– Сиңа хөрмәтем зурдыр, Ибраһим морза. Синдәй кеше Сарайчыкка юк-бар йомыш белән йөрмәс. Әйе, әүвәл йомышың җиткер, кем, Ибраһим.
– Туран-төрки дөньясының ныклы терәге булган хөрмәтлем бәк Йосыфҗан, мин сиңа адәм баласы күтәрә алмастай йомыш белән килдем бит әле. Синдә җәннәт фәрештәләреннән фатиха алган, бер бите ай, бер бите кояш гүзәл кыз бар, миндә егет янында егет, хан янында хан булган Җангали ханзадә. Әлхәмдүлилләһи, синең ат-исемең туран-төрки дөньясында зурлап телгә алына, йөк-йомышым үтәр өчен куана-кинәнә килдем. Исмәгыйль энең кебек син беркайчан да урыска тәлинкә тотып яшәмәдең, мөслим-мөселманга һәрчак ярдәм кулы суздың, Аллаһы Тәгалә ярдәме белән килгән мал-мөлкәтен олысына олылап, кечесенә кечерәйтмичә гошер вә сәдакасын бирдең, моннан далаңда малың, калаңда халкың кимемәде, киресенчә, ишәя, мулая барды, Аллаһы Тәгалә ярдәме белән берне ике итеп, икене дүрт итеп үзеңә дә килә торды, иншалла, ары таба да рәхмәтеннән ташламас. Иш янына иш бирер, куш янына – куш. Боерган итсә, фәрештәләр үбеп үстергән кызың Казан тәхетенә барып утыргач, ул байлыгың тагын да ишәер, казнаң тагын да тулыланыр. Әйе, олуг бәк, синдә кул-аягы исән, акылы камил, бер бите ай, бер бите кояш кыз бала бар, миндә хан кадәр хан Җангали ханзадә. Әнә шул ике затны бер түшәктә йоклатып, Ходай кушып, Казан тәхетенә үз ханын күрергә насыйп итсен иде. Кабул итсәң кабул ит, Җангали хан яучысын, олуг бәк Йосыфҗан, кабул итмәсәң – ачык ишегеңә күрсәт. Кулым үземдә, аягым кесәмдә түгел, телем тыярым да чыгып китәрем. Инде кабул итәргә ниятлисең икән, сиңа гомерем буена игелек кылу турында кайгыртып яшәрем, инде кабул итмисең икән – рәнҗемәм, белмәгән-күрмәгән кешең түгелмен, аяк астыңа туфрак итеп салмассың, иншалла. Нишләмәк кирәк, хәсрәтем булыр, иллә күзем тырный-тырный еласам да сер бирмәм, борылып, Казаныма кайтып китәрмен. Иллә, олуг бәк, игелегең вә кодрәтең беләм, кордашың вә кардәшең шул чиккә җиткермәссең, әлхәмдүлилләһи, гаҗәбәгә озатмассың. Галәм – кояшсыз, күк йөзе айсыз булмас, ди, мин бахырың синең кулыңда, яткырып суксаң да, артыма тибеп чыгарып җибәрсәң дә зарланмам. Синдәй изгедән каһәр алу минем өчен үзе бәхеттер, олуг бәк.
Йосыф бәк кулын күтәрде, бу – җитеп торырга ишарә иде.
– Туры әйткән туганына ярамас, ди безнең халык. Кызым Сөембикәне Җангали ханзадәгә теләп бирмим, Ибраһим морза. Телең телгә йокмый, сандугач кебек сайрадың, телеңә саескан төкергән диярсең, иллә алган товарың бәһасездер, ә менә тәкъдим иткәнең нәселсездер. Корыган нәсел, сатылган. Турысын әйтим, Ибраһим морза, Җангали ханны яратмыйм. Ишетеп кенә булса да беләм: холкы ташка үлчим, ихтыярсыз, кыяфәте турында әйтеп тә торасым килми.
– Олуг бәк Йосыфҗан, Җангали ханзадә Казан тәхетенә унбиш яшендә утырды. Бүген ул да үзгәрде, атны да бит йөгән салмыйча белеп булмый. Халык теленә сөйкемсез сөякле Җангали хан дип кереп калса да, кеше янында – кеше, хан янында – хан.
– Бу хакта мин ишеткән идем инде, Ибраһим морза. Син телгә беткән кеше, синең белән ярышу җәяү төлке куу белән тиңдер. Мин риза, Ибраһим морза. Тик бер шарт куям: кызым белән үзең сөйләшәсең… Синең кебек телгә беткән кешегә җавап тапса ул табар, Аллага шөкер, акылы камил, зиһене саф бала. Син беләсең булса кирәк, ул баламны мин үзе теләмәгән адәмгә кияүгә бирә алмыйм. Сөйләшерсеңме, вәгъдәме?..
Ибраһим морза бәкнең аягына төште.
