Чапкын яугир, залга керүгә үк, җиләненең җиң эченнән алып, мөһерле хат сузды.
– Олуг ханымыз Туктамыш хәзрәтләре сине үз янына, корылтайга дәшә, олуг Габдулла хан!
Чапкын моны билен бөгеп, башын иеп әйтте, ә Карабәкнең йөрәгенә әйтерсең лә хәнҗәр кададылар. Ул тешләрен ком капкандай шыгырдатып кысты, йөзендәге ярсуын күрсәтмәс өчен, сыңар учы белән маңгаен һәм ияген угалады.
– Хатыңда да шул ук сүзләрме соң? – дип ашыгып сорау бирде.
– Шул ук чакырудыр, ханым, Туктамыш хан аны сүзләр белән дә җиткерергә кушты. «Габдулла ханның килүен бигрәк тә нык көтәм» дип аерым да өстәргә онытмассың, диде.
Карабәк тел очына килгән чәнечкеле сораудан үзен тыя алмады:
– Миннән соң тагын ничә әмиргә хат илтәсең?
– Туктамыш хан һәрбер олырак бәк илә әмирләр янына аерым чапкын куды. Җәмгысы никадәрле бәкне чакырадыр, ул тиклесен белмим, – дигән җавап тотты чапкын, берни яшермичә.
– Ә Мамай мирзаны? Мамайны чакырамы?
– Анысы да миңа дөм караңгы, – дип җаваплады чапкын элеккечә тыныч кына, аннары тиз-тиз пышылдады: – Чакырмыйча калмас. Мирза килсә, иң төп имән ава, ил-койманы тоткан зур багана ава. Баганасы ауса, койма-киртәләр чапкан печән сыман бик тиз егыла ул.
«Менә сиңа гап-гади бер чапкын! Ил тоткасы кемнәр булганны да, ханнар ни кылырга җыенып йөргәнне дә алдан белеп тора», – дип нәтиҗә ясады Карабәк күңеленнән генә. Чапкын күз алдыннан чыгып югалуга, ул каравылбаш Нургали тарафына катгый әмер бирергә онытмады:
– Ашыгыч рәвештә Сарай каласына чапкын җибәр. Туктамыш атлы яңа килмешәк нинди эшләр кырып ята анда, аның тирәсенә нинди этләр килеп оялаган? Мамай янына да шымчы чапсын. Аны Туктамыш янына чакыралармы-юкмы, ул Туктамышка каршы нинди этлек әзерли – безгә барысын да белеп тору хәер.
Кабат түр бүлмәгә кереп бикләнгәч, Карабәк ирексездән кабат хатирәгә чумды.
Габдулла хан. Чынлап баксаң, мондый исемне ил халкы да, Карабәк үзе дә онытты инде. Әйе, кайчандыр аның да тәхет өчен янып, хан исеме күтәреп йөргән көннәре бар иде. Күптән артта калды инде ул вакытлар, дивар сыман тезелешкән карурман эчендә йомылып һәм онытылып калды.
…Беренче нәүбәттә тагын шул Бирдебәкне эттән эткә салып сүкми булмый. Чөнки соңгы егерме ел эчендәге бар түнтәреш, канлы мәхшәр башында Бирдебәк хан торды. Үзенең барча энекәшләрен, газиз малайларын тоташтан юк итүен күргәч, олуг хандагы залимлек угының үзләренә дә төбәләчәген тоеп тәмам шик-шөбһәгә төшкән әмирләр, җыйнаулашып, Бирдебәкне үзенең йокы бүлмәсендә суеп ташладылар. Ләкин айныгач эзләнсәләр, Җучи ханның барча туруннары кырылып беткән, ә Бирдебәк бу нәселнең соңгы орлыгы булган икән. Нәкъ шул чакта бушбугазларга, үз җанына куыш табалмыйча ил буенча тәгәрәп йөргән дүңгәләкләргә юл ачылды да инде.
– Мин Җанибәк ханның җариядән туган улы булам, Сарай тәхете хәзер миңа тиеш! – дип, Көлнә атлы ниндидер вак бер әмир ил түренә үтәргә җөрьәт итте.
Ничәдер ай үтүгә, аны шулай ук уйнаштан туган Нәүрүз тотып суйды. Мондый мәсхәрәгә чик куймакчы булып, Иртеш аръягыннан Җучиның бертуган энекәше Шәйбан ханның туруны Хызыр бәреп кергән.
– Миндә бөек Чыңгыз каны ага! Бату агам нәселен юк иткәнсез икән, аның йортын мин – Шәйбан хан оныгы – үз кулыма алам! – дип, Хызыр оран салгач, Сарайга күсе кебек кереп оялаган сатлык җаннар, Нәүрүз бәкнең үзен генә түгел, аның хатыннары белән малайларын, хәтта, бүлмәдән бүлмәгә йөреп, саташа-саташа нәни оныгын эзләүче Тайдуланы да арканнарга бәйләп китергәннәр. Тик Хызырга асып үтерелгән Нәүрүз гаиләсенең газапларыннан соң озак тантана итәргә язмады шул, үзенең газиз улы Тимерхуҗа җәллад ханны идән буенча тәгәрәтеп суйды. Вә ләкин, исеме булса да, җисеме белән ул бичарага да Сарай тәхетенә ияләнү, үзен хуҗа итеп тою бәхете эләкмәде.
Бирдебәк кияве булып канат җәйгән, өстәвенә Урда гаскәренең яртысына хуҗа булып алган Мамай мирзаның дистәләгән олысларга ятьмә ташлаган, тамырларын тирәнгә җибәргән чоры иде бу. Шул мирза әүвәл Тимерхуҗага каршы хәтәр яу оештырды да тегене, боҗрага алып, капкынга эләктергәч, чатырына иңеп, җанын кыйды. Аннары гаскәр башында Сарайга ук бәреп керде һәм унбиш яшьлек Габдулланы тәхеткә утыртып та куйды. Аерым олыс бәкләренең яисә әмирләрнең Мамай мирзага теш күрсәтерлек куәте юк иде, барчасы да, юаш бозау сыман, яңа ханга бигать китерделәр.
Габдулла хан әле яшь булса да, нәселе өчен шикләнерлек түгел, аның чишмәбашы Бачман тарханнан ук инеш ярган иде. Болгар илендәге Саксин каласын бирмичә каршы торган Бачман бабасының башын Чыңгыз ханның улы Мүнкә чабып өзгән. Бачманның җиткән кызы Зөбәйдәне исә ул үзенә хатынлыкка талап алган. Габдулла менә шул үзе җәллад та, үзе каһан да булган Мүнкә ханның бер туруны иде.
Читать дальше