– Басурманмы әллә син?! Эчәсең, урыста эчмәгән кеше юк, булмас та. Ходай аны үзе безгә кушкан. Эчәргә, кирәк икән – эчеп үләргә. Тот, диләр сиңа! – дип кычкырды воевода.
Искәндәр аның калтыранган кулыннан кружканы алды, авызына китерде.
– Менә шулай, урысмы син, юкмы?! Син тәмам шаккатырдың әле мине, Лександр. Чынлап. Ярты гасырым тутырып барам, синдәй урысны күргәнем булмады әле, билләһи. Беләсеңме нәрсә, Лександр, урыс кешесе эчеп батырая, эчеп батыр була, эчкәч куәт керә аңа. Әйтәм бит, Хода безгә шулай кушкан, һәм без аны рәнҗетмәскә тиеш, Христосны, дим, Аллабызны. Аннары, бүген бәйрәм. Покров көне. Бавырчы! – дип кычкырды Василий Пенков. – Хак әйтәмме?!
– Шулай, шулай, хуҗам, сез хаклы.
– Әнә бит, бавырчы да раслый. Ул чын урыс, бирсәң, улда эчә. Эчәсең бит, холоп? Эчәсең, эчәсең. Кил, үзең салып эч. Ә син мине тыңла, Лександр. Син мине исерек дип уйлама. Баш эшли минем, ничек кенә эшли әле. Митрополит Даниил юк ителгәч… ни, хаталанам бугай, аны, миңа калса, монастырьга озаттылар, аннары җан тәслим кылды диячәкләр. Ул, беләсеңме, нишләгән? Яшь кенәзгә комачаулаган. Әйе, сүзен бирмәгән, гүя аркылы төшкән. Шуннан митрополитны алыштырганнар, Новгородтан башканы китергәннәр. Аты Макарий, диделәр. Каты куллы зат, диделәр. Безнең халыкка шундый кирәк тә, башкача тыеп булмый башлый аны. Син инде, Лександр, ил башында сабый кенәз утыра дип уйлыйсыңдыр, хаталанма, тәхеттә кенәгинә Елена Глинская утыра, ул хакимлек итә хәзер, һәммә нәрсә аның кулы белән эшләнә. Әлбәттә инде, митрополит Макарий да читтә басып тормыйдыр. Кыскасы, яшь кенәзнең дә, кенәгинәнең дә язмышы хәзер митрополит кулында, ә синең язмышың, Лександр, минем кулда. Искәрдең? Менә шулай. Мин – кенәз, ә ул – хан. Ә сине миңа ханбикә колы, диделәр.
– Колы түгел, мөгаллиме, мин аңа урыс теленнән сабак бирәм.
– Изге эш, хуплыйм. Ләкин син барыбер аның колыдырсың, Лександр. Без аны белербез. Мин беләм, сине ислам динен кабул иткәндә генә коллыктан азат итәчәкләр. Ләкин ошбу кыргый дингә керергә сиңа әмер килмәде әле. Килгәч, күз күрер. Әлегә ашыкма, әлегә биргәннең битенә карамый гына эчә тор. Мин беләм, Җангали хан йомшак табигатьле зат, бар нәрсәгә дә күнә торган кеше. Тик соңгы вакытта мин аңарда үзгәреш күрәм. Хатыны ягына авыша башлады кебек хан. Тел төбеннән үк сизәм. Әйтерең бармы, ханбикә акыллы, сәяси яктан да нык дагаланган, ни теләгәнен бик әйбәт белә.
– Җангали хан әйбәт кеше, рәнҗетмәсәң иде син аны, Василий агай.
– Һы-һы, менә телең дә ачылды… Ә кем аны, – Василий Пенков өстәлгә ята төште, – кем аны рәнҗетә? Кушканны эшләсә, аңа бармак белән янаучы да булмаячак. Искәрдең? Аннары хан кадәр ханны рәнҗетергә минем ни хакым бар? Ә менә аны изге юлдан яздырмау, хак юлга төшерә тору – минем төп вазифамдыр. Искәрдең? Беләсең булса кирәктер, үз заманында кенәз мәрхүм Василий борын төбендәге Кирмән-кала ханы Касыймга ясак түләп ятты. Гарьләнмәслек нәрсәме?! Хәзер әнә шул Касыйм хан токымнары Мәскәү кенәзләренә тәлинкә тоталар. Әнә кая таба тәгәрәп китте ике дәүләт арасындагы сәяси йомгак, Лександр. Мине бүген бер нәрсә борчый, Лександр. Гүзәл бичәсен тыңлап, Җангали хан көннәрдән бер көнне Мәскәүгә салым түләми башлар. Сизәм, тоям, эшләр шуңа таба бара. Искәрдең? Сөембикә ханбикәне фәрештәгә тиңләүчеләр бар, ләкин тора-бара урыслар өчен ул хатын аждаһага әверелсә? Әнә шуны эшләтмәскә тиеш син аңардан, Лександр. Искәрдең? Шуны әйтер өчен дәштердем мин сине. Җангали ханны да кисәттем, сине дә кисәтәм, Лександр, урыс юлыннан язган карачыларның вә угланнарның сүзен тыңламагыз.
Воевода, изү бавын чишә төшеп, кружкасына эчемлек койды.
– Ничек монда эчми түзмәк кирәк. Кыен миңа монда, Лександр, кыен. Мин монда берәүсенә дә ышанып җитмим. Хөршидә бикәгә дә, Булат бәк Ширингә дә, аның алатларга йөз тоткан тарафдарларына да. Монда бер шагыйрь бар, Мөхәммәдъяр диләрме атын? Халык хөрмәт итә үзен, мәҗлесләрдә нотыгын тын алмый тыңлый. Әнә шул шагыйрьне дә Булат бәк яклы дип баралар. Ләкин ул шагыйрьне генә түгел, Булат бәк Шириннең үзен дә аңлап бетерә алганым юк әле минем. Ил түгел, пәрәвез ятьмәсе үрелгән үрмәкүч ятьмәседер бу. Беләсеңме нәрсә диде беркөнне Булат бәк Ширин миңа: «Үлем көтеп ятасыңмы бу Казанда, кенәз Василий?» – диде. Тәмам өнсез калдым менә. Тәгаен күзгә карап әйтте, басурман. Ә бит үзе минем яклы, урыслар мәнфәгатен кайгыртып йөргән кеше.
– Хәлеңә керәм, Василий агай, – диде Искәндәр.
– Ә мин алардан курыкмыйм, Лександр, курыкмыйм. Каршы төшсәләр, барысын Иделгә куып төшерәм дә…
Читать дальше