Ниһаять, галдыр-гөлдер сөйләнә-сөйләнә, эчке яктан атасы белән яучы Ибраһим морза чыктылар. Икесе дә Сөембикә янына килделәр, дәү, олпат гәүдәле Ибраһим морза хан кәләшен күздән кичерде дә, колагына иелә төшеп: «Балакай, син суеп каплагандай мәрхүмә анаң икәнсең ич», – диде. Атасы аның бу сүзләрен ишетте бугай, тамак кырды. Әйе, Сөембикә белә, аның гүзәллегенә вә матурлыгына күпләр соклана, күпләр күрүгә хәйран кала, иллә чибәрлектәме бәхет: бара бит әле әнә шүрәледәй адәмгә кияүгә. Сөембикә булачак киявен вә ир-канатын күрмәсә дә, күз алдына китерә иде инде. Бик күп сөйләделәр, бик чуарлап мактадылар, хәтта күңелендә тискәре хис уяттылар. Арада мактаганнары булды, шул ук вакытта җиргә салып таптаганнары да булмады түгел, әмма кияү турында яучы Ибраһим морза теге якка да, бу якка да бер кәлимә сүз әйтмәде, гүя үз угылына димләргә килгән, үз угылына кәләш алып кайта иде. Ләкин яучы мактамаса да, Сөембикә белә: Җангали – Казан ханы. Аңа шул бик җиткән.
Юныс абасы, гаскәре каршында атын җилкендереп, арт аякларына бастырды. Җәмилә мөгаллимә белән сеңлесенә сәлам юллагандай итте.
– Йә, кызым, Аллага тапшырдык, – диде Йосыф бәк һәм билге итеп кулын күтәрде. – Юныс углан, кузгат! – дип кычкырды.
Сөембикәне бер ягыннан Ибраһим морза, икенче ягыннан атасы җитәкләде һәм алар, болдырдан төшеп, мичәүләп җиккән арбага якынлаштылар. Күңеле тулышкан булса да, күз яше юк иде. Атасы аның беләген кысып-кысып куя, гүя теле белән әйтә алмаганны кулы белән әйтергә тели иде. Арба янына җитүгә, каршыларына вәзир Тәби килеп басты, янында күрер күзгә сөйкемле генә адәм.
– Шөһрәтлем, менә ул адәм, илче Тургай калдырган мөгаллим, – диде вәзир Тәби, ят кешене алгарак этәреп.
Йосыф бәк урыс мөгаллиме ягына күз сирпеп кенә алды да:
– Икенче арбага утырт, кузгалабыз, – диде.
– Кем бу адәм? – дип сорады Сөембикә атасыннан.
– Синең колың булыр, урыс теленнән сабак бирер. Аты Александр, безнеңчә Искәндәр, – диде атасы, гелән исе китмичә. – Ошбу адәм, балакай, синең рөхсәтеңнән башка беркая да китмәс. Әйдә, Җәмилә туташ, Сөембикә кызым, утырыгыз, кузгалабыз.
Сөембикә күлмәк итәген чеметеп кенә тотты да арбага менеп утырды, аның артыннан Җәмилә күтәрелде. Шуны гына көткән кебек, олаубаш:
– Кузгалдык! – дип кычкырды.
Шул мәлне Йосыф бәк кабаланыбрак арба үрәчәсенә килеп тотынды һәм янәшәдән атлап бара башлады. Гадәттә, Йосыф бәк кияүгә биргән һәр кызын басу капкасына кадәр генә озата торган иде, нишләп соң әле ул бу гадәтен бозарга тиеш, аннары, моңа кадәр ул бер генә кызын да бу чиккә җитеп хәвефле сагыш белән озатканы юк иде, кызына кияү чыккан саен кинәнер, куаныр иде. Монда исә гүя күңелгә чуерташ салганнар: тамак төбендә яшь төере, күзләрдә яшь дымы.
– Кодрәтем җитсә, Казанга кадәр шулай озата барыр идем сине, балакаем. Картлык килде, кичер мине, – диде ни өчендер көтмәгәндә Йосыф бәк. – Төрле чакларым булгандыр.
Атасының гасалы вә дулкынланган сүзләрендә, калтыравык тавышында хиссияти йөрәк сагышы күреп, Сөембикә тулышкан күңелен тыя алмый елап җибәрде.
– Син, син мине беркайчан да рәнҗетмәдең, атам, әтием бәгърем. Беркайчан да каты дәшмәдең. Әтием дә, анам-әнием дә син булдың, – диде Сөембикә, яшькә тыгылып.
– Кызым бәгърем, хәбәрең җибәреп тор, хат яз, атаңны онытма. Мин сине һәрдаим юксынырмын, кызым…
– Әтием бәгърем, бәхил бул. Бәхиллә кызың, әтием. Мин сиңа күп мәшәкать тудырдым. Әллә яңадан күрешәбез, әллә юк, бәхил бул, әтием, бәхил бул!
Йосыф бәккә шул җитә калды, ул кызының кулларын кушучына алды да йөзе белән капланды. Башын күтәргәндә, бәкнең күзләре мөлдерәп яшь белән тулган иде инде.
Кайдандыр, уйламаган җирдән, таякка таянган кендек әби килеп чыкты һәм титаклый-титаклый арбага якынлашты.
– Хуш, балакай, хуш, атаң рәнҗетмәдең, тәүфыйклы булдың, ил-атаң йөзен якты итәрдәй мал белән китәсең. Хуш, ак юл сиңа!
– Рәхмәт, әбекәй, рәхмәтләр яусын сиңа. Менә сиңа нәзер итеп яулыгым калдырам, минем төсем итеп тотарсың! – дип, Сөембикә башына бөркәнгән яулыгын кендек әбигә сузды. Кемдер, вәзир Тәби бугай, яулыкны элеп алды да карчыкка тоттырды һәм арбадан читкәрәк алып китте.
Ул арада олау басу капкасына җитте. Йосыф бәк капканы чыгуга туктады, янына килеп баскан яучы Ибраһим морзаның иңенә авыр кулын салды.
– Сакла баланы, Ибраһим кордаш, сакла, үз балаңдай күр. Казан сиңа ят булмаса да, аңа ят булыр. Киңәшеңнән ташлама, хәлен белеп тор. Ул-бу була калса, тиз генә хәбәр ит. Йосыф бәк үз кодрәтендә әле. Ишетәсеңме, Ибраһим морза, сиңа әйтәм!
Читать дальше