Быргычылар инде китеп баралар, сунар этләре, ат менгән җәнлек куучы егетләр Арча капкасына юнәлделәр. Сарай болдырына Җангали хан чыкты, аның артыннан Җәмилә белән Сөембикә. Искәндәрнең йөрәге дерт итеп куйды. Сөембикә шул ук киемнәрдән иде, гелән аккош, менә-менә очып китәр кебек.
Артлы чаналарга җигелгән мичәүле атларга төялеп каланы чыккач, Җангали хан Искәндәрне үз чанасына дәштереп алды. Хан чанасына күчеп утыргач та, Җангали аңа бер сүз әйтмәде. Тиешле җиргә барып җитеп, чанадан төшкәч кенә, Җангали хан аңа ук-садагын бирде.
– Минем янда булырсың, – диде ул тәкәллефсез генә.
Әллә кай тарафлардан хан ягына җәнлек-җанвар куыла. Көтмәгәндә каршыларына килеп чыккан бүре, төлке, куяннарны хан куштаннары уктан алалар. Җангали хан ике төлкене уктан алды, куанычыннан ни кылырга белмәгән хан яныннан ут кебек үткән җәнлекләр артыннан ук яудырды. Куштаннары исә бик үк тырышмыйлар: ханнан уздырган хәлдә хөкемдарның үпкәләве бар иде. Җәнлекләр куу, аларны бер тарлавык авызына юнәлтү этле аучылар өстендә. Алар куып китерәләр тарлавыкка җәнлекләрне, шул рәвешле хан белән куштаннарның күңелен күрәләр. Һәм, әлбәттә инде, Искәндәр дә, гәрчә ауга теләп килмәсә дә, Җангали ханга ук артыннан ук биреп торды. Уклар тамгалы. Хан бер бүрене алды, явыз ерткыч егылгач, балаларча сикереп куйды. Барысы да күрде, бүре арыган, күрәсең, этле аучылар дала вә урман хуҗасын нык кына алҗытканнар, ул көчкә килә иде. Хан янына дүртенче чанада барган Булат бәк Ширин килде, Җангалине мактап, кулын кысты, иңеннән ләпәде.
– Мин берничә ханга хезмәт иттем, әмма мондый төз аткан ханны беренче күрүем әле. Котлыйм, котлыйм, хан. Күзегез очлы, кулыгыз каты икән.
Искәндәр барысын да аңлады. Ауның башында Булат бәк Ширин тора икән. Алҗыган бүрене җибәрүне дә ул оештырган булса кирәк. Шик юк, бүре-төлкеләрне куарга Булат бәк Ширин якын-тирәдәге авыл кешеләрен дә яллаган. Җангали хан йөрәгенә Булат бәк Шириннең мактавы сары май булып ятты. Моны сукыр да күрер иде. Ханның кабак бите елмаюга җәелде, күзләре тагын да кысылды, күз урыннары такта ярыгы кебек кенә калды, калын иренле авызы колагына җитте. Хан, терәген киерә төшеп, хатыны Сөембикә янына таба кузгалды. Ул ханбикәсенең дә мактавын көтә иде. Әмма Сөембикә үз тирәсенә җыелган авыл хатын-кызлары белән сөйләшүендә булды, Җангали ир-канатының янына килеп басуын күрсә дә, аны күрмәмешкә сабышты, ахыр:
– Менә хөкемдарыгыз Җангали хан да минем белән килешер, – диде.
Җангали хан ни турында әңгәмә баруын белмәсә дә, ияк какты. Чак кына арырак авылның ир-атлары белән Булат бәк Ширин сөйләшә. Ил белән кем идарә иткәнен бу манзараны күрмичә дә аңларга була иде. Әйе, кем идарә итә ил белән? Әнә шул сорау ауга килгәч туды Искәндәр башында. Аның бу хакта башта Җәмилә белән, аннан ханбикә белән аңлашасы килә иде. Иллә тегеләрнең ул күзәткән хәлләрне аңламауларыннан куркып, дәшми калуны хәерлерәк күрде. Сәере шул булды: кайтыр юлга чыккач, Булат бәк Ширин Искәндәр утырган чанага килеп чүмәште һәм, үзалдына сөйләнгән кебек:
– Моңа кадәр бер генә хан да ауга хатын-кызны ияртеп чыкмый торган иде, бу, бахыр, хатыныннан аерыла да алмый. Әллә көнли инде. Кемнән? Бәлкем, син беләсеңдер, мөгаллим Искәндәр? – диде.
– Белмим. Минем үз кайгым үземә бик җиткән, олуг бәк, – дигән булды Искәндәр, гамьсез калырга тырышып. Мәгәр шундук сизенде: бәк аның кылын тартып карарга тели. Җангали ханны хурласа, һич булмас димә, башын кистерергә дә күп сорамас, җаен табар.
Шушы хәлдән соң бер атна да узмады, бу юлы аны ханбикә каз өмәсенә алып китте. Ханбикәне җиде-сигез укчы сак озата. Чанада Җәмилә дә, Сөембикә белән Искәндәр генә. Ни кызыксынса да, Искәндәр «Җангали хан кая соң?» дип сорарга кыймады. Җангали булмагангамы, Сөембикә ханбикә бүген ачык сөйләшә, юк кына кызыктан да матур итеп, кеткелдәп көлә, әҖәмилә аңа мәзәкләр сөйли. Искәндәр ханбикәдән күзен дә ала алмый.
Авылга бик тиз килеп җиттеләр. Урамга керер-кермәс, елга буйлап көянтәләргә икешәр каз түшкәсе тагып кайтучы хатын-кызны күреп, Сөембикә ат тотучыга туктарга кушты. Чанадан төште дә, өмәчеләргә берничә сүз әйтүгә, артына әйләнеп Җәмилә белән Искәндәрне кул изәп үз янына дәште. Ул арада Сөембикә бер кыздан көянтә-казларын сорап алды. Алды да, җай гына көянтәне иңенә салып, вак-вак атлап китте. Башта бу хәлгә авыл кызлары авыз ачып карап катсалар, соңра сакчылары шым булды. Җәмилә исә ханбикәсе артыннан янә бер кызның көянтәсен сорап алды һәм Сөембикәгә иярде. Ул арада кызларның берсе җыр башлады, аңа калганнары кушылды. Искәндәр чанадан төште дә өмәчеләр артыннан китте. Сүзләрен аңлап бетермәсә дә, хәтта авыз эченнән генә булса да, җырга да кушылды. Бу хәлне күреп, авыл урамына килеп керүгә, капка-каралтылардан халык сибелде. Башта ни булганын аңламый тордылар, ахыр кемдер Сөембикә ханбикәне таныды бугай, аягына ук төште, туктарга мәҗбүр итте. Ул арада бер ир-ат:
Читать дальше