Мөсәгыйт Хәбибуллин - Сайланма әсәрләр. Том 5. Сөембикә ханбикә һәм Иван Грозный. Айбиби / Избранные произведения. Том 5

Здесь есть возможность читать онлайн «Мөсәгыйт Хәбибуллин - Сайланма әсәрләр. Том 5. Сөембикә ханбикә һәм Иван Грозный. Айбиби / Избранные произведения. Том 5» — ознакомительный отрывок электронной книги совершенно бесплатно, а после прочтения отрывка купить полную версию. В некоторых случаях можно слушать аудио, скачать через торрент в формате fb2 и присутствует краткое содержание. Город: Казан, Год выпуска: 2013, ISBN: 2013, Жанр: Историческая проза, russian_contemporary, tt. Описание произведения, (предисловие) а так же отзывы посетителей доступны на портале библиотеки ЛибКат.

Сайланма әсәрләр. Том 5. Сөембикә ханбикә һәм Иван Грозный. Айбиби / Избранные произведения. Том 5: краткое содержание, описание и аннотация

Предлагаем к чтению аннотацию, описание, краткое содержание или предисловие (зависит от того, что написал сам автор книги «Сайланма әсәрләр. Том 5. Сөембикә ханбикә һәм Иван Грозный. Айбиби / Избранные произведения. Том 5»). Если вы не нашли необходимую информацию о книге — напишите в комментариях, мы постараемся отыскать её.

Татарстан Республикасының халык язучысы, Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Мөсәгыйт Хәбибуллин әсәрләренең бу томында «Сөембикә ханбикә һәм Иван Грозный», «Айбиби» романнары тәкъдим ителә.
В этот том произведений народного писателя Республики Татарстан, лауреата Государственной премии имени Г. Тукая Мусагита Хабибуллина вошли романы «Сөембикә ханбикә һәм Иван Грозный», «Айбиби».
В формате PDF A4 сохранен издательский макет книги.

Сайланма әсәрләр. Том 5. Сөембикә ханбикә һәм Иван Грозный. Айбиби / Избранные произведения. Том 5 — читать онлайн ознакомительный отрывок

Ниже представлен текст книги, разбитый по страницам. Система сохранения места последней прочитанной страницы, позволяет с удобством читать онлайн бесплатно книгу «Сайланма әсәрләр. Том 5. Сөембикә ханбикә һәм Иван Грозный. Айбиби / Избранные произведения. Том 5», без необходимости каждый раз заново искать на чём Вы остановились. Поставьте закладку, и сможете в любой момент перейти на страницу, на которой закончили чтение.

Тёмная тема
Сбросить

Интервал:

Закладка:

Сделать

Әйе, воевода Василий Пенков кисәк кенә аның күңеленә кара шом салды – ул аның боерыгын үтәргә тиеш. Һәм тиештер дә. Ә син ханбикә кадәр ханбикәгә гашыйк булып, аңа багышлап шигырьләр тезәсең, тарихка язам дип тырышып, төннәрең йокысыз үткәрәсең. Алай димә, димә алай, син хәзер дә аның ягымлы күз карашыннан аягына төшеп, итек башын үбәргә әзерсең. Һәм җай чыкса үбәр дә.

Мәгәр кем урысларга каршы фетнә оештыра бүген? Әнә шул син гашыйк булган Сөембикә ханбикә түгелме? Җангали ханны ул җиңгәндер. Аннары ул сәяси хәлләрдән гомумән ерак йөрде, сәләте дә, теләге дә булмады. Ул курчак хан иде, курчак хан булып калыр да. Казан халкы каланы урыс басты дип зарлана. Бу хакта Искәндәр һәр җирдә ишетеп йөри. Хак Тәгалә ич, ачу килмәслек тә түгел, хансарайда алар, урам кибетләрендә янә урыс сәүдәгәрләре, гәрчә күпчелеге татар сәүдәгәрләре булсалар да, урыс товарларын саталар. Кыскасы, алыпсатарларның күбесе урыслардан, хәтта тамгачылар арасында да кызыл йөзле урыслар күренгәли башлады. Моңа кадәр казанлылар, ризасызлык белдерсәләр дә, коралга тотынмадылар – зарландылар, сукрандылар, орыштылар һәм оныттылар, әллә гадәтләнә башладылар, әллә килештеләр. Ә менә соңгы көннәрдә казанлылар янә кайный башлады. Иң башлап моңа Искәндәр игътибар итте, чөнки канәгатьсезлек урамнан сарайга үтеп керде, әмма бу хакта Искәндәр воевода Василийга әйтмәде, әйтергә дә җыенмый. Күңеле белән инде ул мөселман, ислам динен кабул итте. Тик барыбер эчне нидер тырный, ниндидер ялгышлык кыла кебек. Әйе, гафу ителмәслек ялгышлык. Фетнә купса, һич булмас димә, бер җайдан аны да дар агачына асып куярлар. Асмасалар да, көн күрсәтмәсләр. Анда инде үлепләр гашыйк булган ханбикәсе дә аны коткара алмас. Аннары, нишләп соң әле ул аны коткарсын ди?! Ул бит хәтта аның гашыйк икәнен дә белми. Фетнә вакытында халык тәмам котыра, ата – улны, ана кызны белми. Борынгылар: «котырган кешене котырган эт тә туктата алмас», – дигәннәр.

