Зиннур Фирдәвес улы Тимергалиев
Кичә яраттым
© Татарстан китап нәшрияты, 2018
© Тимергалиев З. Ф., 2018
Тукта әле, әдәбиятыбыз тарихында зур шәхесләр, берничә дистә язучы биргән Арча төбәгенең бүген «лимит» ы бетмәгәнме, иҗат чишмәләре кипмәгәнме дип, кем әле анда шик белдерә?
Кулымда – шушы районда туып үскән, 1992–1994 елларда Грузия Республикасында солдат хезмәтен үткән, 1996 елдан 2008 елга кадәр халыкның иминлеген саклаган, бүгенге көндә Арчада яшәп иҗат итүче Зиннур Тимергалиев әсәрләре. Үзем укыйм, үзем уйланам. Юк, әдәбиятта яңа исем булса да, Зиннур якташ кинәт кенә язучы булып китмәгәндер. Миңа калса, ул тормышны элек-электән өйрәнеп, аның матурлыгын да, гыйбрәтләрен дә күңел дөньясына җыеп, вакыйгаларны, детальләрне хәтеренә сеңдереп яшәгән.
Гадәттә, кулына каләм алган кеше иҗатының башлангыч чорында парчалар, нәни хикәяләр (шигырьләрне әйткән дә юк инде) яза, әдәбият мәйданына шулар белән керә. Зиннур исә башта ук «пакусны киң алды», хикәяләр белән бергә повестьлар да яза башлады.
Ул әсәрләрнең геройларын, вакыйгаларны, тормышның үзеннән алып, татар әдәбиятының милли традицияләрен, әдәп-әхлак канун-кагыйдәләрен үзәккә куеп яза.
Уңай образмы ул («Язмышымның бирче яртысын» нан – Илдар, «Кичә яраттым» нан – Гөлгенә, Фәнисләр), тискәреме («Язмышымның бирче яртысын» нан – Хәйдәр, «Кичә яраттым» нан – Розалияләр һ. б.) автор аларның холык-фигыльләрен йөрәге аша үткәрә, укучыны ышындырырлык итеп сурәтли белә. Зәринә образын иҗат итеп («Кичә яраттым»), Зиннур Тимергалиев балалар психологиясен дә яхшы белүен күрсәтте.
Өслүб-стиль мәсьәләсендә дә якташым шактый шомарган, һәрхәлдә, вакыйгаларны укучыны мавыктырырлык сюжетка сала белә.
Бу китапның умыртка сөяге, әсәрләрне бербөтен итеп җыеп тора торган кыршавы – Зиннурның үзе сурәтләгән вакыйгаларга анык бәя бирүе, әхлакый карашы, күңел чисталыгы, тормыштагы шәфкатьлелек, миһербанлылык кебек рухи кыйммәтләрнең яктылыгын, җылылыгын аңлавы, кадерен белүе.
Вакыйф Нуриев,
Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы,
А. Алиш премиясе лауреаты
Читтән генә карап торсаң, авыл бик тыныч күренә. Әллә ни искитәрлек хәлләр юк инде авылда, шулаймы? Әнә карагыз: уң якта печән өеп яталар, сулгарак баксаң – кемнәрдер бәрәңге бакчасында кайнаша, чүп үләне утыйлар. Берсенең капка алдыннан тузан күтәрелә. Аңлашыла инде: капка төбен себерә. Тагын кайсы якка карыйк икән? Менә кечкенә генә буа. Юк, монда су керүче юк, су өсте каз-үрдәк белән тулган, алар кичкә кадәр шунда булачаклар. Көтүләр кайткач кына, буаның бер ягыннан икенче ягына чабып йөрүчеләр күренә. Каз-үрдәкләрне ярга чыгарырга тырышалар – төнгелеккә алып кайтырга кирәк. Кичке авыл – үзе бер мәшәкатьле вакыт. Шәһәр кешесе эштән кайтып телевизор кабызса, авылда эш яңа көч белән башлана гына әле. Көтүдән кайткан малларны ябарга кирәк, сыерын саварга, яшелчәләргә су сибәргә, көндез җилләгән печәнне, чык төшкәнче, печәнлеккә менгерергә. Бала-чагасына кадәр төрле йомыш белән урамда чапкан була. Көндезге рәхәтлек беткән, алар да олылар белән бер рәттә хуҗалык эшләренә чумганнар.
Шулай авыл тыныч та, шул ук вакытта бик тынгысыз да яши.
Рамилә, буа тирәли чаба торгач, үрдәкләрне тәки ярга чыгара алды. Тик шушы үрдәк дигәнең, бар дөньясын су басса да, бер сүз әйтмәс инде. Көнен суда үткәрә бит. Кич көчкә судан чыгара аларны Рамилә. Үстерүе җиңел, шуңа асрыйлар үрдәкләрне. Көне буе ишегалдында ятмыйлар бит. Тиз үсәләр, ите дә тәмле була. Менә быел да әнисе егерме баш алды аларны. Тик менә шушы кич буе үрдәкләрне судан чыгара алмый газаплану, буа тирәли чабып йөрү һаман Рамиләгә эләгә. Эштән кайтуга, кичке аш ашаганчы алып кайтырга куша әнисе.
– Кызым, әйдә, аш әзер, үрдәкләрне генә алып кайт та, аннары ашап алырбыз, – ди аңа көн саен әнисе Саймә апа.
Әйтергә генә җиңел, алып кайт! Үрдәкләрне судан чыгарганчы, үзеңнең җаның чыга. Кайчак Рамиләнең шушы ярдан гына мылтык белән атып чыгасы килә аларны. Бер яктан куасың, икенче яктан буа уртасына ук кереп китәләр бит, имансызлар.
Ике авыл малае булышмаса, әле озак чабасы иде Рамиләгә. Малайлар да шул йомыш белән су буена төшкәннәр. Бергәләп, өч яктан куа торгач, барысын да ярга чыгара алдылар. Әнә хәзер бакылдашып кайтырга чыктылар. Ни такылдыйлардыр шуның кадәр, бак-бак килеп. «Бүген дә кызык иттек апаны», – дип, шатланып кайталардыр инде.
Читать дальше