Зиннур Тимергалиев - Кичә яраттым (җыентык)

Здесь есть возможность читать онлайн «Зиннур Тимергалиев - Кичә яраттым (җыентык)» — ознакомительный отрывок электронной книги совершенно бесплатно, а после прочтения отрывка купить полную версию. В некоторых случаях можно слушать аудио, скачать через торрент в формате fb2 и присутствует краткое содержание. Город: Казан, Год выпуска: 2018, ISBN: 2018, Жанр: russian_contemporary, tt. Описание произведения, (предисловие) а так же отзывы посетителей доступны на портале библиотеки ЛибКат.

Кичә яраттым (җыентык): краткое содержание, описание и аннотация

Предлагаем к чтению аннотацию, описание, краткое содержание или предисловие (зависит от того, что написал сам автор книги «Кичә яраттым (җыентык)»). Если вы не нашли необходимую информацию о книге — напишите в комментариях, мы постараемся отыскать её.

Язучы үзенең беренче җитди китабында яшәешнең иң кискен мәсьәләләрен хәл итәргә алына. Аны бигрәк тә авыр сынаулар үтеп бәхеткә омтылучы яшьләр, яшь гаиләләр язмышы, шул язмышлар белән бәйле милли геройлар, образ-символлар, тормыш детальләре җәлеп итә. Автор тормышта мәхәббәтнең нәфрәттән өстен булуын тагын бер мәртәбә раслап күрсәтә.

Кичә яраттым (җыентык) — читать онлайн ознакомительный отрывок

Ниже представлен текст книги, разбитый по страницам. Система сохранения места последней прочитанной страницы, позволяет с удобством читать онлайн бесплатно книгу «Кичә яраттым (җыентык)», без необходимости каждый раз заново искать на чём Вы остановились. Поставьте закладку, и сможете в любой момент перейти на страницу, на которой закончили чтение.

Тёмная тема
Сбросить

Интервал:

Закладка:

Сделать

– Ничек сәүдәләр, Рамилә?

– Исәнмесез, Оркыя апа!

Оркыя Зәкиевна чыгышы буенча бу авылдан түгел. Ул 90 нчы елларда бу якларга Үзбәкстаннан кайтты. Башта, сумкалар күтәреп, кием-салым сатып йөрде, аннары менә шушы кибетне ачып җибәрде. Үзе белән бары тормыш иптәше Сәлим абый гына тора. Балалары бармы, юкмы – анысы билгесез. Булса, авыл халкы белгән булыр иде. Оркыя апа ул турыда берсенә дә бер сүз әйтмәде.

Бераз кибет документлары белән булашкач, ханым кызга эндәште:

– Рамилә, вакытың бармы бераз?

– Бар, Оркыя апа.

– Кара әле, Рамилә, мин күрше авылда кибет ачмакчы идем, зур кибет. Беләсең, күрше авыл зур, аннары олы юл да шул авыл аркылы үтә. Сәүдә начар бармас дип уйлыйм.

– Әйе шул, анда сату яхшы булырга тиеш, Оркыя апа.

– Миңа ул кибеткә бер товаровед кирәк иде. Менә синең белемең бар, аннары ышаныч та зур сиңа. Шактый эшлисең бит инде миндә.

– Мине димләмәкче буласызмы?

– Әйе, сине! Нәрсә, булдырырсың бит?! Кибет инде әзер, сатучылар җыярсың, аннары товарны үзең ташыйсы түгел, грузчигы булыр, җыештыручысы да.

– Белмим шул, эшли алырмын микән соң? Аннары көн саен ике чакрым барып йөрергә кирәк. Кыш ничек йөрермен соң анда кадәр, Оркыя апа?

– Эшли алмасыңны белсәм, башка җирдән тапкан булыр идем. Ә барып йөрүне әйтсәң, үзем көн саен шунда чабам бит. Минем белән йөрерсең, килештек?

– Эшләп карарга була инде, хезмәт хакын бераз арттырасыздыр бит?

– Ансына сүз дә юк, әлбәттә, арттырырмын.

Менә шулай килештеләр дә. Төшке аштан соң кибеткә яңа сатучы кыз килеп керде. Рамилә аның белән берәр көн эшләп, өйрәтеп йөрде, кибетен тапшырды.

Күрше авыл – зур авыл, аның үзәк урамы гына да бер чакрымга җитә. Халкы да күп, унберьеллык мәктәбе дә бар. Әйе, монда зур кибет ачкан кеше акча өстендә утырачак. Оркыя ханым белә балыкны кайда тотасын. Кибет иртәнге җидедә ачылырга тиеш икән, кичке унга кадәр эшлисе. Рамилә, монда килгәч, иң элек уфтанып куйган иде. Тик аңа атнасына биш көн генә эшлисе икән. Алай иртәнге сигездән кичке бишкә кадәр эшләсә, кайтып-китеп йөрү азап булмас кебек.

