– Бихуш, бихуш, воевода, син дигәнчә булыр, борчылма.
– Менә шулай диген, Җангали. Юкса сырт кабартыпутырасың. Адашым мәрхүм бөек кенәз Василий мине бирегә тикмәгә генә җибәрмәде. Ул миңа үзенә ышанган кебек ышана иде. Хак Тәгалә угылы Иван IV дә ышаныр, аның йөзендә анасы Елена, дим. Без, Җангали, синең белән уртак тел табарбыз. Онытмасаң иде – син кенәз теләге белән Казан тәхетендә утырасың, кенәз теләге белән сылуларның сылуы нугай кызына өйләндең. Түшәктә ничегрәк соң ул чибәр, ә, Җангали хан?.. Йә-йә, кызарынып утырма. Синең бит монда каравыш хатыннан кызың да бар… Яшереп тотасың… Гүзәл хатының күрсә йә белсә… Курыкма, курыкма, Җангали, мин әйтәсе кеше түгел, ләкин без капчыкта ятамы… Ни, син аны Касыйм каласына озат. Тик бу хакта берәү дә белмәсен. Ханбикәңә бу хәлләр сүрелә төшкәч әйтерсең…
– Мин бу хакта уйлап карармын, Василий.
Воевода исерә төшепме, кыланыпмы, торып, Җангали хан янына килде, иңеннән кочты бугай, яман сүзләр ычкындыра башлады. Татарлар тегеләй дә татарлар болай. Аның һәр сүзе Җангали хан йөрәгенә түгел, ни сәбәпледер Искәндәр йөрәгенә агулы ук булып кадалды. Нигә шулай ханны кимсетә? Килешми, килешми. Казан мәркәзе түрәсе лә ул, олуг хөкемдар, хакимият башлыгы!
Эчке якта янә воеводаның күкрәк тавышы ишетелде:
– Инде, бар, кайт, Җангали, сылуың янына кайт. Син, брат, җәннәттә яшисең. Утраудагы өең ни тора! Тирәли аккошлар йөзә, сайрар кош-кортның исәбе-хисабы юк, диләр. Имеш, андый күркәм сарайны Мисыр патшалары да күрмәгән.
– Фиргавеннәре, – дип төзәтте воеводаны кара коела башлаган Җангали хан. – Мин китим инде.
– Юл аягыңа тагын берне салып куй. Мә, кабып та куй. Чучка ите түгел, кош ите. Ышанмасаң кабып кара…
– Рәхмәт, китим инде, соңга калуым бар. Китим. Ханбикәм соңарып йөрүемне яратмый.
– Хе-хе, хак әйтә, соңарма, вакытында күңелен күр. Хатын-кыз песекәйләнүне ярата бит ул. Сөй, назла, тик вазифаңны да онытма, Җангали хан. Һай, бер җырлап җибәрәсе иде дә… Бүген Покров бәйрәме. Менә нинди көндә килдең син миңа, Җангали хан! Рәхмәт! Ишетәсеңме син, Җангали хан, дим… Тю-тю, миңа бит әле тагын бер кунак килергә тиеш иде… Ә син, бар, кит, Җангали хан, кит, вакыт, шикләнә башларлар…
Аяк тавышлары ишетелде, Искәндәр каршы яктагы ишеккә ташланды, ачып керде, сак кына япты. Артына әйләнеп караса, шым булды, аңа исе-акылы китеп воеводаның пешекчесе карап тора иде.
– Христос воскрес! – диде аңа Искәндәр.
Бавырчы тиз-тиз чукынып алды.
– Воистину воскрес, – диде бавырчы. – Үт, утыр, кунак бул.
– Рәхмәт. Мине хуҗаң дәшкән иде.
– Ул хәзер бушый, ханны гына озата да, – диде пешекче.
– Син күптәнме монда?
– Кенәз мине үзе белән алып килде, өч ел була инде. Ә син?
– Мин дә өч елга якын торам инде.
– Мин бу хакта беләм, воевода сөйләде. Лександр, ханшага сабак бирүче. Матур диләр шайтанны, хакмы шул?
– Чибәр, – диде Искәндәр, ниндидер үзе дә аңлап бетермәгән килешсез әңгәмәгә кереп китүен тоеп.
– Бар, кер, – диде бавырчы. – Хан чыгып китте.
– Әллә хан сакчыларсыз килдеме?
– Җангали ханны күбрәк урыслар саклый хәзер, Лександр. Килгәлә, дөньяң онытма, ошадың син миңа. Бу эчкече киткән чакта кил, эчләр бушанганчы сөйләшеп утырырбыз.
– Рәхмәт, – диде Искәндәр һәм ишектән сак кына чыкты да воевода бүлмәсенең ишеген ачты.
– Мөмкин булырмы?
– Кер әйдә, кер, тартынып торма. Лександр бит әле син. Әйе, Лександр Глазатый. Ишеттем, җиткерделәр. – Воевода ишарә белән генә аңа урын күрсәтте. – Утыр, әүвәл ашап алыйк.
Ул да түгел бавырчы коштабак белән түтәрәм-түтәрәм ит китерде, бер кувшин эчемлек куйды.
– Аша, соңыннан эчәргә салырмын. Чучка итен күптән ашаганың юктыр.
– Юк, – диде Искәндәр, иткә үрелә-үрелә.
– Тәмам татар булып беткәнсең бит, Лександр. Сакалың да, кыяфәтең дә. Монысы әйбәт. Шулай кирәк. Син аларның кешесе булырга тиешсең. Тәмам үз кешесе. Менә шундый боерык сиңа воевода Василий Пенковтан.
– Кем боерды?
– Анысы сиңа кирәкми, мин боердым. Ә боерыкны үтәргә тиешсең. Шулай, Лександр, шулай. Мин дә монда кеше боерыгы белән килдем, үзем теләп түгел. Ашап кына утырма, эч тә. Эч, эч, мондый эчемлек сиңа тимидер әле.
– Кирәге дә юк, мин гомумән эчмим, – диде Искәндәр, майлы кул-авызын чүпрәккә сөртә-сөртә.
– Миңа килгәч эчмичә булмас, брат. Тот! – дип, кырыс кына кружканы сузды Василий Пенков. – Мин бер утырганда дүртәр кружка чөмерәм. Һәм күземә дә төшми. Тот бер кружка, соңыннан күз күрер.
– Мин чынлап та эчмим, воевода. Эчмим, ярамый миңа.
Читать дальше