагын да сәере шул булды: ханбикә аларның барысын да тәхет ягына дәшеп алды, алгы якта тупсабаш белән Искәндәр икәү генә калдылар. Бу хәлне күреп, Искәндәр борчыла башлады. Аңа калса, хан ягында ниндидер серле сөйләшү бара иде. Хәзер шиге калмады, фетнә башында ханбикә тора. Юкса иртән иртүк хан ягына килеп керер идеме? Булган хәлме? Кем уйлаган, кем уйлаган?..

Искәндәр икеләнә калды: чыгып китәргәме, әллә булмаса сабыр итәргәме? Чыгып китәр иде – тупсабаш аңардан күзен дә алмый, сабыр итәр иде – бер-бер хәл кылырга кирәк, түр якта ким куйганда Җангали ханны кысрыклау бара булса кирәк, һич булмас димә, үтереп ташлаулары да бар. Бу хәлне тизрәк воевода Василий Пенковка җиткерергә иде дә бит, елгыр күзле тупсабаш аңардан күзен дә алмый. Димәк, моңа мине сакларга кушканнар. Кем? Вәзир Коләхмәтме, ханбикә үземе? Аннары нигә болар арасында Юныс морза юк. Сәер, сәер эшләр бара сарайда.

– Мин китим инде, тупсабаш?

Тупсабаш аның ягына хәтта борылып та карамады, гүя Искәндәр аңа да мөрәҗәгать итмәгән иде.

– Мин сине җибәрә алмыйм, син – ханбикә колы. Кол иясен ташламый. Хәер, китә бир, миңа сине сакларга кушмадылар. Ләкин мин сине барыбер беркая да җибәрмәм.

– Ханбикә кушмадымы?

– Ханбикә дә, вәзир Коләхмәт тә.

Әнә ничек икән, ханбикә аны үзе җибәрергә кушмаган. Димәк, аңардан шикләнә. Билгеле инде, воевода Василийга барып әйтер дип курка. Тик, чынлап та, барып әйтер иде микән Искәндәр фетнә хакында? Юк, әйтмәс, ханбикәсенә хыянәт итә алмас. Кем аңа воевода Василий? Кем дә түгел. Баскак. Бүген монда, иртәгә Мәскәүдә. Ә Искәндәргә биредә яшисе дә яшисе. Воевода Василий бөек кенәзгә буйсына, ә ул рухи атакайга – митрополитка. Шулай кушылган, шулай уйланылган. Максатыбыз бер булса да, икебез ике юлдан барабыз икән ләбаса! Бер ул гына түгел, монда урыс сәүдәгәрләре, алат татарларының кайберләре митрополит Макарийга хезмәт итәләр һәм руханилар кулыннан шактый мул акча алып яталар. Аның өчен агасы Пётр Тургенев ала булса кирәктер. Үзе үк: «Исән-имин әйләнеп кайтсаң исәпләшербез», – диде. Димәк, Мәскәү шымчылары сафында кол сурәтендә йөргән Искәндәр дә бар. Александр Глазатый Владимир кенәзләре нәселеннән. Мәскәү рухи атакайлары аны бер дә күздән яздырмыйлар, һәрчак хәлен белеп, хәбәрләшеп торалар, гәрчә моңа кадәр бер генә җитди йөк йөкләмәсәләр дә. Бәлкем, аны кузгатырга куркалардыр. Чөнки Искәндәр турыдан-туры хан сараенда яши. Әйе, митрополит өчен Искәндәр кечкенә генә булса да төш кенә икән шул.

Читать дальше
Тёмная тема
Сбросить

Интервал:

Закладка:

Сделать

Похожие книги на «Сайланма әсәрләр. Том 5. Сөембикә ханбикә һәм Иван Грозный. Айбиби / Избранные произведения. Том 5»

Представляем Вашему вниманию похожие книги на «Сайланма әсәрләр. Том 5. Сөембикә ханбикә һәм Иван Грозный. Айбиби / Избранные произведения. Том 5» списком для выбора. Мы отобрали схожую по названию и смыслу литературу в надежде предоставить читателям больше вариантов отыскать новые, интересные, ещё непрочитанные произведения.


Отзывы о книге «Сайланма әсәрләр. Том 5. Сөембикә ханбикә һәм Иван Грозный. Айбиби / Избранные произведения. Том 5»

Обсуждение, отзывы о книге «Сайланма әсәрләр. Том 5. Сөембикә ханбикә һәм Иван Грозный. Айбиби / Избранные произведения. Том 5» и просто собственные мнения читателей. Оставьте ваши комментарии, напишите, что Вы думаете о произведении, его смысле или главных героях. Укажите что конкретно понравилось, а что нет, и почему Вы так считаете.

x