Кем бүген Рәсәй хөкемдары? Бу сорауны Искәндәр еш кына үз-үзенә бирә дә, тәмам җавапсыз калып, гасабилана башлый иде. Бит Иван IV тәхеткә утырганда, аңа нибарысы өч яшь була. Үлем түшәгендә яткан атасы Василий III зиһене саф чакта ук җиде бояр каршында угланы Иванга тәхетен васыять итә. Карачылары итеп туганы Андрей Старицкий кенәзне, хатыны Елена Глинскаяның агасы Михаил Глинскийны куя, олан кенәзнең киңәшчеләре итеп бертуган Василий һәм Иван Шуйскийларны һәм дә Михаил Тучков кенәзләрне билгели. Ләкин җиде кешедән торган боярлар ил белән бары тик бер ел гына идарә итеп калалар. Ире үлгәннән соң, кенәгинә Елена Глинская кенәз Овчина-Оболинский белән якынаеп китә, ә теге үз чиратында олан кенәзнең карачыларын һәм киңәшчеләрен берәм-берәм кулга ала. Ә мәмләкәт белән идарә итүне боярлар алдында кенәгинә Елена Глинскаяга тапшыра. Әйе, гәрчә тәхеттә олан кенәз утырса да. Әнә кая таба бара хәлләр Мәскәүдә. Әллә соң биредә дә, әйтик, мәмләкәт башына Сөембикә ханбикәне утыртырга җыеналармы?..
Башына шундый уйлар килүгә, Искәндәр эсселе-суыклы булып китте. Ул ни кылырга белми арлы-бирле йөренергә кереште. Ахыр артына да әйләнеп карамый өенә кайтып китте. Башта ул чишенми-нитми воевода Василий янына йөгерергә иткән иде, ишегалдында берәүнең йөренүен күрде һәм бу уеннан кире кайтты. Әйе, аның артыннан кемдер күзәтә. Аның кем икәнен беләләр. Хәер, аның бу хәлне яшергәне дә булмады. Яшергәне булмады, әмма берәүгә дә әйткәне дә булмады шикелле. Мәскәүдән ул дәвамлы рәвештә хатлар алды, үзе дә даими җибәреп торды – бары тик. Мәгәр Мәскәүдән бер генә боерык та алмады. Боерыкны аңа воевода Василий җиткерде. Иллә Василий кенәзгә ышануы кыен иде, нигездә, Искәндәр бары тик руханиларга буйсынды. Алар әмереннән башка ул аяк та атламас, чөнки алардан башка аралашмаска ул тәре үбеп ант итте. Воевода Василийның кыланышы аңа тагын, тагын ошамады. Ләкин тыңламый да булдыра алмады, чөнки ул, әйтүе хак булса, аның да иминлеген саклый иде.
Искәндәр тәмам чарасызланды. Ни кылырга тиеш ул? Нигә әле кадала-каплана өенә кайтты?.. Хәзер үк, хәзер үк сарайга йөгерергә һәм ханбикәнең Җангали хан яныннан чыкканын көтеп торырга.
Ул әйләнеп килгәндә, тупсабаш алгы якта шәм салучылар белән кызу-кызу ни турындадыр сөйләшә иде, Искәндәрне күрүгә, аның янына ашыкты.
– Искәндәр мөгаллим, ханбикә сине дәштергән иде, син каядыр китеп баргансың булып чыкты, – диде.
– Мин өемә генә кайтып килдем. Китабым оныткан идем. – Искәндәр куеныннан бер китап чыгарды. – Алган кебек идем үзе, – дигән булды аклангандай. – Ханбикә сораган иде.
– Сабыр ит, – диде тупсабаш Тинбай, Искәндәрнең аклануына колак та салмыйча. – Хәзер дәшәрләр.
– Колшәриф хәзрәтләре андамы, Булат бәк Ширин угылы Нургали дә андамы, китмәделәрме?
– Анда, мөгаллим, анда. Вәзир Коләхмәт тә, Ходайкол углан да.
– Кһм, – дип тамак кырды Искәндәр. – Озак утыралар. Хәзрәтләре Колшәрифне күрәсем килгән иде. Ул миңа бер китап ышандырган иде. Атасы, мәрхүм, урыны оҗмах түрендә булгыры, изге кеше иде. Борһан шәех исәптә түгел, ул Мәскәү ягын каерды, изге Мансур шәех турында әйтүем…
– Синең өчен изге, минем өчен исә гап-гади адәми зат иде, Искәндәр мөгаллим, – диде тупсабаш Тинбай. – Урыс кенәзе, башы яшь булса да, Польша-Литвага каршы сугыш башларга җыена икән, кһм, Җангали ханнан гаскәр сораган. Казанны үз йортым дип бара икән. Төшендеңме, мөгаллим, эшләр кая таба бара? Бөек кенәгинә олан кенәз мөһере белән әмер-үтенеч хаты җибәргән, воевода Василий иртән иртүк хатны Җангали ханга кертеп бирде. Хан тәмам аптырауда. Ханбикә аны тынычландыра.
