– Төкле аягың белән, балакаем! – диде имам хәзрәтләре, кулын ычкындырып.
Җангали исә аның кулын кыса, нидер әйтергә теләгәндәй итә иде. Җангалинең кыланышы, кулын кысуы, кулының дымлы булуы Сөембикәнең тәмам зиһенен чуалтты, шул ук вакытта кулын тартып алырга да кыймады. Калганын аз хәтерли Сөембикә, гелән төштә кебек узды каршы алу мәлләре. Җангали аңа нидер әйтте, кайдадыр әйдәде. Шул мәлдә Сөембикәнең мизгел эчендә күз алдыннан күргән-белгән егетләре, таныш-белешләре үтте. Җангали хан, аның булачак ире, аларның берсенә дә охшамаган иде.
Ләкин икенче мәлдә инде ул киявенә елмайды, ягымлы итеп дәште, исән-имин тордыгызмы, диде бугай. Ул Йосыф бәк кызы иде. Сөембикә ни өчен бирегә килүен яхшы белә. Аны бирегә атасы җибәрде. Ә сөйкемле кызы Сөембикә беркайчан да атасы сүзеннән чыкмаячак, чыкмас та, Җангали – хан, Казан мәмләкәте ханы, ә ул ханбикә булыр, Казан мәмләкәтенең ханбикәсе. Атасы аңа кат-кат: «Хатын – елга, хан – аның яры», – дип әйтте. Елга ярларына буйсынып ага. Аллаһы Тәгалә аның язмышын үзгәртмәсә, ул да агар, бәлкем әле, ташулар килгәч, ярларны да җимерер, үзенә яңа юл салыр.
6
Казанда Искәндәр өчен яңа тормыш башланды. Казан халкы аңа ошады. Тик гаҗәпкә калганы шул булды: аны берәү дә чит итмәде. Сарайда дәрәҗәле мөгаллимнәр санында йөрде, хәтта мәчеткә дә кереп чыккалады, әмма муеныннан тәресен салмады, мөселманнар алдында тора салып чукынмаса да, рухы, җаны, тәне булган Гайсә пәйгамбәрне еш кына исенә төшерде, авыз эченнән генә булса да, «рәхмәтеңнән ташлама» дип ялварды. Искәндәр ислам диненең җисмен белми иде. Изге юлдан язмас өчен, шайтан котыртуына каршы догалар укыды, мәкердән сакланды. Көненә биш тапкыр намазга утырган татарларны ул гомумән аңламады, артык диндар кешеләрне фанатикларга тиңләде.
Көннәрдән бер көнне олуг кенәз воеводасы Василий Пенков аны үз йортына чакыртып алды. Ошбу воевода хакында тәгаенләп ишеткән булса да, Казанга килгәннән бирле күзенә күренгәне юк иде әле. Аннары ул воевода белән кызыксынмады да. Җангали ханны «тегене болай ит, моны тегеләй ит» дип өйрәтеп тора дип сөйләделәр. Шулай сөйләсәләр дә, Искәндәр аны хан янында бер тапкыр да күрмәде. Хан диван җыйганда, гадәттә, мәҗлестә шәех Мансур, Булат бәк Ширин, аның хатыны Хөршидә, карачылар, угланнар утырырлар иде. Ул, гомумән, дәүләт эшләренә, биредә барган сәяси хәлләргә тыкшынмады. Һәр көн диярлек Сөембикә белән Җәмиләгә урыс язмасыннан сабак бирде һәм үзе дә алардан татар телен камилләштерү белән бергә гарәп-фарсы телләреннән сабак алды. Җангалигә кияүгә чыккач, ханбикә булып алгач, Сөембикә тагын да сөйкемлеләнеп китте, шул ук вакытта гаять дәрәҗәдә җитдиләнде. Еш кына Мәскәү түрәләре белән кызыксынды, чыгышларын ачыклады. Христиан дине белән таныш булса да, ул турыда да сораштырырга кыйды. Искәндәр бик теләп барысын да сөйләде, яхшысын яхшы дип, яманын яман дип. Искәндәр янә бер нәрсәгә игътибар итте: ханбикәнең йөзе-чырае гына, сыны-гәүдәсе генә түгел, хәтта тавышы да нәфисләнгән, гыйффәтләнгән иде. Бу сыйфатлар ханбикәнең зифалыгын, гүзәллеген тагын да арттыра төшкәннәр сыман. Күз карашларына кадәр үзгәргән. Барысыннан да, хәтта үз-үзеннән дә яшерергә тырышса да, Искәндәр аңа күргән көннән гашыйк иде, җисми яктан гына түгел, хиссияти сурәт аша да. Сөембикәнең бәрхет тавышын ишетүгә, аның тәне кымырҗып, йөрәге кага башлар, зиһене чуалыр иде. Ул аны еш кына төшендә күрде, ләкин беркайчан да аңа якыная алмады, ниндидер ят вә сихри көч хәтта төшендә дә аны ханбикәгә якын җибәрми иде, бер читтәрәк тота иде. Төшендә ул аның белән сөйләшә алмады, гәрчә үзе дәшеп караса да. Йоклар алдыннан да, йокыда да аның өчен ханбикә фәрештәгә әверелде. Шушы җисми булмаган телсез ләззәт аңа үзе дә төшенеп бетермәгән көч вә гайрәт һәм ышаныч бирер иде. Ханбикәсе төшенә кермәгән иртәләрдә күзләрен ачуга, бер ноктага текәлеп, бик озак уйланып ятар, Сөембикә тарафыннан яманлык көтәр иде. Хәтта шуңа охшаш интегү, сагышлану, изалану да аңа кабатланмас ләззәти рәхәт кояр иде.
Казанга килүенең беренче кышында ук бу хис тагында көчәеп, аны тәмам гасага салды. Әйе, ул аның колы һәм колы булып калыр да, гәрчә үзен беркайчан да кол сыйфатында тоймаса да. Чөнки аны сарайдагы барчасы хөрмәт итә. Ул— ханбикәгә, ханбикә аңа сабак бирә. Ә ул гүзәл зат юк-юк та синең күзләреңә тутырып карый, әллә ихласи, әллә юри: «Мөселман булсаң икән, Искәндәр», – дип уфтанып куйгандай итә. Шунда барысы да асты өскә килә, Искәндәр сөйләр сүзен, фикерен онытып, баскан җире убылмагае дип, ни бар, шуңа тотына, бармак буыннары агарганчы урындык терәген кыса. Аның бу халәтен күреп, ике хатын-кыз да беравыздан диярлек кеткелдәп көлешеп алалар. Көлсеннәр, Искәндәр риза, тик яннарыннан гына кумасыннар. Җәмилә дә аны ят итми башлады, урыс телен бик тиз үзләштерде, еш кына урысча дәшә, хәтта яза-сыза да әле. Бу туташның сәләтенә, сабакны тиз үзләштерүенә Искәндәр сокланып бетә алмый. Тик менә үзе генә гарәпчә бик авыр аңлаша, бик тиз татарчага күчә, татарча исә ул алардан да калышмый шикелле инде.
Читать дальше