Халык Сабан туен бәйрәм итеп күңел ача. Ә Миңлебайлар йортында талаш кыза бара иде. Бер як та беренче булып юл куярга теләми. Һәммәсенең теле чишелгән иде.
Талаш шулай байтак озак дәвам итте. Халык инде кайсы атка атланып, кайсы җәяүләп кырга, уенга китеп бетте, ә Миңлебайлар йортында гауга һаман басылмады.
Сафа:
– Сезнең болай мәсхәрә итүегезгә бүтән түзеп тора алмыйбыз! – дип кычкырды да, ишекне шап иттереп ябып, өйдән чыгып китте.
Саҗидә дә аның артыннан иярде.
* * *
Мәйданны авылдан ике-өч чакрым читтәрәк, басу янындагы болында оештырганнар иде.
Кара тарантаска җиккән юртак атка утырып, Шәмси мулла килеп җитте. Әкрәм карый белән Сабирҗан мәзин бергә килделәр. Мәйдан уртасына озын колга утыртканнар, шул колгага чапан, сөлге, ашъяулыклар элгәннәр. Колга тирәсендә өсләренә яңа бишмәт киеп, билләрен бизәкле билбаулар белән буган куштаннар тулгана иде.
Менә көрәш башланды. Беренче булып көрәшкә балалар чыкты. Алар, гайрәтле яшь әтәчләр кебек, түгәрәк уртасына агылып чыгалар да бер-берсенә килеп ябышалар. Җиңелгәннәр тиз генә халык арасына кереп югала. Җиңгәннәре, эрәеп кенә, көрәшергә яңа кеше чыкканны көтеп тора.
Тора-бара балаларны үсмер малайлар, үсмерләрне үсеп җиткән егетләр алмаштырды. Аннары мәйданга чын көрәшчеләр чыкты. Көрәш кызып китте. Халыкның да кызыксынуы чигенә җитте.
Аягына чабата, өстенә иске генә чикмән кигән һәм төп шикелле тәбәнәк, таза, сакаллы бер кеше үзенә каршы көрәшергә чыккан берен искиткеч җиңел күтәреп алып җиргә сала тора. Ул инде путасына унлап сөлге кыстырган иде – болар еккан өчен алган бүләкләре. Ахырда бу көрәшче белән көч сынашырга теләүче кеше дә калмады.
Халык:
– Вафаны чыгарыгыз! Вафаны! Миңлебай Вафасын! – дип, моңа каршы тора алырдай кешене әйтеп шаулый башлады.
Вафа шушы тирә-якта иң яхшы көрәшчеләрдән санала иде. Гадәттә, ул кыстатып тормый, мәйданга үзе чыга торган иде. Бу юлы Вафа ашыкмады. Әлеге көрәшче, көрәшергә кеше чыкканны көтеп, түгәрәк уртасына чүгәләде дә җиңнәре белән тирләгән битен сөрткәләргә кереште.
Бу сакаллы көрәшче чит авылдан килгән иде. Беренче батыр булып ул калганда, хурлыгы бөтен Мәүла Колыга төшәчәк. Шуңа күрә мондый хәлгә берәүнең дә юл куясы килмәде.
Сабирҗан мәзин үзенә чыпта суккан бер ярлыны көрәшергә кыстый башлады. Чыпта сугучы бу ярлы элеккерәк елларда бик таза кеше иде, ә хәзер күп, авыр эшләп хәлсезләнгән, шуңа күрә ул көрәшә башлау белән үк егыласын белеп тора иде. Ә мәзин һаман кыстый бирде. Үз сүзен тыңламаган кешедән Сабирҗанның ничек үч алганын әлеге ярлы бик яхшы белә иде. Шул сәбәпле ул кыюсыз гына мәйдан уртасына таба атлады.
Көрәшчеләр билдән алыштылар. Беренче тапкыр көч куешуда ук чит авылныкы теге ярлыны баш өстенә күтәреп әйләндерде дә каты итеп баш аркылы ыргытып җибәрде. Чыптачы гөрселдәп җиргә килеп төште…
Егучы, тагын бер сөлге алып, яңа кеше чыкканны көтә башлады.
Халык:
– Вафаны чыгарыгыз! Вафаны! Миңлебай Вафасын! – дип, тагын шаулашырга тотынды.
Вафа урыныннан кузгалмады.
– Ничек була инде бу, Мөхәммәтвафа? Авылыбызны шулай хурлыкка калдыртырсың микәнни? – диде Шәмси мулла.
Кемнәрдер Вафаны тотып алып, этә-төртә мәйдан уртасына кертеп җибәрделәр. Кире чигенергә юл калмаган иде инде.
Көрәшчеләр, билдән алышып, бер-берсенең көчен сынаган шикелле, әкрен генә әйләнеп йөри башладылар. Сакаллы көрәшче, кинәт талпынып, Вафаны кузгатып карады. Вафа бирешмәде. Беразга кулларын ычкындырдылар, аннары яңадан алыштылар. Икенче алышуда да тегесе дә, бусы да ега алмады. Көрәшчеләр өченче тапкыр билдән тотыштылар. Вафа, дошманының биленнән кысып алып, аны уңга таба каерды да шундук искәртмәстән чын бер көч белән икенче якка ыргытты. Бу хәйләне көтмәгән, шуның өстенә моңарчы ничәмә кеше белән көрәшеп арган сакалбай җиргә барып төште.
Халык котырына башлады. Тамаша кылып торучылар шатлануларыннан үкерергә керештеләр.
– Бәрәкалла! – дип куйды мулла.
– Көч тә бар икән үзендә! – диде Әкрәм карый, исе китеп.
Бер кеше дә көтмәгәндә, мәйдан уртасына тагын бер көрәшче чыкты. Бөтенесе шаккатып тынып калды. Бу кеше Миңлебай Сафасы иде. Баягы гауга ачуы белән ул бөтен халык алдында абыйсыннан үч алырга җыена иде.
Вафа шаяртып кул гына селтәмәкче булган иде дә алай итмәде, үзенең көченә ышанып, Сафага таба китте. Билләрдән алыштылар. Вафа энесен бер талпынуда ук егып салырга чамалап карады, әмма Сафаның да эчендә кайнаган ачуы көчен бермә-бер арттырган иде. Шуннан соң Вафа хәйлә белән алмакчы булды. Ләкин көрәшне мавыгып карап торган халык:
Читать дальше