Мөсәгыйт Хәбибуллин - Сайланма әсәрләр. Том 5. Сөембикә ханбикә һәм Иван Грозный. Айбиби / Избранные произведения. Том 5

Здесь есть возможность читать онлайн «Мөсәгыйт Хәбибуллин - Сайланма әсәрләр. Том 5. Сөембикә ханбикә һәм Иван Грозный. Айбиби / Избранные произведения. Том 5» — ознакомительный отрывок электронной книги совершенно бесплатно, а после прочтения отрывка купить полную версию. В некоторых случаях можно слушать аудио, скачать через торрент в формате fb2 и присутствует краткое содержание. Город: Казан, Год выпуска: 2013, ISBN: 2013, Жанр: Историческая проза, russian_contemporary, tt. Описание произведения, (предисловие) а так же отзывы посетителей доступны на портале библиотеки ЛибКат.

Сайланма әсәрләр. Том 5. Сөембикә ханбикә һәм Иван Грозный. Айбиби / Избранные произведения. Том 5: краткое содержание, описание и аннотация

Предлагаем к чтению аннотацию, описание, краткое содержание или предисловие (зависит от того, что написал сам автор книги «Сайланма әсәрләр. Том 5. Сөембикә ханбикә һәм Иван Грозный. Айбиби / Избранные произведения. Том 5»). Если вы не нашли необходимую информацию о книге — напишите в комментариях, мы постараемся отыскать её.

Татарстан Республикасының халык язучысы, Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Мөсәгыйт Хәбибуллин әсәрләренең бу томында «Сөембикә ханбикә һәм Иван Грозный», «Айбиби» романнары тәкъдим ителә.
В этот том произведений народного писателя Республики Татарстан, лауреата Государственной премии имени Г. Тукая Мусагита Хабибуллина вошли романы «Сөембикә ханбикә һәм Иван Грозный», «Айбиби».
В формате PDF A4 сохранен издательский макет книги.

Сайланма әсәрләр. Том 5. Сөембикә ханбикә һәм Иван Грозный. Айбиби / Избранные произведения. Том 5 — читать онлайн ознакомительный отрывок

Ниже представлен текст книги, разбитый по страницам. Система сохранения места последней прочитанной страницы, позволяет с удобством читать онлайн бесплатно книгу «Сайланма әсәрләр. Том 5. Сөембикә ханбикә һәм Иван Грозный. Айбиби / Избранные произведения. Том 5», без необходимости каждый раз заново искать на чём Вы остановились. Поставьте закладку, и сможете в любой момент перейти на страницу, на которой закончили чтение.

Тёмная тема
Сбросить

Интервал:

Закладка:

Сделать

Капка башында ук сакчы тора. Искәндәр аңа урысча дәште, баш иеп исәнләште. «Христос воскрес!» – диде. Белә иде ул урыс халкының йомшак җирен. Бүген Покров көне. Ни кыш, ни көз түгел. Бу көнне урыслар бәйрәм итә. Көзге эшләр беткән, туйлар башлана. Покров бәйрәменнән соң хайваннарны кырдан алып кайталар, кызлар егетләрен көтеп кич утыра. Ир-ат исә эш бетүенә кинәнеп эчә-сала башлый. Мөселман халкы бу бәйрәмгә битараф. Аның каравы аларның каз өмәләре бар – ул да бәйрәм. Ни өчен килә соң әле ул воеводага? Менә анысын тәгаен генә белми Искәндәр, әмма аягы тартудан да ваз кичә алмады – килде. Воевода аңа үтеп барганда гына: «Миңа да кереп чык», – дип әйтте. Чакыру да, чакыру да түгел иде. Казанга воевода баш, диделәр. Ләкин Искәндәр аңлады, Җангали хан бөтенләй диярлек воеводаны күрми, аның белән киңәшми, үз җаена яши бирә. Искәндәр һични аңламады. Бәлкем, шуңа юнәлүедер воеводага, шуны ачыкларга. Кем монда түрә? Ханмы, Мәскәү воеводасымы? Хак Тәгаләдер, Искәндәр күрә, Җангали хан дәүләт белән идарә итүдән ерак йөридер. Аның бар кайгысы – хатыны Сөембикә һәм ау. Воевода Василийны еш кына Булат бәк Ширин белән күрә Искәндәр. Мансур шәех тә алар тирәсендә урала. Булат бәк Ширин хатыны Хөршидә бикә исә Сөембикә яныннан китми. Килен дә килен, килен дә килен дип, авызын да япмый. Аларның берсе дә Искәндәргә ошамый. Ул хәтта Җангали ханны кызгана башлады. Ошбу түрәләр олуг ханны курчак урынына күрәләр кебек иде.

Алгы якка керде. Аны карусыз эчкәре әйдәделәр. Ахыр озатучы сакчы бераз көтеп торырга кушты. Воевода янында кемдер бар икән. Сакчы чыкты, воевода ишеге ярымачык калды, эчтәге тавыш ишетелеп тора. Искәндәрнең таныш тавышны ишетүе булды, аркасы чымырдап китте. Воевода янында Җангали хан утыра иде.

