Балхаш күле ягындагы олыста утырган Чымтай угылы Ырыс барысына караганда да елгыр, үткер икән. Ул әүвәл бер-бер артлы Сыгнак, Сауран, Әтрәр дигән калаларны учына җыеп алган, аннары үзен Күк Урда дигән аерым йорт ханы итеп ак киез өстенә күтәрткән дә куйган.
Сасы көзән, кетәклеккә керсә, бер генә тавыкны буып туктыймы соң! Гуҗ тамаклы хаким, Харәземнең мәркәзе Үргәнеч каласын да үзенә кушып куйгач, Алтын Урдадагы Сарай-Бәркәгә дә күз ташлаган. Ә гаскәр җитенкерәми, булганы – бик көчсез. Меңкышлак олысына таралган ак мангыт кабиләсеннән дә чирү сораган бу. Кабилә башлыгы булып торган Туйхуҗа бәк Җучи олысын тез астына салырга маташкан Ырыска төмән җыеп бирүдән баш тартырга батырчылык иткән. Шуннан соң Ырыс хан Туйхуҗаны үсмер угылы Туктамыш һәм барча бәкләр күз алдында дарга озаттырган. Шул кайгы һәм мәсхәрәгә түзмичә, Туктамыш Сәмәркандта әмир булып калыккан Аксак Тимер янына качып киткән. Дөнья чиләктәге юынтык су шикелле айкала да, чайкала да бит ул. Менә өч ел элек Туктамыш үзе шул зобани Ырыс хан урынына Күк Урданың хуҗасы булып калды. Тик монысы да, сасы көзән йә чүл бүресе кебек, һич туюны белмәс, гуҗ бер ерткыч. Карабәк барысын да мең кат белеп тора. Туктамыш та Сарай тәхетен иясез чагында, Мамай мирза Тверь кенәзе Михаилны яклап урыс олысына яуга киткән атналар эчендә килеп эләктерде бит. Мамай тын елга буендагы Шөлди кырында [9] Шөлди кыры – Дон елгасы буенда 1380 елның 8 сентябрендә Мамай мирза белән Дмитрий кенәз яу үткәргән Куликово кыры.
канкойгыч яуга кул селтәп киткәч тә, Мәскәү кенәзе Дмитрий үзенең исән калу турындагы сөенечен, галәмдә күрелмәгән зур җиңүдәй күпертеп, барыннан да элек Сарайга кереп оялаган Туктамышка язган. Димәк, мәскәүлеләр Туктамышны яклап яуга кергән, киләчәктә ул аларга ясак җыюда ташлама ясаячак дигән сүз бу. Шул рәвешле, кенәз Дмитрий яңа ханның тәхеттә ныгып калуына ярдәм итә, ул аның колына әверелеп өлгергән була. Мәскәү боярлары өчен генә түгел, Туктамышка хәтле гасыр ярым буе гомер сөргән Урда әмирләре өчен дә никадәрле хурлык!..
Менә шул Туктамыш, үзенең Күк Урдасыннан тыш, бөтен Алтын Сарай иленә дә бугалак ташларга, тышау салырга җыена, ахры. Кырым хәтле Кырым җиренә дә чапкын куган икән, димәк, Карабәк шикелле әмир-бәкләрне дә үз каршына тезләнеп китертмәкче, антлар иттермәкче. Тик шунысы сәер: Мамай мирза Кырымга исән-сау әйләнеп кайтты, Мәскәү өстенә үч явы белән бару өчен кабат гаскәр җыя.
Туктамыш бу очракта Мамайны нишләтмәкче? Ул аңлый: Мамайның кул астында бүген үк өч төмән бар, аның канат ышыгына иртәгә тагын шуның чаклы җайдак җыелуы мөмкин. Ахыр чиктә Мамай мирза, нәкъ Дмитрий өстенә баргандагы кебек, Каф тау буендагы әрмәннәрне, алан-чиркәсләрне, Дәште Кыпчак буйлап чәчелгән кумык-бәҗәнәкләрне яки Кәффа каласында үзбаш булып яшәүче җәнәвиз [10] Җәнәвиз – Кырым ярларында колония төзеп яшәгән генуэз-венециялеләр.
яугирләрен дә яллап җыя ала. Анда алтын-якут, байлык-нигъмәт дигәннәре кәрван-кәрван. Шыр тилеләр үз-үзләрен «иелгән башны кылыч кисми» дип юатса да, Мамай мирзаның, бу рәвешле гаярь була торып, Туктамыш каршында тез чүгәсе юк. Ул очракта Җучи илен, андагы олысларны тагын өр-яңа яу, үзара суеш-кырылыш көтәме? Әллә… әллә Мамай мирзадан башка яшерен генә чакырып, Туктамыш хан Карабәк шикелле әмирләр кулы белән утлы учактан күмер сосмакчымы?..
Карабәк, ятаган-хәнҗәрләрен тагарга онытмыйча, алгы як бүлмәгә атылып чыкты. Каравылбаш Нургали бәк болай да аягүрә басып көтә иде, хуҗа әмир күренүгә, капылт әсәренде.
– Йә, чапкын мондамы соң? Әллә инде куып җибәрдеңме?
Хуҗа сер бирмәгән булып шаяртса да, йөрәге каен тузы шикелле бөгәрләнеп, чатнап яна инде, аны гына күз алдына китермәскә, Нургали бәк беркатлы шалканбаш түгел.
– Юк, кумадым. Сине ашыктырмас өчен тамак ялгап алырга утырткан булдым әле. Ясавыллар аның чаптарын чистарткандай итеп кылана. Чапкынның гаебе юк, ул бичара да камчылап куылган адәм баласы бит.
Карабәк киң елмайды. Ап-ак тешләрен ялтыратып елмаю аңа бик килешә. Аның йөзе гомер буе кояшның иң эссе, рәхимсез нурлары астында каралган бакыр ләгән йә җиз комган сыман. Нургали белә-белгәннән бирле Карабәкнең маңгай-яңаклары кара-кучкыл. Ул белгәннән бирле Карабәк барча кеше белән ачык йөзле. Кычкыруны-җикерүне белми. Кешеләргә түгел, эткә дә таяк күтәргәне, сукканы юк. Шуңа да кара гавам, гади яугирләр аны, үз итеп, «Карабәк» йә «Бәкчура» дип йөртә дә инде.
– Юлчы кешене өзлектереп булмас, йә соң, әйдә, чакыр, – дип эндәште ул Нургалигә, тагын риясыз елмаеп.
Читать дальше