Искәндәр арлы-бирле йөренде, тәмам алҗып түмәргә утырды. Шулчак ишек ачылды, аны Сөембикә ханбикә дәшә дип кычкырдылар. Искәндәр каударланып торды, башын иятөшеп, тәхет бусагасын атлады һәм һәммәсе белән дә бил бөгеп, күкрәгенә уң кулын куеп исәнләште, аннары утырып дога кылды. Доганы кычкырып әйтте, барысы да ишетте.

– Утыр, түрдән уз, мөгаллим, кем, Искәндәр, – диде Җангали хан. – Хакмы шул, Искәндәр мөгаллим, Колшәриф мелла әйтә, син ислам динен кабул итеп, мәчеткә йөрергә җыенасың икән. Һәм моңа воевода Василий каршы төшкән икән, хәтта сиңа янаган, имеш.

– Хак Тәгалә, ханиям, андый хәл булды. Мин чынлап та ислам динен кабул итәргә булдым, воевода Василий миңа янады, әмма мин аны тыңламадым.

– Хуш, Искәндәр мөгаллим, хуш. Инде хәзер ни кылырга исәп тотасың?

– Кыласын кылдым инде, ханиям. Мин – мөселман. Ля иләһә иләлләһү, Мөхәммәдүр-рәсүлү-лаһи! Аллаһы Тәгалә, Мөхәммәд галәйһиссәлам вәссәллам Аллаһы Тәгаләнең рәсүледер, ягъни илчеседер. Кәлимәтүш-шәһәдәти. Әшһәдү әл ла иләһә илләл-лаһу вә әшһәдү әннә Мөхәммәдән габдүһү вә рәсүлуһү…

– Мөхәммәд галәйһиссәламнең атасы кем? – дип сорады Колшәриф шәех.

– Габдулла бине Габделмоталлип бине Һашимдыр, шәех.

– Анасы кем?

– Ваһап кызы Әминәдер.

– Мөхәммәд галәйһиссәлам кайда туды?

– Мәккәдә туды.

– Ничә яшендә пәйгамбәрлек килде?

– Кырык яшенә җиткәч, Аллаһы Тәгаләдән хәзрәте Җәбраил фәрештә аркылы пәйгамбәрлек килде.

– Пәйгамбәр булгач, Мәккәдә ни эшләде?

– Унөч ел бик тырышып, халыкны иман китерергә өндәде.

– Аннан соң кайда барды?

– Аллаһы Тәгаләнең рөхсәте белән Мәккәдән Мәдинәгәһиҗрәт кылды, ягъни күчеп килде.

– Ничә яшендә вафат булды?

– Мәдинәгә баргач, унынчы елда, алтмыш өч яшендә.

– Пәйгамбәр булгач, дөньяда ничә ел торды?

– Егерме өч ел тереклек итте.

– Егерме өч ел эчендә Аллаһы Тәгалә аңа нәрсә иңдерде? Хәзрәте Җәбраил галәйһиссәлам аркылы изге китабыбыз Коръәнне иңдерде.

– Инде иман китерүеңне расла, мөгаллим Искәндәр.

– Амәнтү бил-лаһи вә мәләикәтиһивә көтөбиһи вә рәсүлиһи вәлйәүмил-ахири вәлкадәри хәйриһи вә шәрриһи минәллаһи Тәгалә вәл-бәгъси бәгъдәл-мәүти.

Колшәриф һәммәсенә дә күз йөртеп чыкты, карашын ханда туктатты, килешеп ияк какты.

– Воевода Василий сине ни дә булса кылырга ирексезләдеме, мөгаллим Искәндәр? – дип сорады Җангали хан.

– Мин ул кешедән куркам, ханиям. – Әйткән сүзе әйләнә-тирәдәгеләргә ничегрәк тәэсир итте икән дип, Искәндәр башын күтәреп һәммәсенә күз йөртеп чыкты. – Ул мине үз янына дәшә, сораштыра.

Читать дальше
Тёмная тема
Сбросить

Интервал:

Закладка:

Сделать

Похожие книги на «Сайланма әсәрләр. Том 5. Сөембикә ханбикә һәм Иван Грозный. Айбиби / Избранные произведения. Том 5»

Представляем Вашему вниманию похожие книги на «Сайланма әсәрләр. Том 5. Сөембикә ханбикә һәм Иван Грозный. Айбиби / Избранные произведения. Том 5» списком для выбора. Мы отобрали схожую по названию и смыслу литературу в надежде предоставить читателям больше вариантов отыскать новые, интересные, ещё непрочитанные произведения.


Отзывы о книге «Сайланма әсәрләр. Том 5. Сөембикә ханбикә һәм Иван Грозный. Айбиби / Избранные произведения. Том 5»

Обсуждение, отзывы о книге «Сайланма әсәрләр. Том 5. Сөембикә ханбикә һәм Иван Грозный. Айбиби / Избранные произведения. Том 5» и просто собственные мнения читателей. Оставьте ваши комментарии, напишите, что Вы думаете о произведении, его смысле или главных героях. Укажите что конкретно понравилось, а что нет, и почему Вы так считаете.

x