– Олы улым бәләкәй чагыннан ук мән белмәде, ә ханымыз аны башлы-күзле иткәч, энеләрен генә түгел, әмирләрне санга сугу дигән гадәтне дә онытты. Танибәк алга табан мәмләкәтне хосусан үзе вә хатыны илә биетеп тотар сыман. Үзбәк ханымыз әнә бер Үргәнеч каласында гына да шәех Шәриф, Түрәбан хан, чичән Нәҗметдин Кобра пулатларын, Ак Кала кирмәнен, башка тарафларда ничәмә-ничә җәмигъ мәчетләр вә алтын илә нәкышләнгән мәрмәр төрбәләр дә төзеттереп куйды. Дәүләт илә, Үзбәк ханымыз төсле, әмирләр вә бәкләр берлә киңәшләшеп, күмәкләшеп идарә кылу фарыз. Ә Танибәк кансыз. Ул, юньсез бозау сыман, әмирләрне талап имүдән башканы белмәячәк.
Тамчы ташны тишә. Җанибәкне ашык-пошык кына тәхеткә утырттылар. Ул да түгел, Урда күген көпә-көндез яшьнәгән яшен төсле хәбәр айкап үтте:
– Дилбегәне Тайдула ханбикәбез кулдан ычкындырмый, ул угылы Җанибәк илә бергәләп идарә итәчәк, имеш.
«Танибәк кайта» дигән хәбәр таралуга, Тайдула үзенә бигать китергән әмирләрне асыл гаһед олавына каршы куды.
– Вәгъдәләшкән гамәлне үтәп кайту насыйп итсен сезгә. Хан җәнаплары сезнең тугрылыкны мәңге онытмастыр…
Танибәкне Сарай-Бәркәдән ике тәүлеклек юл арасындагы Сарайчык каласына чаклы каршы алырга барып, уен ясадылар. Танибәк, мондагы әмир сараена үтеп, мәҗлес корган булган.
– Юлда кайткан чакта чит итмәсен өчен, без шушында ук бигать китерәмез. Һәркайсымыз, эргәсенә кереп, кул үбәргә әзер.
Шундый күндәмлек күрсәтүләргә яраннары каршы тора алмаган. Ә соран [6] Соран – төсен үзгәртүче җәнлек, хамелеон.
әмирләр залда Танибәкне урап алганнар да күз ачып йомган арада буып үтергәннәр. Сөенечле хәбәр җиткерүгә, Җанибәк үзенең бердәнбер энекәше Хасарны да буып ташлаттырган. Тик Җанибәк тә үзен нинди канлы тәкъдир сагалап торуын чамалый алмаган шул.
Җанибәкнең тәхеткә менүенә унбиш ел тулганда, мәмләкәттә көтелмәгән «елан» пәйда булды. Каф тау өркәчләре артына таралган әзәриләрнең Әшрәф атлы бәге, тавык кетәклегендәге куначасын онытып, үзен бөркет сыман тоя башлагандыр, шул хөрәсән үзен мәлик-солтан дип игълан иткән! Әтәчләрнең кайсысы гына төн уртасында саташып бугаз ярмый, анысына гына төкерер дә идең. «Моннан ары Сарай тарафына сыңар арбалык та ясак озатмыйбыз!» – дип, шәрран ярып хат язган бит әле. Мин-минлеге чуан шикелле сытып уятылган Җанибәк, өч төмән гаскәр кузгатып, Каф таудагы тарлавыклар арасына төшеп чумарга мәҗбүр булды.
Дәште Кыпчактагы барча татар «Тимер Капка» дип йөрткән Дирбәндне дә, аның артыннан Ширбән каласын да тиз үттеләр. Дәрьял тарлавыгында, берьюлы ике яктан турап ташларга ниятләп, мәлик Әшрәф төмән ярым җайдак белән генә каршы чыккан булган. Мәгәр урдалылар тарлавыкны җәйрәндәй тиз узды, ә тигез яланда әзәриләрне зур боҗрага алып, давыл шикелле котырынып, дулап тукмадылар. Мамай атлы меңбаш мәликнең үзен аркан ташлап әсирлеккә алган. Мамай кичә генә кияү егетедәй үз-үзенә хозурланып йөргән Әшрәфне олуг ханның аяк астына китереп ташлагач та, Җанибәк күркә сыман кабарынып, бик кукраеп дәште:
– Монда суйсам, дошманнарың гына күрә, сабак алучы юк. Җиңүче өчен кан дошманын үз илендә, туганнарының күз алдында җәзалап үтертүдән дә татлырак ширбәт, ләззәт булмас. Мин синең төн уртасында саташып кычкыра торган әтәчнекедәй башыңны мәркәз үзәгендә, Тәбриз мәйданында чаптырып ташлыйм әле!..
Җанибәккә тау һавасы ярамады, ахры, ул түшәккә ауды, ут шикелле кызышып, шактый укшып ятты. Ике-өч тәүлектән соң, чатырына чакыртып, янындагы улы Бирдебәкнең колагына тиз-тиз пышылдады:
– Тәбризгә чаклы барып йөрердәй гайрәтем юк. Мин ике төмәнне үз артымнан ияртәм дә кайтыр юлга чыгам. Син сүземне үтә. Тәбризгә җит. Әшрәф гыйсъянчының башын бүкәнгә куеп чаптырмыйча калма. Үзең дә гомерлеккә колагыңа киртлә: ханияләр өчен гыйсъянчы яраннарыннан да хәтәррәк бәла-каза юктыр. Читтән килгән дошман хәвеф түгел, алар синең тәхетеңә менми, акыртып талый да төянеп китә. Ханияләр өчен үз мәмләкәтендә баш күтәргән гыйсъянчылар – иң әшәке дошман.
– Мәлик Әшрәфнең башын чаптырмый кайтмыйм, әткәй, – дип тел кузгаткан Бирдебәкне сәйяхчы хан ярты сүздә бүлде.
– Әшрәфнең җанын кыйганнан соң да кайтмыйча тор әле. Аның урынына яңа җасус [7] Җасус – астыртын, мәкерле рәвештә килеп җан кыючы.
табылуы мөмкин. Фәрман әзер. Мин сине Тәбриздә Урда каладары [8] Каладар – наместник.
итеп тәгаенләп китәм. Хаҗәт туса, шундук чакыртырмын…
Хан чатырыннан чыгуга ук Бирдебәк солтан меңбаш Мамайны үз янына дәште.
Читать дальше