Мөсәгыйт Хәбибуллин - Сайланма әсәрләр. Том 5. Сөембикә ханбикә һәм Иван Грозный. Айбиби / Избранные произведения. Том 5

Здесь есть возможность читать онлайн «Мөсәгыйт Хәбибуллин - Сайланма әсәрләр. Том 5. Сөембикә ханбикә һәм Иван Грозный. Айбиби / Избранные произведения. Том 5» — ознакомительный отрывок электронной книги совершенно бесплатно, а после прочтения отрывка купить полную версию. В некоторых случаях можно слушать аудио, скачать через торрент в формате fb2 и присутствует краткое содержание. Город: Казан, Год выпуска: 2013, ISBN: 2013, Жанр: Историческая проза, russian_contemporary, tt. Описание произведения, (предисловие) а так же отзывы посетителей доступны на портале библиотеки ЛибКат.

Сайланма әсәрләр. Том 5. Сөембикә ханбикә һәм Иван Грозный. Айбиби / Избранные произведения. Том 5: краткое содержание, описание и аннотация

Предлагаем к чтению аннотацию, описание, краткое содержание или предисловие (зависит от того, что написал сам автор книги «Сайланма әсәрләр. Том 5. Сөембикә ханбикә һәм Иван Грозный. Айбиби / Избранные произведения. Том 5»). Если вы не нашли необходимую информацию о книге — напишите в комментариях, мы постараемся отыскать её.

Татарстан Республикасының халык язучысы, Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Мөсәгыйт Хәбибуллин әсәрләренең бу томында «Сөембикә ханбикә һәм Иван Грозный», «Айбиби» романнары тәкъдим ителә.
В этот том произведений народного писателя Республики Татарстан, лауреата Государственной премии имени Г. Тукая Мусагита Хабибуллина вошли романы «Сөембикә ханбикә һәм Иван Грозный», «Айбиби».
В формате PDF A4 сохранен издательский макет книги.

Сайланма әсәрләр. Том 5. Сөембикә ханбикә һәм Иван Грозный. Айбиби / Избранные произведения. Том 5 — читать онлайн ознакомительный отрывок

Ниже представлен текст книги, разбитый по страницам. Система сохранения места последней прочитанной страницы, позволяет с удобством читать онлайн бесплатно книгу «Сайланма әсәрләр. Том 5. Сөембикә ханбикә һәм Иван Грозный. Айбиби / Избранные произведения. Том 5», без необходимости каждый раз заново искать на чём Вы остановились. Поставьте закладку, и сможете в любой момент перейти на страницу, на которой закончили чтение.

Тёмная тема
Сбросить

Интервал:

Закладка:

Сделать

– Ашыкма, Василий агай, ашыкма. Сөембикә ханбикә кем кызы? Йосыф бәкнеке. Ә ул бәкнең атлы гаскәрен тавык та чүпләп бетерә алмастыр. Әнә шул бәкнең кызы Казанда ханбикә. Казан халкы ханбикәне үз итеп кабул итте. Ханбикәбез ошбу халыкка углан бала да табып куйса, гомер бакый үз ханын күрмәгән Казан Идел кашы булмагае.

– Ә син, Лександр, бөтенләй үк юләр түгелсең икән бит. Менә нәрсә, син озакка сузмый гына ислам диненә күч. Ашыкма, ләкин шундый максат куй. Син дини нәзарәт мохитенең үз кешесенә әверелергә тиешсең. Шулай кирәк. Бу хакта мин Мәскәүгә дә хәбәр итәрмен, кенәгинә дә риза булыр. Хәер, олуг кенәзнең башы яшь әле, синең хакта белмидер дә, ә менә митрополит белеп торыр.

– Яхшы, Василий агай, мин тырышып карармын. Уен эш түгел, моның өчен миңа ислам дине кануннарын өйрәнергә туры киләчәк, җомга саен мәчеткә йөрергә…

– Йөр, йөр, өйрән. Башың бар, акылың камил, татарча сандугач кебек сайрыйсың…

Искәндәр һич көтмәгәндә Җангали турында хәбәрдар булды. Аннары ислам диненә күчәргә теләве дә хупланды. Хак, агасы Пётр Тургеневтан рөхсәт килмәде, әмма воевода ялгышмый бугай, сарайда калыйм дисә, аңа башка чара калмастыр. Ошбу кәттә һәм бераз әтәчләнергә яраткан воеводаның сүз сөреше дөрес булса, хакка чыкса, ул бүген дә үз вазифасын намуслы рәвештә үтәп килә түгелме соң?.. Мәдрәсәгә керү өчен ул иң әүвәл Җангали ханнан рөхсәт алыр, ә ул аны шәехкә җибәрер. Яңа сайланган Колшәриф каршы төшмәс. Телиме моны Җангали хан, теләмиме, Казан халкы Колшәрифне шәех итеп сайлар. Димәк, ул дөрес юлда.

– Мин китим инде, Василий агай.

– Ярый, бар, кит. Мин дә арыдым. Тик онытма, син бүгеннән миңа буйсынасың. Ханбикәне күзеңнән яздырма. Хан минем кулда. Ни сөйли ханбикә, кемнәр белән аралаша, кемгә мөкиббән китә – барысын да миңа җиткереп торырсың. Искәрдең?

Искәндәр дәшмәде, тик баш игән генә итте, аның ары таба бу кеше белән сөйләшәсе килми иде, җитмәсә, борып эче авырта башлады, әллә майлы чучка ите килешмәде инде, тора да кикертә, тора да эчне бора.

