Вахит Имамов - Карабәк. Каенсар (җыентык)

Здесь есть возможность читать онлайн «Вахит Имамов - Карабәк. Каенсар (җыентык)» — ознакомительный отрывок электронной книги совершенно бесплатно, а после прочтения отрывка купить полную версию. В некоторых случаях можно слушать аудио, скачать через торрент в формате fb2 и присутствует краткое содержание. Город: Казан, Год выпуска: 2018, ISBN: 2018, Жанр: russian_contemporary, tt. Описание произведения, (предисловие) а так же отзывы посетителей доступны на портале библиотеки ЛибКат.

Карабәк. Каенсар (җыентык): краткое содержание, описание и аннотация

Предлагаем к чтению аннотацию, описание, краткое содержание или предисловие (зависит от того, что написал сам автор книги «Карабәк. Каенсар (җыентык)»). Если вы не нашли необходимую информацию о книге — напишите в комментариях, мы постараемся отыскать её.

Дистәдән артык роман авторы, Татарстан Республикасының Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Вахит Имамов үз иҗатын ике канатлы итеп алып барырга омтыла. Әдипнең яңа китабына Идел буе Болгар дәүләтенең шанлы да, канлы да тарихына багышланган «Карабәк» романы белән бүгенге чор татар авылларының аянычлы да, өметле дә язмышын тасвирлаган «Каенсар» романы урнаштырылды. Уртак нигез, рухи берлек, милләт язмышы мәсьәләләре бу әсәрләрне бер үк тарихи яссылыкка куя.

Карабәк. Каенсар (җыентык) — читать онлайн ознакомительный отрывок

Ниже представлен текст книги, разбитый по страницам. Система сохранения места последней прочитанной страницы, позволяет с удобством читать онлайн бесплатно книгу «Карабәк. Каенсар (җыентык)», без необходимости каждый раз заново искать на чём Вы остановились. Поставьте закладку, и сможете в любой момент перейти на страницу, на которой закончили чтение.

Тёмная тема
Сбросить

Интервал:

Закладка:

Сделать

– Ияреңә сикер, юл буенча бер адым да калмыйча, хан җәнапларының янында йөр. Чире тотып, тормастай егыламы, җанын тәслим кыламы, әллә үзе урынына минем берәр борадәрне калдырырга васыять яздырамы – барысы хакында да шундук миңа җиткер. Ә Сарайга кайткач, шыпырт кына бәйләрбәге Тулбайга да белгерт. Ул да, син дә – таянырдай якын яраннарым. Мин тугры яраннарымны алтын-мәрҗәннәргә күмми калмам.

…Җанибәкне исән-сау көенә кайтарып җиткергәннәр, ул Сарайда да ике-өч атна буе сырхаулап яткан әле. Бер төндә ханның һуштан язуын күргәч, Тулбай үзе, ясавыллар арасына чыгып, меңбаш Мамайны ияргә күтәрттергән.

– Табын әзер. Кунаклар сугым ашын гына көтеп утырадыр. Дога кылачак хәзрәт килүенә алар нык сусаган. Шушы сүзне түкми-чәчми тапшыр…

Берәр айдан соң ун гына җайдак иярткән Бирдебәк авыртмаган башка тимер тарак кебек кайтып җитсә, Җанибәк хан исә, сырхавыннан туктап, аягына басарга җыена икән. Чигенердәй ара калмаган бит, Бирдебәкнең фәрман бозуын белсә, ханзадәнең башсыз калуы бик мөмкин. Гыйсъянчылар, тараканнар төсле, Тулбай бәкнең йорт эченә кереп бикләнәләр. Ил, юынтык суы булмаган йорт шикелле, гайбәтсез тормый, хәтта җансыз койма-капкаларның да колагы бар. Качаклар турында Җанибәк ханга да илтеп җиткергәннәр. Аның таянычы бәйләрбәк бит! Ул сәгатендә-минутында Тулбай бәкне чакырттырып алган.

– Бирдебәк нишләп монда? Аны кайсы мәкерлесе Тәбриз каласыннан чакырттырып алган?

– Мин ачыклармын, төбенә төшми калмам. Баш өсте, ханым җәнаплары, – дип, билен бөккән икейөзле әмир.

Сарайдан чыгуга, Тулбай бәк, кабат көянтәдәй бөгелеп, ханбикә Тугай әкә янына барып кергән.

– Нинди ният илә кайтканлыгын белсә, Җанибәк хан Бирдебәкнең башын чаптырачак. Син – Бирдебәк анасы. Газиз угылыңның җанын коткар.