Әнә ничек икән. Хангали хан Мәскәүгә атлы гаскәр җибәрергә тиеш, ә ханбикә Сөембикә моңа каршыдыр. Хан каршы. Җангали хан икеләнә булса кирәк йә булмаса гаскәр тупларга җыенгандыр, ә ханбикә үз тарафдарлары белән хәзер аны үгетлидер. Әйе, Мәскәүгә, җәһәннәмгә яу йөрү өчен гаскәр бирмәскә. Әйтик, нигә әле Идел буенда көн күреп, тереклек иткән татар халкы Ливония кадәр Ливониягә барып орышсын вә кан койсын ди! Хак Тәгалә, ханбикә хаклы. Тик бит Казан мәркәзе чынлап та Мәскәү кенәзе йорты. Җангали хан Мәскәүгә гаскәр бирүдән баш тарта икән, башы яшь булса да, урыс гаскәренең Казанга таба борылуы бар, һич булмас димә. Ә инде моның ахыры ни белән бетәсен күз алдына китерүе дә кыен. Мәхшәр булыр. 1524 елда Василий III Казан дәүләтенең көч-куәтен сындыру нияте белән яңа гына тәхеткә утырган Сафа Гәрәй ханнан вәгъдә-иман шартнамәсе ала ич. Сафа Гәрәй хан олуг кенәз ихтыярыннан чыкмаска, шартнамәгә тугры калырга, кирәк икән Мәскәүгә гаскәр белән ярдәм итәргә вәгъдә итсә дә, вәгъдәне бозып, урыс җирләренә үзе яу йөри башлый. Бу хәлгә җен ачуы чыккан Мәскәү кенәзе 1580 елда Казанга барымта йөри һәм каланы камый. Сафа Гәрәй хан мәркәзне саклап калу шарты белән яңартылган шартнамәгә кул куярга мәҗбүр була. Кенәз борылып кайтып китә. Әмма күп тә үтми Сафа Гәрәй хан Казан мәркәзеннән урыс сәүдәгәрләрен кудырта, алатларга адәм күтәрә алмастай салым сала. Мәскәү тарафдарлары булган алатлар ни кылырга белми күчеп китә башлыйлар. Әмма мәрхүм Василий III үз тарафдарлары алатларга бал-мал биреп, тегеләрне кире бора һәм Казан халкын Сафа Гәрәй тарафдарларына каршы котыртырга куша. Иңнәренә ишелгән көтелмәгән байлыктан алатлар ни кылырга белми торалар, ахыр Казанга таба кузгалалар. Татарлар буларак аларны туктатучы булмый, алатлар казанлыларның куштан түрәләренә мул-мул байлык өләшәләр, Сафа Гәрәйгә каршы чыгарга өндиләр. Гомер-гомергә акча-малга алданып яшәргә өйрәнгән казанлылар Сафа Гәрәйне кууга ирешәләр. Алар башында, әлбәттә, Булат бәк Ширин һәм аның даны илгә чыккан бикәсе Хөршидә торалар. Нәкъ менә алар, Сафа Гәрәй Казаннан чыгып китүгә, Мәскәү кенәзе Василий III гә хан бирүен сорап мөрәҗәгать итәләр. Василий III бик рәхәтләнеп Җангали ханны җибәрә. Бу хәл белән Мансур хәзрәтләре тарафдарлары да килешәләр, гәрчә ошбу тарафдарлар арасында бу хакта шактый зур бәхәсләр барса да. Ниһаять, Җангали хан Казан мәркәзе тәхетендә. Инде тәхетне тагын да ныгыту өчен, аны өйләндерергә кирәк. Кызы да табыла – Нугай илбашы Йосыф бәк кызы. Өйләнә Җангали хан. Бер ел үтә, гүзәл хатын бала тапмый. Казан халкы канәгать түгел, аларга кала нигезендә туган ир бала кирәк. Җитмәсә, Җангали хан Мәскәү воеводасы, чын мәгънәсендә явыз вә эчкече Василий Пенков сүзеннән чыкмый. Хәзер әнә шул сәяси өермәгә Искәндәр дә килеп керде. Аның бер дә сәяси эшләр белән шөгыльләнәсе килми, ул Сөембикә ханбикәгә гашыйк. Гашыйк кына аз, ул ансыз яши алмый башлады. Җәһәннәм төбенә олакса ни булган сәясәтләренә. Ул аны ярата, ансыз яши алмый. Төшләренә керә, төннәрен саташып чыга, күзалдында ул да ул. Илереп-исәрләнеп йөрер хәлләргә калган мәлләре булгалый. Тик кемгә әйтә ала бу хакта. Юк, әйтә алмый. Ә бит ханбикәнең аңарда гаме дә юк, күрә-күзәтә ич! Әмма барыбер мәхәббәтеннән ваз кичмәс. Ул бүген-иртәгә ислам динен кабул итәр, мәчеткә йөри башлар. Колшәриф шәех белән аның шул хакта сөйләшәсе килә. Ул үзе генә белә, митрополит шымчысы Александр Глазатый Сөембикә ханбикәгә булган мәхәббәте аркасында гына ислам динен кабул итте, аның белән теләктәш, диндәш булу өчен, һич кенә дә сәяси чарасызлыктан түгел. Әйе, Искәндәрнең өмете-теләге, уе-хисе зурдан иде – Сөембикәне, һич югы, бер мизгелгә бәхетле итү. Тик ханбикә күңелендә Искәндәрнең мәхәббәте кайтаваз табармы?! Искәндәр газиз мәхәббәтен үзе белән гүргә алып кереп китмәсме?.. Тик онытмасаң иде, Лександр, син бит чынында христиан. Митрополит Даниил яисә Макарий сине җир астыннан табып алырлар…
Читать дальше