– Сөембикә ханбикәне Йосыф бәкнең угылы Юныс морза саклый. Егетләре елгыр, җитезләр, уяулар, оста мәргәннәр. Укны кош күзенә тигезәләр, Василий агай.

– Юныс морзаны беләм. Әлегә сарай хәлләренә игътибар итми кебек. Һәрхәлдә, ул кеше хакында да белешсәң иде. Максаты, теләге нидә? Искәрдең? Хәзер хуш, сау бул!

Искәндәр урамга чыкты һәм тирән итеп уфтанып куйды. Караңгы төшкән, тын гына кар ява. Һава саф, чиста. Тик Искәндәр күңелендәге тәүге хис кенә былчыранган кебек. Бирегә килеп кергәндә, хисләре якты, уйлары изге иде, инде теләгенә иреште – бөтен күңелен тутырып былчырак алып чыкты. Хәерлегә генә була күрсен. Искәндәр үзе дә сизмәстән чукынып алды һәм, берәрсе күрмәгәе дип, як-ягына карангалады. Шундук уйлап куйды: «Җәмилә хаклы, Аллаһы Тәгаләдән бернәрсә дә яшереп булмый. Күңеле исламга тартылып торган адәмен ярдәменнән ташламас әле, иншалла», – дип, сарай тарафына атлады.

Ул белә иде инде: ислам дине, Бохарадагы кебек, Болгар-Казанга кылыч белән килми. Бохара муллалары әүвәл башта халыкларына кылычка таянып хөтбә әйткәннәр. Бер диннән икенче дингә диндар итү өчен, ай-һай, күп кан коярга туры килә христиан вә ислам динен уйлап тапкан пәйгамбәрләргә. Беренче булып кылыч белән халыкны дингә инандырып булмауны ислам дине имамнары аңлый, мәгәр моны аңлау христиан дине руханиларына әле дә килеп җитә алганы юктыр. Христиан динен таратучы диндарлар яулаган халыкларына һаман исә кылыч белән янап муеннарына тәре тагалар. Моңа кадәр Искәндәрнең мондый фәлсәфи уйларга чумганы юк иде, Җәмилә туташ белән чын-чынлап аралаша башлагач, ул – аңар, алар аңа сабак бирергә керешкәч, Искәндәрнең икенче күзе дә ачыла төшкәндәй булды. Гүя ул моңа кадәр дөньяны бер күз белән генә күргән иде. Теше-тырнагы белән дөньяви вә гамәли фәннәрне өйрәнә башлагач, шул фикергә килде ул: хакыйкать һәммә диннән дә өстен икән. Туры әйткән туганына ярамый, диләр бит, тик хакыйкатьне бар кеше дә бертигез күтәрә алмый, надан вә гафилләр турында әйтеп тә торасы юктыр. Шулай ук теге йә бу дингә фанатикларча мөкиббән киткән адәмнәргә дә шикләнеп карый башлады ул. Әйе, яшәү мәгънәсенең асылы сукыр көйгә дингә ышану түгел икән, аның ошбу дөньялыкта тоткан урынын белеп, аңа тиешле бәһа биреп, иманыннан һич тә ваз кичмичә, гадел рәвештә яшәргә омтылудан гыйбарәт икән. Бер тапкыр очрашкач, исәнлек-саулык сорашкач, олуг шәех Мансур аңа: «Адәм баласын һәрчак өч теләк борчыр, Искәндәр: беренчесе – яшәү өчен яшәүдер, икенчесе – бәхетне хәтта сагышта да тоеп яшәүдер, өченчесе – үлем капкасына аяк басканда да аңардан курыкмаудыр. Ихласи мөслим беркайчан да үлемне фаҗига итеп күрмәс, чөнки үлем адәм баласына Аллаһы Тәгалә тарафыннан җибәрелгән котылгысыз чарадыр – әҗәл вә тәкъдирдер. Тик моны аңлау, моңа ихласи төшенү өчен адәм баласына белемле булу зарурдыр. Син менә, Искәндәр мелла, мәчеткә кереп йөри башладың. Ихласи күңелдән керәсеңме, әллә булмаса бер-бер яман максатың бармы?.. Җавап бирмә, чарасыз калма, уйла, уйлан, бер айдан минем тарафка килерсең», – диде.

Читать дальше
Тёмная тема
Сбросить

Интервал:

Закладка:

Сделать

Похожие книги на «Сайланма әсәрләр. Том 5. Сөембикә ханбикә һәм Иван Грозный. Айбиби / Избранные произведения. Том 5»

Представляем Вашему вниманию похожие книги на «Сайланма әсәрләр. Том 5. Сөембикә ханбикә һәм Иван Грозный. Айбиби / Избранные произведения. Том 5» списком для выбора. Мы отобрали схожую по названию и смыслу литературу в надежде предоставить читателям больше вариантов отыскать новые, интересные, ещё непрочитанные произведения.


Отзывы о книге «Сайланма әсәрләр. Том 5. Сөембикә ханбикә һәм Иван Грозный. Айбиби / Избранные произведения. Том 5»

Обсуждение, отзывы о книге «Сайланма әсәрләр. Том 5. Сөембикә ханбикә һәм Иван Грозный. Айбиби / Избранные произведения. Том 5» и просто собственные мнения читателей. Оставьте ваши комментарии, напишите, что Вы думаете о произведении, его смысле или главных героях. Укажите что конкретно понравилось, а что нет, и почему Вы так считаете.

x