– Халаяк, җәмәгать, ханбикәбез ләбаса бу, ханбикәбез! Халаяк, дим, җәмәгать!..
Сөембикә оран салучыга игътибар итмәде, баруын белде, халык ары-бире чабыша, сакчылар да ни кылырга белми арттан киләләр, ханбикәләренә, ул-бу булмагае дип, үрелеп-үрелеп карыйлар, ахыр халыкны ыра-ера башладылар, алгы яктан юл ачтылар.
– Юл сарыгыз, юл! Читкәрәк китегез, читкәрәк!..
Өмә өенә кайтып җиткәч, Сөембикә көянтәсен кызга бирде, аркасыннан сөеп: «Сөйгән егетең бармы?» – дип сорады. Кыз, салкыннан тагын да алсуланып киткән йөзен яулык-шәл очы белән каплый төшеп: «Бар, ханбикә, бар», – диде. Сөембикә аңа иңендәге шәлен салып бирде, күзләренә карады: «Бәхетле бул!» – диде. Аннары, башын күтәреп, барчасы да ишетсен дип булса кирәк: «Ханбикәң истәлеге итеп сөйгән егетеңә күрсәтерсең», – диде.
Искәндәр чана янына йөгерде, аннан ханбикәгә шәл алып килде, чөнки Сөембикәнең халыкка иңендәге шәлен салып бирү беренче тапкыр гына түгел иде инде. Сөембикә Искәндәр китергән шәлне иңенә салды да ишегалдына атлады. Искәндәр аңа иярде. Өмә хуҗасы, ни кылырга белми өтәләнеп, йорт буенча чабып йөри, әле тегесенә, әле монысына эш куша, кычкырына, каударлана иде. Ханбикә аны үз янына дәшеп алды һәм борчылмаска кушты, үзенең ни өчен килү максатын әйтте бугай: хуҗа агай тынычланып болдырга таба юнәлде.
Күп тә үтми ап-ак итеп юылган казларны, кызларның көянтәләреннән алып, егетләр келәткә кертеп тезделәр, ул арада өйдән йорт хуҗасы чыкты, кунакларны өйгә дәште. Кунаклар керәсе өй эчендә нинди ыгы-зыгы баруын күз алдына китерүе кыен түгел иде. Алгы якка тәмле аш исе чыккан, борыннарны кытыклап тора, кунакларны җитәкләп диярлек түр якка алып керделәр. Сөембикә белән Җәмилә күзгә-күз карашып алдылар да, итекләрен салып, түр яктагы мендәрләргә барып утырдылар. Искәндәр ишекъяры таптанып калды.
– Искәндәр, ә син, бар, сакчы егетләрне кара, ашат-эчерт, күз-колак бул, – диде Сөембикә, бүлмә җиһазларын күздән уздыра-уздыра.
Искәндәр чыгып китте, Сөембикә табындагы ризыкларга күз салды. Урта хәлле игенченең табыны мул иде, каралты-курасы да нык, төпле. Кызлар белән егетләр иске өйдә тамак ялгап та алдылар бугай, ишегалдында чырыйлаган, көлешкән тавышлар ишетелә башлады.
Искәндәр бер читкәрәк китте дә ихата киртәсенә утырды. Кызлар белән егетләр башта бер-берсенә мәзәк такмаклар әйттеләр, аннары уенга керештеләр. Ниһаять, каз канатын яшерү башланды. Бу – уенның иң кызыгы иде. Башта каз канатын түгәрәкләнеп баскан егетләр уртасына ташлыйлар, егетләр канатны эләктерәләр дә бик тиз генә яшерәләр. Шуннан соң бер сафка тезелеп басалар. Кызлар нәүбәтләшеп егетләрдән каз канатын эзлиләр. Борын-борын заманда Казан төбәгендә яшәгән төрки-болгар халкы ошбу уенда каз канатын тапкан егеткә кияүгә чыгарга тиеш булган, имеш, диләр. Хәзер исә каз канатын тапкан кыз белән егет келәткә кереп бикләнәләр һәм егет «Ачыгыз!» дип әйтмичә, ачмыйлар икән.
Һәр кыз егетләр сафыннан узды, һәммәсен дә капшап карады, үзләре оялалар, йөзләренә гүя ут каба, ә үзләре барыбер канатны табарга тырышалар. Үз нәүбәте җиткәч, һәр кыз егетләр сафын уза, шиге төшкән егеттән каз канатын эзли, тегенең кытыгы килә, әллә юри көлә, кыланган була, ә кыз исә канатны эзли – егетнең бар җирен капшый диярлек. Менә шунда көлү вә ирәешү башлана. Ниһаять, кызларның берсе егетнең куеныннан каз канатын тартып чыгарды Һәм алар, кулга-кул тотынышып, келәткә кереп бикләнделәр. Ә тышта калганнар чыр-чу киләләр, келәттәгеләргә киңәш-сабак бирәләр. Егетләр: «Батырша, ныграк кыс, ике битеннән дә үп, колагын тешлә, колагын!» – дип киңәш биреп торсалар, кызлар исә: «Капчыклар артына пос, тоттырма, Айсылу!» – дип, үз нәүбәтендә кызны котырталар. Икәүдән-икәү генә ябык келәттә калган яшьләрнең ни кылулары Искәндәргә караңгы иде, әмма «Каз канаты яшерү» уены аңа ошады, хәтта уенга катнашмавына үкенү кебек бер нәрсә тойды. Аңа шушындый ихласи вә самими яшьлек куанычын һичкайчан татырга туры килмәде. Агасы Пётр аны сабый чакта ук диярлек чиркәү әһелләренә бирде. Ә анда аны бары тик диндарлыкка өйрәттеләр.
Күп тә үтмәде, өйдән ханбикә белән Җәмилә чыкты. Сөембикә, капка каршына җыелган халык алдында нотык тотты. Аннары авыл аксакалларының моң-зарын тыңлады. Тегеләр, нигездә, авыл морзасына зарландылар. Сөембикә морзага, күзенә бәреп, кисәтеп, шактый авыр сүзләр әйтте. Ханбикәнең сүзен куәтләп, халык шаулаша башлады. Авыл морзасы халыктан хан кушканча ясакны уннан бер өлеш түгел, уннан ике өлеш җыя икән. Моның өстенә һәр морҗа башына ике кадак атланмай таләп итә, ди. Сөембикә «яңадан бу хәл кабатланмас, кабатлана калганда үзе үк чарасын күрәчәк» дигән вәгъдә бирде. Морза да, халык алдына чыгып, ханбикә каршында ант эчте.
Читать дальше