Җангали ханнан барысын да көткән иде ул, иллә болай ук булыр дип һич тә уйламаган иде. Әгәр дә мәгәр Җангали чын вә хак хан икән, ул воеводаны үз янына – сараена чакыртып алырга тиеш иде. Ә монда воевода мескен ханга боерыклар биреп утыра. Йа Хода, кемгә тарды Казан мәркәзе, бит аты-даны дөньяга таралган дәүләт иде. Агасы Пётр Тургенев тикмәгә генә кисәтмәгән икән, Нугайда ук: «Син, Лександр, сак бул анда, этен-бетен тыңлама. Максатың – акрынлап изге динне тарату, аның ислам диненнән өстенлеген исбат итү. Митрополит сине шул максат белән җибәрде. Тик моны шундый астыртын эшлә ки, берәү дә искәрмәсен, шайтан үзе дә хәтта. Искәрдеңме, Лександр?»

Искәндәр шунда агасына кат-кат ант итте. Чөнки агасы Пётр Тургенев: «Юкса сиңа да, миңа да, нәселебезгә дә көнбетәр», – дип кисәткән иде. Ә алар нәселе борынгыдан килгән Глазатыйлар, затлы нәсел, Владимир нәселләре. Әйе, Искәндәр чамалый, монда килгәннән бирле ул гүя сират күпереннән йөри. Һәм аек белә: ул сындымы, агасына да, нәсел-нәсәбәсенә да көн бетәчәк.

Пётр Тургенев кебек кешеләргә көн бетүен раслаган кебек, Мәскәүдән еш кына берсеннән-берсе яман хәбәрләр килеп тора. Балигъ булыр-булмас тәхеткә менгән Иван IV кансыз кеше икән, кенәз Андрей Шуйскийны этләрдән талатып үтерткән һәм шактый байларның башына җиткән, диделәр. Хактырмы бу хәл, юктырмы, күңел шомлана, башка төрле уйлар килә. Ә бит ул теләгән хәлдә Казанда да кала ала. Әйтик, ислам динен кабул итәсе дә… Эчми тора алыр, чучка итен ашамаганнан да бүген торып, иртәгә үк үлеп китмәс. Яшиләр бит әле мөселманнар шәраб суырмый, чучка итен ашамый, яшиләр, шул ук юлдан, шул ук сукмактан йөриләр, шул ук суда коеналар, шул ук кое суын эчәләр. Ким җирләре юк та юк, артык җирләре дә күзгә ташланмый. Димәк, ислам динен кабул иткәндә дә, ошбу дөньяда бәхетле яшәп була икән. Тик моның өчен яныңда җаның сөйгән кешең генә булсын. Ә Искәндәрнең андый кешесе бар, иншалла, диләрме әле…

Искәндәр эчке яктан ишетелгән сүзләргә колак салды.

– Эч, эч, Җангали, – диде воевода. – Мин монда чакта син берәүдән дә курыкма. Ни сөйләмәс тә, ни таләп итмәс ул нугай кызы. Күрәм ич, ул сине яратмый. Кем хатын ярату белән исәпләшә хәзер. Син мин кушканны гына эшлә, Җангали. Угланнарга җай бирмә. Мансур шәех урында ята, диделәр, аякка басмаса, кемне тәкъдим итәргә исәбең?

– Бу хакта миннән киңәш сорамыйлар, воевода. Моны исламиянең олуг мәҗлесе хәл итә. Мансур шәехнең Бохарада укып кайткан Колшәриф атлы угланы бар. Белемле, итагатьле, халык үзен ярата, миңа да ошады. Куялар икән шул адәмне, мин ризалыгым биререм, воевода.

– Ашыкма, Җангали, ашыкма. Әүвәл башта мин Булат бәк Ширин белән киңәшләшеп карыйм. Ул риза икән, Колшәрифне сараеңа дәштер, уй-ниятеңне җиткер, боерык синнән чыккан кебек булсын. Әгәр дә мәгәр Колшәриф килми икән, гафу ит, Җангали, мин аны уздырмам. Ни тырышсалар да уздырмам. Минем рөхсәтемнән башка ул адәм шәех дәрәҗәсенә ирешә алмас. Без аны юк итәрбез, йә ул батып үләр, йә ат астында калыр, йә манарадан егылып төшәр. Аңлаштыкмы, Җангали хан?..

Читать дальше
Тёмная тема
Сбросить

Интервал:

Закладка:

Сделать

Похожие книги на «Сайланма әсәрләр. Том 5. Сөембикә ханбикә һәм Иван Грозный. Айбиби / Избранные произведения. Том 5»

Представляем Вашему вниманию похожие книги на «Сайланма әсәрләр. Том 5. Сөембикә ханбикә һәм Иван Грозный. Айбиби / Избранные произведения. Том 5» списком для выбора. Мы отобрали схожую по названию и смыслу литературу в надежде предоставить читателям больше вариантов отыскать новые, интересные, ещё непрочитанные произведения.


Отзывы о книге «Сайланма әсәрләр. Том 5. Сөембикә ханбикә һәм Иван Грозный. Айбиби / Избранные произведения. Том 5»

Обсуждение, отзывы о книге «Сайланма әсәрләр. Том 5. Сөембикә ханбикә һәм Иван Грозный. Айбиби / Избранные произведения. Том 5» и просто собственные мнения читателей. Оставьте ваши комментарии, напишите, что Вы думаете о произведении, его смысле или главных героях. Укажите что конкретно понравилось, а что нет, и почему Вы так считаете.

x