Вахит Имамов - Карабәк. Каенсар (җыентык)

Здесь есть возможность читать онлайн «Вахит Имамов - Карабәк. Каенсар (җыентык)» — ознакомительный отрывок электронной книги совершенно бесплатно, а после прочтения отрывка купить полную версию. В некоторых случаях можно слушать аудио, скачать через торрент в формате fb2 и присутствует краткое содержание. Город: Казан, Год выпуска: 2018, ISBN: 2018, Жанр: russian_contemporary, tt. Описание произведения, (предисловие) а так же отзывы посетителей доступны на портале библиотеки ЛибКат.

Карабәк. Каенсар (җыентык): краткое содержание, описание и аннотация

Предлагаем к чтению аннотацию, описание, краткое содержание или предисловие (зависит от того, что написал сам автор книги «Карабәк. Каенсар (җыентык)»). Если вы не нашли необходимую информацию о книге — напишите в комментариях, мы постараемся отыскать её.

Дистәдән артык роман авторы, Татарстан Республикасының Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Вахит Имамов үз иҗатын ике канатлы итеп алып барырга омтыла. Әдипнең яңа китабына Идел буе Болгар дәүләтенең шанлы да, канлы да тарихына багышланган «Карабәк» романы белән бүгенге чор татар авылларының аянычлы да, өметле дә язмышын тасвирлаган «Каенсар» романы урнаштырылды. Уртак нигез, рухи берлек, милләт язмышы мәсьәләләре бу әсәрләрне бер үк тарихи яссылыкка куя.

Карабәк. Каенсар (җыентык) — читать онлайн ознакомительный отрывок

Ниже представлен текст книги, разбитый по страницам. Система сохранения места последней прочитанной страницы, позволяет с удобством читать онлайн бесплатно книгу «Карабәк. Каенсар (җыентык)», без необходимости каждый раз заново искать на чём Вы остановились. Поставьте закладку, и сможете в любой момент перейти на страницу, на которой закончили чтение.

Тёмная тема
Сбросить

Интервал:

Закладка:

Сделать

Вахит Шәих улы Имамов

Карабәк. Каенсар

© Татарстан китап нәшрияты, 2018

© Имамов В. Ш., 2018

Карабәк

(Тарихи роман)

Ерак бабам бөек Карабәк рухына багышлыйм.

Автор

1

– Туктамыш ханнан чапкын!

– Яңа хан чапкыны!

Ихатада яңгыраган шушы хәбәр барча кирмән эчендә корт күчедәй мәхшәр куптарса да, сарайның түр бүлмәсендә яткан Карабәкнең күңелендә кыл да селкенмәде. Тышта, табаннарына ут капкан шикелле, йөзбашлар белән ясавыллар [1] Ясавыл – кала-кирмәннәрдәге эчке сакчы. чабыша, хәтта меңбашлар да ни кылырга белми изалана: әттәгенәсе, күз өстендә каш булырлык затлы җайдак килгән, Урда мәркәзендә чираттагы хан калыккан икән! Юкса төкерәсе! Бик күп булды андый түнтәрешләр. Карабәк үзе дә Сарай тәхетенә ике тапкыр арт тидергән таҗдар. Беренчесенә – егермегә якын, икенче кабатына унбишләп ел үткән. Аннан соң да, күк йөзендәге ай шикелле, Урда тәхетендә ай саен йә ярты ел саен хакимнәр алышынып тора. Бер хакимнең йөзен күреп калырга, алдына тезләнеп бигать [2] Бигать – тугрылыкка ант. китерергә дә өлгермиләр, анысын тагын да кансызрагы, залимрәге суеп ыргыта да, бөке кебек, яңа таҗдар калка. Тик ул табадагы коймак шикелле яңарып торучылар олуг хан таҗын үлчәп карарга да өлгерми, анысын да йолкыш бүре урынына куып җибәрәләр. Кара гавамның бичара таҗдарларының исемнәрен дә ятлап кала алганы юк…

Карабәкнең үзенә Туктамышның исеме күптән таныш. Сабый чактан бирле дип күпертсәң дә ярый. Егерме ел чамасы элегрәк аларның олыслары бер-берсеннән кул сузымында иде. Карабәкнең әтисе Дәүләт Хуҗа Сакмар буендагы Актүбә олысына йортбаш булып торды, Туктамышның атасы Туйхуҗа бәк алардан шәрык ягына сузылган Меңкышлак олысында кышлау-җәйләү тотты. Кырым-йорт, Болгар иле, Күк Урда атлы үзбаш йорт төзүләр, Сарайдан аерылып йөрүләр юк иде ул заманда. Дәүләт Хуҗа олысы, нигездә, – гәрәйлеләр, Туйхуҗа бәкнекеләр «ак мангыт» дип аталса да, барча ыру-кабиләләр, лапасларга бикләнгән мал һәм кош-корт төсле, Алтын Урда атлы гомумтүбә астында мәгыйшәт асрый иде. Шул елларның берсендә, Сарайда Җанибәк атлы олуг хан сырхаулап егылгач, Җучи төзеп калдырган шанлы Алтын Урда комнан әвәләгән йорт шикелле янтайды да төште.

