– Күзлебүкән, урысча «елга» ничек була? – дип сорады.
– Мин – Күзлебүкән?! – дип гаҗәпләнде Искәндәр. – Мин— Искәндәр, туташ, Искәндәр, Лександр. Ә «елга», туташ, безнеңчә «река» буладыр. Шундый җыр да бар бездә: «Течёт река широкая…»
– Анысы ни дигән сүз?
– Киң елга ага да ага яисә агадыр да агадыр киң елга…
Җәмилә аңа көлемсерәп карап торды-торды да куе үлән арасыннан баш калкытып торган күкбаш чәчкәсенә таба китте.
Ләкин Искәндәр, авыррак гәүдәле булса да, чәчкәне алдан килеп өзде һәм Җәмиләгә сузды.
– Рәхмәт, күзлебүкән.
– Күзлебүкән – минем кушаматым, туташ. Искәндәр мин, Лександр, димәк.
– Шушы чәчкәне кулыңнан алуга, мин сиңа Искәндәр дия башлармын шикелле. Гәрчә үзеңне яратып бетермәсәм дә.
– Минем бабамны да, атамны да Күзлебүкән дип йөрткәннәр. Ә сез аны һичкемнән ишетми әйттегез, хәйран калмалы хәл.
– Һәр кешенең кушаматы йөзендә булыр, диләр, Искәндәр.
– Минем күземдәме?
– Күзләреңдә.
– Исем йөк түгел, туташ, иңгә төшеп ятмый. Безгә бергә эшлисе.
– Сез хаклы, Искәндәр әфәнде, – диде Җәмилә һәм Сөембикә ягына карап көрсенеп куйды.
Алар куе үлән арасыннан янәшәдән киттеләр. Әле анда, әле монда кызыл, сары, ак вә зәңгәр чәчәкләр таҗларын җәеп утыралар, үлән кыяклары кеше хәрәкәтен сизгәндәй сискәнеп, селкенеп калалар… Биектә-биектә өзелеп-өзелеп тургай сайрый, күк йөзе белән җиһан тигезләшкән югарылыкта ялгыз тилгән канатларын җилпеми генә үзенә корбан күзәтә. Сөембикәнең су буеннан китәсе килмәде. Ул әле һавадагы тилгәнгә карады, әле тургай моңына колак салды. Шул тилгән кебек күккә күтәреләсе иде дә әкиятләрдә генә ишеткән Каф таулары артына китәсе иде. Мөгаллимәсе Җәмилә әйтә: ул тарафларда җәннәттәй урыннар бар, кыш булмый, кар яумый, ә гөлләр җәй буена, ел тирәли шау чәчкәдә утыралар, ди. Аны, Сөембикәне, Кара Идел буена, салкын якларга алып баралар. Ул инде беркайчан да Каф тавы артын күрмәс, җәннәттәй урыннарга күз ташламас. Булачак ире – хан. Иллә ниндирәк ул? Сөембикә белми иде. Шул ук вакытта күз алдына китерергә дә курка. Әле аның күз алдына юантык карсак гәүдәле, ямьсез йөзле берәү булып килә, әле кай ягы беләндер Юныс абасына охшата. Сөембикә, шушы бәйләнчек уйларыннан арынырга теләп, авыз эченнән генә җырлый башлый. Әнә олау да күренде. Кинәт кенә аның күңелен әллә ниткән шатлыклы хис биләп алды. Ошбу олау, йөзләгән-меңләгән кеше аны озата бара ич, алар аның һәр теләген үтәргә әзер торалар. Тиздән олау елга буена җитәр, һәм Сөембикә вәзир Тәбигә «менә шунда, су буенда кунабыз» дияр. Атасының вәзире аңа каршы төшмәс, карусыз буйсыныр, чөнки ул – тиздән ханбикә буласы кеше.
Сөембикә җырлый-җырлый ярга күтәрелде, аның тавышын ишетепме, ишен сагыныпмы, һавадагы тургай, таш кебек атылып, куе үләнгә төшә һәм шым була. Сайрар кош та моңга сусар икән. Әллә соң нәнәш кош хан кәләшен якыннанрак күрергә дип төштеме? Күр, күзәт, нәнәшем: аның өстендә балитәкле алсу күлмәк, яка вә итәкләре кеш тиресе белән каелган, көмеш белән тукылган яшел камзул, куе зәңгәр төстәге бәрхеттән тегелгән калфагының читләренә энҗе-мәрҗәннәр тезелгән, маңгай өстендә, урта бер җирендә, синең күзең хәтле генә асылташ. Муенса ефәк яулыгын җил суырып алып китмәкче, иллә иясе моңа бер дә игътибар итми, аның күз карашы килеп яткан олауда, офык читенә качып барган кояшта. Кичке кояш нурында калфактагы асылташ җем-җем итеп китә, һәм гүя кызның йөзенә ялкынлап ут каба. Сөембикә мөгаллимнәрен куып җитте. Искәндәр мөгаллимәгә тел өйрәтә иде.
– тургай урысча – жаворонок, ә елга, – әйткәнемчә,река, кыз – девица, кәләш – невеста. Суюмбика – невеста, димәк, кәләш, – диде Искәндәр һәм, сирәк тешләрен күрсәтеп, Сөембикәгә таба борылды.
– Ә сиңа татар телен кем өйрәтте, Искәндәр?
– Әнием половчанка иде. Ул мине җырлый-җырлый әлли-бәлли йоклатыр иде, әлли-бәлли итәдер, татлы йокыга китәдер…
– Димәк, син ни урыс түгел, ни татар түгел, – диде Җәмилә, көлә-көлә. – Ягъни син, Искәндәр мөгаллим, сандугач та түгел, карга да түгел, син – саескан.
– Саескан, сорока мин. Да, да, мин – сорока. Хак әйттең, Ямилә туташ.
– Ямилә түгел, Җәмилә, мөгаллим Искәндәр. «Җ» диген әле, әйтик, җилкән, җиләк-җимеш.
– Жиләк-жимеш тамлырак.
– «Ж-ж» түгел, «җ», ертык аваз.
– Мин өйрәнермен, Жамилә туташ. Тырышырмын.
– Мин сине татарчага өйрәтермен, Искәндәр мөгаллим, син мине урысчага. Килештекме?
– Жамилә туташ! Сез мине гаҗәпләндерәсез. Мин – Сөембикә колы. Йосыф бәк шылай диде. Димәк, мин сезне урысчага үрәтәм, ә сез мине…
Читать дальше