Турунлыкка турун, әмма таянырга Мамай шикелле икейөзле мирзадан башка нигез-терәк табылмады аңа. Ә тегеңә, илне үз кулында биетеп тоту өчен, тәхеттәге балбал гына кирәк. Гаскәр фәкать аны гына тыңлый, меңлек яки төмәннәр башында, – Мамай белән бергә, Тимер Капка, Баку калалары янында, Дәрьял тарлавыгында әзәриләргә, аланнарга [11] Алан – чукынгач осетинга әверелгән кавем.
каршы сугышта сыналган сыбайлар [12] Сыбай – офицер. Төрекләрдә һаман да шул исемдә.
, әмирләр. Габдулла тәхетне саклап утырган кыяфәт чыгара, ә Мамай мирза йә Кырымга, йә Рәзәнгә барып орыша да төмәнбашларның һәммәсен читтә талап кайткан байлыгына күмә. Башына таҗ элгән Габдулла, ни чарадан бичара кыяфәттә әле теге, әле бу әмирне чакыртып кармак сала, үз ягына аудармакчы була, ә тегеләр, кабыгын алыштырган елан кебек, икенче таңда ук аны мирза колагына барып чага.
Мәскәү белән Тверь калаларыннан, аерым-аерым юлдан, әмма икесе берьюлы Сарайга килеп төшкән Дмитрий һәм Михаил кенәзләр каршында да көчсез булып калды Габдулла хан. Берәм-берәм Сарайга керткәч, аларның тел төпләрен чамалау өчен, бөкресе чыкканчы һәм сакалы чаларганчы гыйлем эстәгән мөхтәсиб йә мөдәррис булу да һич кирәкми. Икесенең телендә дә бер үк гозер:
– Олуг кенәз ярлыгын фәкать миңа гына язып бирче, зинһар? Шуны бирсәң, мин урыс илендәге барча калалардан ясак җыяр идем дә аны түкми-чәчми сиңа китереп идем.
Ә Габдулла хан яшүсмер көенә дә яттан белеп тора – җыйган ясакның яртысын үзләренә йомып калдырачак та шуның хисабына мәркәз ныгытачак, гаскәр ишәйтәчәк, ахыр чиктә идән-түшәмнәрне дер селкетеп типтерәчәк болар. Һәр бәндәнең бармагы, елан мөгезедәй, үз ягына кәкре, бу ике кенәз дә Аллаһының кашка тәкәләре түгел.
Берәм-берәм үтеп кергән саен, боларның һәр икесе Габдулла хан каршына бүләк-нигъмәт өя. Мәскәү каласыннан килгән кенәз Дмитрийга унике яшь кенә, әле борын астында мыек төртә башларга да иртә. Карап торышка күндәм, юаш булса да, моның ише яшь бозауның аран җимереп сөзешә башлавы бик икеле. Менә шуны үлчәп, Габдулла хан олуг кенәз ярлыгын яшь кенәзгә язып биргән иде. Дмитрийны сарай тупсасыннан озатуы булды, икенче мизгелдә, котырынып-шашып, тәхет залына Мамай атылып керде.
– Син нәрсә монда бер кәрзин сасыган күкәй хакына ярлык өләшәсең? Атаң мирас итеп калдырган ханлыгың бармы әллә? – дип, ярсый-ярсый төкереген чәчте ул.
Габдулланың тораташтай катып утыруын күргәч, усал әтәч сыман янә очып кунды.
– Тверь кенәзе миңа унике мең данә алтын тәңкә салды, ярлык аңа тиеш! Анасының имиеннән аерылмаган Митрәйне һичбер кала боярының олуг кенәз итеп таныйсы юк. Аннан ясак көтмә! Әгәр Михаилга син бирмисең икән, ярлыкны мин үзем бүләк итәм!
– Соң, мин ярлыкны Митрәй кенәзгә язып бирдем ләбаса инде! Иртәнге акылы кичкә алышына торган таҗдар буламыни! – дип, яшь Габдулла тузгып караса да, картлач төлке Мамай аны ялтыравык тәтәй күргән сабый урынына бик тиз сатып алды.
– Төш вакыты үтүгә үк ачып чыга торган ашны пешермәскә, бер тапкыр кискәнче, мең үлчәргә өйрән! Ә үкенмәс өчен Михаил өеп калдырган алтын тәңкә тавының яртысын керттерәм мин сиңа!..
Габдулла хан тынды, эченнән генә пыскак яңгыр булып елады-сыкрады да тынды инде ул чак. Ә ике кенәзнең икесе дә бер үк төрле ярлык алып китте. Кайтуга ук, Тверьдагы Михаил Владимир каласын барып яулаган, аны Мәскәү авызыннан тартып та алган. Әле ярый, Дмитрий яшь булганга, Мәскәү кенәзлеге белән Алексий атлы атакай идарә итә, ул, җавап итеп, Ростов белән Галич калаларын үзенең чиркәвенә буйсындыра алган.
Яшь Габдулла белән төлке Мамай менә шулай, бер каенанага ярамаган ике көндәш килен кебек ызгышып ята иде, Күк Урда ягыннан Шәйбан хан туруны, Урда-Мәлик атлы солтанның бәреп керүен сизмичә дә калдылар. Сарайдагы гаскәр бик аз иде, Габдулла хан белән Мамай мирза икесе дәррәү Идел аръягына чыгып сызды.
Сарайга иңгән Урда-Мәлик тә әллә ниләр майтарып өлгермәде. Аның Сарайдагы әмир һәм бәкләрне, уңга-сулга аерып тормыйча, дарга озатуын күреп алуга, исән калган аксөякләр, фетнә оештырып, таҗ залында ук аның җанын кыйган. Мамай мирза ул вакытта үзенең биләмәсе булган Үкәк каласында качып ята иде, түнтәреш турында белешергә шактый соңга калган. Гаскәр туплап Мамай кузгалганда, Урда мәркәзе Бату ханның икенче бер энекәше – Тукай Тимер нәселеннән булган Килдебәк хан кулына эләккән иде инде.
Атасының йорты булган Актүбәдә качып яткан Габдулла хан янына әмир йә бәк шикелле түрәләрне түгел, хәтта гади чапкын җибәреп тә вакланып тормадылар. Бактың исә, Чыңгыз йортының үз эчендә яман ызгыш купкан, бөек бабалары әманәт итеп калдырган изге «Яса» кануннарын тишек кәвеш урынына җиргә ыргытканнар, Шәйбан токымнары Тукай Тимер нәселенә каршы чыккан икән. Шулар, Алтын Урда иленә гаскәр җыеп килеп, Килдебәкнең җанын кыйганнар. Җучи тәхете хәзер инде ике ел элек суелган Хызырның бертуган энекәше Морад кулына кайткан. Иллә мәгәр Морад ханның Идел аръягына кулы җитми, анда Мамай хуҗа. Ни әкәмәт, алар урыс кенәзләренә бирелә торган ярлыкны да чиратлашып өләшә башлаганнар. Дмитрий белән Михаилның олуг кенәз ярлыгы алып кайтуларына бик нык рәнҗеп, Морад хан каршына Сүздәл белән Җүнкала [13] Җүнкала – Түбән Новгородның Алтын Урдадагы атамасы.
хуҗасы булып торган Константин [14] Суздаль-Нижгар кенәзенең тарихтагы исеме Дмитрий Константинович. Ике Дмитрий арасында буталдырмау өчен, монысының исемен үзгәртергә булдык.
кенәз килеп баскан. Аның авызында да иске бер җыр:
Читать дальше