Кыз шулай уйласа да, кибет эшләп киткәнче, соңга да калырга туры килде. Кибетче табу читен түгел, эш юк, шуңа да, эш сорап, яшь кызлар күп килде. Кибетчеләрне җыю кыен булмады, тик менә йөк ташучы табу бик читен икән. Яшьләр килми, клуб каршында әтәчләнсәләр дә, авыр капчыкларны, әрҗәләрне селкетә дә алмыйлар икән бит. Килгән берсе бер көн эшли дә икенче көнне инде күренми. Өлкән яшьтәге ирләр дә эшләп карады. Аларын Рамилә үзе куып җибәрде. Салырга яраталар абзыйлар. Әлегә йөк бушатучы юк, шуңа да ирләр эше әлегә кызлар өстендә. Алар ташый авыр капчыкларны, алар күтәрә авыр әрҗәләрне. Хатын-кыз нәзберек түгел, түзә.

Кибет ачылып, ике ай узган иде инде. Рамилә бүлмәсенә бер ир килеп керде. Килеп керде микән? Буе метр да сиксән, күкрәк-иңбашлары киң, мәһабәт. Куллары көрәк кадәрле. Сызганып куйган җиңнәре аша бүртеп торган мускуллары күренеп тора. Кермәде, ә кечкенә бүлмәгә көчкә кысылып сыешты бу ир.

– Исәнмесез, миңа Рамилә апа кирәк иде, – шулкадәр оялып һәм тартынып эндәште ул, менә хәзер, авыр сүз әйтсәң, елый-елый чыгып качар кебек. Бу кешене күрүгә сискәнеп, хәтта бераз каушап төшкән Рамилә әзмәвердәй ирнең шулай үтә дә йомшак эндәшүеннән чак көлеп җибәрмәде. Менә сиңа мә, шундый таза кеше, ә үзе бала-чага кебек кыенсынып, тартынып басып тора…

– Мин – Рамилә…

Ир, гафу үтенгән кебек, тагын бер тапкыр баскан урынында таптанып алды.

– Сезгә грузчик кирәк, диделәр, мине алмассыз микән, Рамилә апа?

Кыз тагын кычкырып көлүдән чак-чак тыелып калды.

– Сиңа ничә яшь соң, исемең ничек?

– Илсур инде мин, миңа ни, утыз ике яшь…

– Алайса, апа түгел инде мин сиңа. Безгә грузчик кирәк, син аракы эчмисеңме?

– Юк, минем аракы эчкәнем юк, тәмәке дә тартмыйм әле мин.

– Ярар, эшләп кара, Илсур, тик эше авыр инде аның.

– Авыр эштән курыкмыйм ла мин.

Чынлап ышанырлык егеткә. Әнә бит, эшкә ашкынып, гайрәте ташып тора. Бу көрәк куллары белән берне кундырса, башың җиләнгә кереп китәр. Үзе шундый тыйнак…

Чынлап та, Илсур – әле япь-яшь егет кеше, бер тапкыр да өйләнеп карамаган. Ул кечкенәдән таза булды. Әнисе белән генә үсте. Әнисе Гөләндәм апа – укытучы, шуңа бердәнбер улын бик тәртипле үстерде. Илсурны атасына охшаган, ди, авыл халкы. Бәлки, шулайдыр. Әтисе, ул кечкенә вакытта ук авырып, бакый дөньяга китеп барган. Гөләндәм апа бүтән кияүгә чыкмады, шушы улын аякка бастыру өчен бар көчен куйды.

Илсурдан классташлары да көлә иде, алыптай тазалыгы янында юашлыгы да бар шул. Ул үзен «алпаш» дип үртәүгә дә сүз әйтми үсте. Ә үсә төшкәч, егетнең алтын куллы икәнен белде авыл халкы. Авыл капкаларына бизәк ясый, тәрәзә рамнарына шундый матур чәчәкләр уеп куя. Авыл халкының исе китә. Көрәктәй куллардан матур-матур бизәкләр чыкканга аптырый халык. Тик шундый таза да, юаш та булгач, кызлар игътибар итмәде аңа. Кызларга теле телгә йокмаган егетләр кирәк шул, авыз ерырга гына булсын… Бәлки, Илсурның әзмәвердәй гәүдәсеннән курыкканнардыр. Аннары егет үзе дә кызларга сүз катарга оялып үсте. Менә шулай утыз икене дә тутырды ул. Гөләндәм апа, улым ялгыз гына яшәр микәнни дип, бик уфтана иде инде.

Читать дальше
Тёмная тема
Сбросить

Интервал:

Закладка:

Сделать

Похожие книги на «Кичә яраттым (җыентык)»

Представляем Вашему вниманию похожие книги на «Кичә яраттым (җыентык)» списком для выбора. Мы отобрали схожую по названию и смыслу литературу в надежде предоставить читателям больше вариантов отыскать новые, интересные, ещё непрочитанные произведения.


Отзывы о книге «Кичә яраттым (җыентык)»

Обсуждение, отзывы о книге «Кичә яраттым (җыентык)» и просто собственные мнения читателей. Оставьте ваши комментарии, напишите, что Вы думаете о произведении, его смысле или главных героях. Укажите что конкретно понравилось, а что нет, и почему Вы так считаете.

x