Мәхмүт Галәү
Болганчык еллар. Мөһаҗирләр
© Татарстан китап нәшрияты, 2017
© Галимуллин Ф. Г., кереш мәкалә, 2017
Мәрҗани нәселенең затлы әдибе
Халкыбыз үткән гаять катлаулы тарихи юлда сүз сәнгатебезнең алтын баганалары дип йөртерлек шәхесләребез һәм аларның вакытлар узган саен тутыкмас, әһәмияте һич тә җуелмас иҗади мираслары бар. Алар тудырган әсәрләрнең озын гомерле булуларының сәбәбе – халык йөрәгендә ныгып урнашырлык образлы сүзне үз вакытында һәм биниһая сәнгатьчә осталык белән әйтүләрендә. Моның өчен талантлы булу өстенә кыюлык, шулай әйтергә яраса, үз-үзеңә ныклап ышануга нигезләнгән каһарманлык та кирәк иде. Әйтик, халкыбыз, шул чордагы вазгыять нәтиҗәсе буларак, XVI гасыр уртасыннан башлап, Г. Ибраһимовның «Карт ялчы» хикәясендәге Шаһибәк абзый әйтмешли, «бәндәгә бәндә булып» көн итәргә мәҗбүр була. Әлеге юлда аның кичергәннәре Г. Исхакыйның «Зөләйха» әсәрендә аеруча аянычлы чагылыш тапты. Бу хәл белән ризалашмаганнарны дәүләтнең иң югары мөнбәреннән Төркиягә китәргә кушып чыгыш ясаулар да булды. Әмма шул заманның безләргә «курку белән өркү харам» дигән карашта торучы Габдулла исемле гаярь егете мондыйларга кискен итеп «Китмибез!» дип җавап бирде, без биредә, үз илебездә, хөр мәмләкәт булуын күрергә телибез, диде ул.
Әмма шактый күбәүләр ахыр чиктә тугандаш кавем булган төрекләр иленә китү юлын сайларга мәҗбүр булдылар. Габдулла Тукайның яшьтәше – шул ук Арча төбәгенең икенче бер фәһемле егете Мәхмүт Галәү (Мәхмүт Галәветдин улы Мәрҗани) – бу мөһаҗирләрнең күчеп китү сәбәпләрен, аларның диңгез артындагы тормышын киң колачлы әдәби әсәрдә сурәтләүне максат итте; Төркиядә дә сәяхәт кылып кайтып, моның гамәленә кереште, халкыбыз тормышының моңарчы әдәбиятыбызда яктыртылмаган сәхифәләрен киң сыешлы романнарында сурәтләп бирә алды. Һәм шушы эшчәнлеге аны һәлакәткә дә юлыктырды.
Әйе, әдәбият халык язмышыннан аерылгысыз. Халкы нинди – аның тарихы да шундый, халкы нинди – аның язучылары да шуңа бәрабәр. Әдип, шагыйрь, халкы бәгыреннән өзелеп төшсә генә, аның үткәнен дөреслеккә тугры калып чагылдыра ала. Мондый талантлар теләсә кайчан тумыйлардыр да кебек. Алыйк 1886 елны гына: 1 гыйнварда Фатих Әмирхан, 26 апрельдә Габдулла Тукай, 8 сентябрьдә исә Мәхмүт Галәү дөньяга килгән. Алар янында тагын татар театрының нигезен салышкан Габдулла Кариев та бар. Чын мәгънәсендә бөекләр даирәсе. М. Галәү дә – шул бөекләр сафының бер вәкиле.
Инкыйлабка кадәр язган әсәрләрен Мәхмүт еш кына «Мәрҗани» дип имзалаган. Бу очраклы түгел. Ул – халкыбызның бөек улларыннан берсе, күренекле рухани, дин галиме һәм зур тарихчы Шиһабетдин Мәрҗанинең затлы нәселеннән. Мәхмүтнең бабасы Шиһабетдин хәзрәтнең бертуган энесе була. Әлбәттә, Мәхмүт мондый бабалары белән горурланган, аның белән бер фамилиядә булу яшь зыялы өчен зур мәртәбә саналган.
Мәхмүтнең әтисе Галәветдин дә хәлфә-мөгаллим булган. Ул Ташкичү мәдрәсәсендә балаларга белем бирә. Мәхмүт тә шушы мәдрәсәдә укый. Аннан соң Казанның нәкъ менә «Мәрҗания» мәдрәсәсендә нигезле белем, шул заман өчен шактый әйбәт әзерлек ала. Шуннан соң 35 еллык мөстәкыйль тормышы һәм эшчәнлеге башлана. Шушы өч дистә ярым ел эчендә ул мөгаллимлек итә, басмаханәдә хәреф җыючы, журналист, корректор, нашир буларак та эшчәнлек күрсәтә, иң мөһиме, зур язучы булып таныла. Ник шулай киң эшчәнлек? Җавап ачык: татар өчен бик тә мөһим вакыт. Әнә Гаяз Исхакый, халык яшәеше бу көенчә барса, инкыйраз котылгысыз, дип кисәтә. Сәгыйть Рәмиев «Әй татар, бел, бетәсең! Бетмә, надан, туг яңадан!» дип оран сала. Галимҗан Ибраһимов та «хәзерге вакытны татарның таң вакыты дип атарга мөмкин» ди. Шулай булгач, Габдулла Тукай әйтмешли, бер җиңнән ике кул чыгарып эшләргә кирәк.
М. Галәү дә шушы юлда төрлесен сыный. Һәммәсен колачлап алырга тырыша. Башта, татарның төп төбәкләреннән берсе Әстерханга барып, мөгаллимлек эшенә урнаша. Татар мәктәбендә балаларга белем бирә. Әмма укытучылык эше белән генә чикләнми. Ул анда яшәгән 1904–1907 еллар – илдә инкыйлаби вакыйгаларның нык күтәрелеш алган чоры. Мәхмүт тә демократик хокуклар яулаучы яшьләрнең йогынтысын сизә. Халык өчен ирек, күпчелекнең мәнфәгатьләрен яклаучы иҗтимагый-сәяси һәм икътисади үсеш – аның да идеалы. Шуңа күрә Әстерханда 1906 елда чыга башлаган «Борһанел тәрәкъкый» («Алгарышка дәлил») исемле газетада актив языша.
Читать дальше