Хан булса да, Җанибәк тә адәм баласы бит, киңәш-уңашка дип хатынын чакырттырган. Тугай әкә, күрәсең, улын кызгангандыр, кызу-кызу тезгән:

– Бирдебәк каян килеп монда булсын инде? Аның хакындагы сүзләр – гайбәт, барысы да ялган. Ышанмасаң, үз яныңа каравылбаш Гарифҗанны чакыр, шаһитлыкка Тулбай бәкне дә дәш. Һәркайсының йорты кул сузымында гына, кирәк икән, үзем чакыртам…

Тәбриздән бирле төн йокламый кайткан, хәзер инде Тулбай бәкнең кибәндәй гәүдәсе артына яшеренеп кергән чапкын ирләр, тәхет залының түренә үтүгә үк, таҗ иясен тавык чебеше урынына буып атканнар. Хан җәсәден йокы бүлмәсенә ертык юрган төсле кертеп яшерүгә, Бирдебәкнең үзен чакырганнар. Бирдебәк нәкъ әтисен бугазлап үтергән келәм өстенә аякларын бөкләп утырган да кан катарлык әмер ташлаган:

– Бөтен энекәшләрне берәм-берәм сөйрәп китерегез!..

Юлда чакта ук ишәк урынына кыйналган бичаралар кереп бил бөгәргә яисә ант китерү өчен авыз ачарга да өлгерми, Бирдебәк һәрберенең йә билен сындыртып, йә бугазын суйдырып бара. Уникенче төпчек энекәшен, сигез ае да тулмаган нарасыйны, һич югы, монысын кызганмасмы дип, Тайдула әбисе күкрәгенә кочып кергән булган.

Бирдебәк:

– Юк, үсеп җиткәч, монысы да барыбер җан кыячак! – дип үкергән дә, үләксә бүлешкән сыртланнардай, әбисенең күкрәгеннән йолкып, Бирдебәк сабыйны башы белән ишек ниргәсенә орган…

Ә язмыштан барыбер узмыш юк бит. Ике ел үтүгә үк әмирләре Бирдебәккә каршы фетнә корган. Шулар бер төн эчендә канечкеч ханны да, икейөзле бәйләрбәк Тулбайны да суеп үтергәннәр. Ә аннары Урда Сараенда шайтан туе башланган! Дөрләп янган учак яисә кайнап торган казанны хәтерләткән хан сараена моннан соң һәркем кул селтәр дип уйлаганнар иде, ни әкәмәт, мичкәсе белән ширбәт тапкан бал кортлары кебек, кабат ябырылдылар. Урдадагы барча әмир шашты.

Ул чагында гаскәрнең бер канатына Мамай ия иде. Ул – хан кияве, куенында Бирдебәкнең кызы Гөләндәм бар. Әмма Мамай тәхеткә дәгъва итәргә бөек Чыңгыз хан нәселеннән түгел. Шуны чамалапмы, бабай тиешле Бирдебәк хан исән чагында ук, ул үзенә әүвәл ике-өч төмәнгә йөгән ташлап өлгерде, аннары Сарайдан ерактарак, Идел тамагы ягында, Үкәк дигән кала корып куйды. Аның хакында «Мамай бабасы Бирдебәк ханны суюда катнашкан», «Бабасын суюны Мамай оештырган» дигән уттай кайнар имеш-мимешләр дә таралып өлгерде. Мамай – шомарган таш, түнтәреш хәтле түнтәрештән аның читтә калуы да бик икеле. Хакмы-ялганмы бу хәбәр – ачыклаучы юк.

Мамай үз эзләрен елан кебек тиз яшерә белде. Чынлыкта исә, пошмас бәндә сыман, тау башында кысла сызгыруын көтеп йөрмәде ул. Сарайдагы тәхет бушануга, Кырымны тез астына бөгеп салды да, олы хан төсле, ясакны үз биштәренә тупларга тотынды, мәркәзне гел онытты. Аннан күрмеш, Урда ханы исеменнән Болгар олысына ясак җыярга барган Тимер Булат та үзен әмир дип игълан итте, Болгар-Җүкәтаулар да аерым йорт булып аерылып чыкты. Кичә генә Бирдебәк кул астында әмир булып йөргән Хаҗи-Чиркәс исә Хаҗитархан каласын учына сосып алды, чын хаким кыяфәтендә баш калкытты. Җаек буендагы олысларда һәм Сарайчык каласында Айбәк атлы әмир үзбаш булды. Мәркәзләре Мукшы булган олысны Сәркиз атлы әмир үз кулына алды һәм Сарай фәрманнарын кире борды. Билгеле ки, Владимир, Сүздәл, Тверь, Мәскәү, Рәзән каласында утырган кенәзләр дә авыз ачып калмады, алар да Сарай казнасына ясак озату гадәтләреннән бизә башлады.

Читать дальше
Тёмная тема
Сбросить

Интервал:

Закладка:

Сделать

Похожие книги на «Карабәк. Каенсар (җыентык)»

Представляем Вашему вниманию похожие книги на «Карабәк. Каенсар (җыентык)» списком для выбора. Мы отобрали схожую по названию и смыслу литературу в надежде предоставить читателям больше вариантов отыскать новые, интересные, ещё непрочитанные произведения.


Отзывы о книге «Карабәк. Каенсар (җыентык)»

Обсуждение, отзывы о книге «Карабәк. Каенсар (җыентык)» и просто собственные мнения читателей. Оставьте ваши комментарии, напишите, что Вы думаете о произведении, его смысле или главных героях. Укажите что конкретно понравилось, а что нет, и почему Вы так считаете.

x