– Нәрсәне онытмаска кушкан, илче, ул хатын?.. Әйе, тәхеткә яңа арты тигән хатын, дим?..
– Олуг бәк, Кырым ханы Казан мәркәзенә кул салмакчы. Миңа калса, Җангали хан безгә дә, сезгә дә тугры калыр кебек. Ике арада кан коюны туктатырга вакыттыр. Сезгә мәгълүм булса кирәктер, углан морзалар урыс җирләренә еш кына яу йөриләр. Бу хакта сезнең белми калуыгыз да бар, шөһрәтлем, иллә бу хактыр. Рәсәйнең угланнарын, синең угланнарың белән аркадаш итәсе иде, олуг бәк… Ике арадагы иминлек хакына.
Йосыф бәк бер нәрсәне анык белә иде – Җангали хан Казан тәхетенең ихласи хөкемдары түгел, Казан дәүләте белән, һәрхәлдә, Казан мәркәзе белән Мәскәү воеводалары хакимлек итә. Җангали хан анда курчак кына. Сөембикә кызы Казан кәләше булып алса, тора-бара хөкем итүне үз кулына алыр. Сөембикәнең ил белән идарә итә алуына атаның иманы камил иде.
– Менә нәрсә, илче. Аллаһы Тәгалә алдында бар халык та бертигез булса да, мин – мөселман адәме. Безнең борынгы ата-бабаларыбыздан килгән йолаларыбыз, гореф-гадәтләребез бар. Туран-төрки дөньясында, гадәттә, яучыны егет үзе җибәрә торган иде. Ошбу йоланы вә гореф-гадәтләрне шәригать кануннары да кабул итте. Илче Тургай, Йосыф бәкнең теләген белеп торсаң иде: ханзадәнең үзеннән яучылар килмичә, син миңа Җангали турында бер кәлимә сүз дә әйтмә. Холкым-гадәтем беләсең, Нугай даласына беренче тапкыр гына килүең түгел кебек.
– Баш өсте, олуг бәк, кичерә күр илчене. Яучылар юлда инде – бүген-иртәгә Сарайчыкта булырлар, – диде Питәй Тургай, баш ия-ия.
– Син – илче. Илче кеше бүген монда, иртәгә Мәскәүдә дигәндәй, ханзадәдән яучылар килмичә, кызымның яманаты таралса, мин сине нишләремне күз алдына китерәсең булса кирәктер, Тургай.
– Олуг бәк, берәү дә ике баш белән тумый. Ышаныгыз, яучылар килер. Миндә бары бер теләк: Казан мәмләкәте сезнең дә, безнең дә ышанычлы аркадашыбыз булсын иде.
– Аркадаш булу өчен, безгә бер чиркәүгә кереп тәреүбәргә туры килер бит, Тургай. Мине анда бәйләп тә кертә алмаслар, мин муенына кенәз элмәген элгән Исмәгыйль энем түгел. Сез, чиркәүгә кереп, кылган гөнаһларыгызны ярлыкауны сорап гыйбадәт кылып чыгасыз да янә гөнаһ кылырга, кеше үтерергә рөхсәт аласыз. Без бары тик Аллаһы Тәгалә алдында гына җавап бирәбез. Сурәт вә потка табынучылар буларак, сез – мәҗүсилектән ерак китмәгән халыктыр. Кеше рухи яктан изге вә гадел, нинди генә дингә табынмасын, кешегә ярдәм кулы сузарга тиеш. Син кылган гөнаһны үзе үк муеннан гөнаһка баткан митрополит Макарий йә поп ярлыкый. Син шуңа ихластан ышанасыңмы? Адәм баласы кылган гөнаһны адәм баласы ук җуя аламы, аның моңа кодрәте җитәрлекме?.. Юк, Тургай, юк, җуя алмый, моңа аның хакы юктыр. Кылган гөнаһтан адәм баласын бары тик Аллаһы Тәгалә коткара ала, моны да ул теге дөньяда, ахирәттә эшләр. Адәм баласын исламда кылган гөнаһлары өчен Аллаһы Тәгалә тәмугкача эзәрлекли, йокыдан калдыра, тормышын әрнүле, үкенечле итә. Моңардан котылу өчен бәгъзеләре дөньялыкта изгелек кылып калырга тырышалар, бәгъзеләре вафатыннан соң мәңге, ягъни кыямәт көнгә кадәр тәмугта яналар.
– Олуг бәк, Исмәгыйль энегез чиркәүгә кереп тәре үпмәсә дә, мәрхүм Василий кенәз белән туганнарча тату яшәде.
– Хактыр, мөселман кешегә чамадан ашып ярсу, тиктомалга ачулану хәрәм эш кылуга тиңдер. Ошбу бәндә кыямәт көндә иң каты газапка тартылачак. Ул гынамы, кылган гөнаһысы өчен дөньялыкта ук җәза күрәчәк. Кем тарафыннан? Менә анысы Аллаһы Тәгалә кулында инде, чиркәү атасы кулында түгел, Тургай. Синең саф һәм пакизә хатынны рәнҗеткәнең булдымы? Хәтерләмим, дисең. Ә мин хәтерлим, Тургай, хәтерлим. Сөембикә кызымның анасын рәнҗеткән идем. Юк, зина кылганы өчен түгел, Аллам сакласын, ул изге зат мине үлепләр сөяр иде. Вафат булганчы, аның кырына кайтып җитә алмадым. Дөньялыкта саубуллаша алмадым мәрхүмәм белән. Менә ни өчен гөнаһлы мин, Тургай. Баланы йолып алалар, ә ул җан тәслим кыла. Фаҗигале үлем. Кешенең тәкъдире җитмәгән булса, Газраил пәйгамбәр үлем фәрештәләрен җибәреп, адәм баласының җанын күккә иңдермәгән булсалар, адәм баласына үлем килә икән, ул фаҗигале үлем була. Ә фаҗигале үлем белән дөньядан киткән бәндәнең җаны күккә ашмый, адәмнәр арасында тилмереп йөри һәм затын үлемгә тарткан кешедән өрәк сурәтендә үч ала башлый. Минем Сөенбикәм дә фаҗигале үлемнән китте. Мин шуннан җәфаланам, Тургай. Дүрт хатын белән торган кешегә тагын ни җитми дип әйтүең бар, Тургай. Мин күрәм бит, ирен читең белән елмайгандай иттең. Тик ялгышмасаң иде, Тургай. Аллаһы Тәгалә ишне ишкә тиңләп адәм балаларына җан бирер, ди. Ул хатын минем җаным иде, Тургай. Калганы шәригать канунына таянып кылынды. Бары тик. Менә ни өчен кадерле ул кыз бала миңа, Тургай.
Читать дальше