Тәүге гаеп кемдә? Чыңгыз әманәт итеп калдырган «Яса» кануннарын таптап, Алтын Урда нигезен әүвәл кем какшатты? Каһәр-ләгънәт атлы күз яшьләре иң беренче чиратта кемгә тиеш?

Тирәнгә үк чумып тормыйча да аңлашыла: һәлакәт һәм мәхшәр Җанибәкнең атасы Үзбәк ханнан башлангандыр. Туктай атлы хан, әле түшәккә ауганчы ук, үз урынына өлкән угылы Илбасмышны утыртырга васыять иткән була. Иллә мәгәр хан җәнаплары әле исән чакта ук хата җибәрә шул – ул Харәзем олысында шәех булып утырган Имаметдин хәзрәтне үзенә якынайта. Аның вәгазьләренә мөкиббән киткән таҗдар шәех Имаметдинне Сарайга чакырта да, үз теләге белән дилбегә тоттырган төсле, сәед итеп куя. Ә Туктай хан хаста булып егылуга ук, ошбу сәед үзенең агулы җимгә тиң вәгазен башлый:

– Сарай белән Үргәнеч калалары – ике игезәктер. Сезгә имамнарны Бохарага җибәреп гыйлем эстәтү дә, асыл затлы суфилар кулында булган Харәзем мәмләкәте илә сәүдә итмеш тә бик муафыйк гамәл. Мүнкә Тимер хан оныгы вә Тагрул угылы булган Үзбәк атлы әмир-солтанымыз Коръән хафиз булмыш өстенә суфилар мәмләкәтенә йөз тотуы илә дә танылмыштыр.

Сәеднең мондый татлы вәгазеннән аеруча Үргәнеч белән Бохара ягына сукмак салган сәүдәгәрләр кавеме мәмнүн кала. Үз чиратында шулар әмир белән бәкләр колагына тукран кебек тукый.

– Сәүдә гамәлләре вә иҗтиһад – мәмләкәтне көч-куәтле итүнең нигезедер. Тауар-нигъмәт белән берлә байлыгы да, салымы да кайта. Ат аунаган җирдә төк кала, ди, табын-казналарның мөбарәк булуы – түрә кавеме өчен дә коргаксымас кое. Безгә тәхтемезгә Үзбәк солтанымызны күтәрү отышлырак.

Нәтиҗә шул: байлар, сәүдәгәрләр ул елны ак киезгә Үзбәкне күтәрәләр. Яңа таҗдар һич вакланып тормый – вәли гаһед [3] Вәли гаһед – тәхеткә кануни варис. булган Илбасмышны гына түгел, аны яклап йөргән йөз егерме түрәне дә дарга озаттыра.

Хыйлаф үрнәк үләттән дә яман. Мәгълүм ки, җиде йөз дә кырык ике санәдә [4] Милади белән 1342 ел. дөнья куйган чакта Үзбәк үзе моны күз чалымына да китереп карый алмый. Ул да, беркатлыланып, үзе урынына өлкән угылы Танибәкне гаһед иткән була. Бәхетсезлегенә, Танибәкнең Сарайдан еракта, Нишапур-Кәшмир якларында, Чагатай туруннарына [5] Турун – онык улы яки оныкның оныклары. каршы яу кылып йөргән чагы бу. Ә тәхетне чебен төсле сырып алган түрәләрнең һәркайсында тешләренә сөяк йә калҗа каптырган этнеке шикелле үк начар гадәт – калҗага хәтта үзләренең газиз балаларын да якын китермиләр. Ханбикә ятагына ияләшкән Тайдула да юрганны олуг ир булып җитлеккән Танибәк белән бүлешүдән тарсынган бит. Ире Үзбәк күзен йомуга ук, берәм-берәм каршысына тезеп, әмирләре алдында җыр башлаган.

Читать дальше
Тёмная тема
Сбросить

Интервал:

Закладка:

Сделать

Похожие книги на «Карабәк. Каенсар (җыентык)»

Представляем Вашему вниманию похожие книги на «Карабәк. Каенсар (җыентык)» списком для выбора. Мы отобрали схожую по названию и смыслу литературу в надежде предоставить читателям больше вариантов отыскать новые, интересные, ещё непрочитанные произведения.


Отзывы о книге «Карабәк. Каенсар (җыентык)»

Обсуждение, отзывы о книге «Карабәк. Каенсар (җыентык)» и просто собственные мнения читателей. Оставьте ваши комментарии, напишите, что Вы думаете о произведении, его смысле или главных героях. Укажите что конкретно понравилось, а что нет, и почему Вы так считаете.

x