– Йә-йә, тор, кыланып маташма, – диде Йосыф бәк һәм артына каерылмый гына бармак шартлатты. Шундук табакка салып кытай касәләрендә кымыз керттеләр. Ләкин Йосыф бәк кымызчыдан аш касәсе сорап алды һәм, Ибраһим морза тарафына ым кагып, күрмисеңмени ошбу адәмнең олпат гәүдәсен, син китергән касә аның кече теленә дә җитмәячәк дигәндәй, кечкенә өстәл китерергә кушты. Шуннан соң гына үз кулы белән Ибраһим морзага зур аш касәсенә кымыз салды. Ибраһим морза борынга әчкелтем-төчкелтем килеп торган касәне алды да, бисмилласын әйтеп, күтәреп эчеп куйды.
– Изгегә юрадык, Ибраһим морза, – диде Йосыф бәк.
– Амин, шулай була күрсен, йа Рабби, – дип, Ибраһим морза буш касәне өстәлгә куйды, очлары агара башлаган мыегын сыпырып тамак кырды. Бу аның «Кымызыңны кызганмасаң, тагын берне кой әле, Йосыф бәк» диюгә ишарә иде.
3
Җәй башы. Тугай-далалар шау чәчкәдә. Йосыф бәк сарае каршында йөзләгән олау, төк-төк товар төягән дөяләр. Сөембикә болдырга чыгып баскан да әтисен көтә. Хан кәләшенең уң кулында Җәмилә мөгаллимә, Йосыф бәк аңардан ризалык алган, күрәсең, ул да Сөембикә белән китәргә дип чыккан, сул ягында үги аналары. Алар дүртәү, дүртесе дә атасының хәләл җефетләре. Йосыф бәк аларның һәммәсенә дә йорт-каралты салдырып бирде, нәүбәти барып куна, берсен дә өстен күрми. Өстен күргән хатыны күптән гүр иясе булган инде, әнә шул хатыннан туган кыз да, ниһаять, кияүгә китә. Моны үги аналар күптән телиләр иде инде, Сөембикә аларга беркайчан да начарлык кылмаса да, Йосыф бәк белә иде: яратып бетермиләр аның сөйкемле кызын үги аналар, көнлиләр. Инде Сөембикә китә, инде бушанып калырлар, тар араталы күңелләре киңәер, көнләшер кешеләре калмас. Чөнки егетләрнең асыллары ни сәбәпледер әүвәл башта Сөембикәгә яучы җибәрәләр иде, әйтерсең Йосыф бәкнең башка хатыннарыннан кызлары юк. Сөембикә үги аналарына күз очы белән генә, кырын яклап кына карап ала, ул аларның йөзләрендә кайгы-хәсрәт күрми, киресенчә, кинәнгән кыяфәттә басып торалар. Гарәп-фарсы теленнән сабак биргән Җәмилә мөгаллимәнең үзе белән китүенә Сөембикә сөенеп бетә алмады. Җангали ханга ул теләп бармый, ишеткәне бар: ямьсез икән. Һич югы, янында эчен бушатырдай бер кеше булыр. Аннары Җәмилә алай бик үк аңардан олы да түгел, аермалары биш-алты яшь кенә. Сөембикәгә шунысы да мәгълүм: беренче хатыннан туган Юныс абасы Җәмиләне ярата, ул аңа хәтта өйләнергә дә теләгән иде, әмма аталары якын да килмәде. Өлкән углан буларак, аталары кулыннан морза дәрәҗәсен алган, үз гаскәрен, үз җәйләүләрен булдырган Юныс абасын Сөембикә якын итә, үз итә, хәтта аңа аз-маз гына гашыйк та иде. Гәүдә-сынга ыспай, бит-йөзгә дә күз төшәрлек, батырлыгы, тапкырлыгы, кыюлыгы да бар һәм һәрчак үзбаш фикер йөртә. Кыскасы, Юныс морза барча угланнарыннан да аерылып, күзгә ташланып тора иде. Ошбу кешегә гашыйк хатын-кызның исәбе-хисабы юктыр. Әмма Сөембикә моңа бик үк ышанып җитми, чөнки абасын белә: чуар күңелле, сөйсә, берәгәйле итеп сөя, онытылмаслык итә, тик сүзендә тормый. Җәмиләне дә шулай сөя ул. Аталары рөхсәт бирмәсә дә, хәтта Арслан морза кызына өйләнсә дә, Җәмиләгә гыйшык хатлары яза. Хатлары тоташ шигърият булыр, Җәмилә, Сөембикәдән дә ятсынмыйча, ул хатларны елый-елый укыр иде. Җәмилә мөгаллимәнең Сөембикә белән китәргә карусыз ризалашуы да шуннан булса кирәк: сөйгән морзасы да Казан иленә юнәлә, ул гынамы, хәтта гаиләсен дә алмый.
Читать дальше