Айсылу Имамиева - Төпчек бала (җыентык)

Здесь есть возможность читать онлайн «Айсылу Имамиева - Төпчек бала (җыентык)» — ознакомительный отрывок электронной книги совершенно бесплатно, а после прочтения отрывка купить полную версию. В некоторых случаях можно слушать аудио, скачать через торрент в формате fb2 и присутствует краткое содержание. Город: Казан, Год выпуска: 2017, ISBN: 2017, Жанр: russian_contemporary, Драматургия, tt. Описание произведения, (предисловие) а так же отзывы посетителей доступны на портале библиотеки ЛибКат.

Төпчек бала (җыентык): краткое содержание, описание и аннотация

Предлагаем к чтению аннотацию, описание, краткое содержание или предисловие (зависит от того, что написал сам автор книги «Төпчек бала (җыентык)»). Если вы не нашли необходимую информацию о книге — напишите в комментариях, мы постараемся отыскать её.

Әлеге китапта яшь язучы Айсылу Имамиеваның хикәяләре, парчалары, уйланулары, пьесалары һәм әкиятләре туплап бирелде. Автор үзенең иҗат җимешләре аша кешенең күңел тирбәнешләрен, тормыш чынбарлыгын, яшәеш матурлыгын уй-фикерләренә төреп укучыга күрсәтергә тели.

Төпчек бала (җыентык) — читать онлайн ознакомительный отрывок

Ниже представлен текст книги, разбитый по страницам. Система сохранения места последней прочитанной страницы, позволяет с удобством читать онлайн бесплатно книгу «Төпчек бала (җыентык)», без необходимости каждый раз заново искать на чём Вы остановились. Поставьте закладку, и сможете в любой момент перейти на страницу, на которой закончили чтение.

Тёмная тема
Сбросить

Интервал:

Закладка:

Сделать

Айсылу Зөфәр кызы Имамиева

Төпчек бала

© Татарстан китап нәшрияты, 2017

© Имамиева А. З., 2017

Хикәяләр, парчалар, уйланулар

Мизгел бәхете

Бүгенге таңның атуын һәркайсы аеруча түземсезләнеп көтте, җитмәсә, йоклап калудан да курыктылар. Курыкмый ни, иптәшләрең алдында оятка каласы килми бит. Имеш, соңга калып кына уян да, шул бер юк сәбәп өчен дусларың алдында кызарып, үзеңне гаепле хис итүдән күңелең борчылып басып тор ди.

Алар кичтән үк ният кордылар. Кояш матур итеп баеган чак. Көтү кайткан, яңа сауган сөтләр сөзелгән, ишегалдында кунакларга ашыкмаган берничә тавыкның гына нәрсә өчендер тарткалашып тавыш чыгарып алуы ишетелә. Шулчак арткы бакчадан тауга менеп баручы ике кеше күренеп алды.

– Гөлфия, Гөлфия, дим… – Тауга менүдән тынына капланган иде Рамилә.

– Киләм бит инде, кычкырма, әниләр ишетер, – Гөлфия дустын шулай шелтәләде. Бу мизгелдә аның күзләре тауның иң биек ноктасына текәлгәннәр дә, анда ниндидер серлемогҗиза барлыгына ышанып, очкыннар чәчкәндәй күренәләр иде. Кояшның баер алдыннан җир йөзен аеруча иркәләп җылытырга теләвеннән туган якты нурлар балкышында кешеләрнең күзләрендәге ямь тагын да ачыграк чагыла бит ул, моңа гаҗәпләнәсе дә юктыр. Тау гына, берни күрмәгән, белмәгән кыяфәткә кереп, бар дөньяга үз битарафлыгын күрсәтергә, горурлыгын исбатларга теләгәндәй, башын тагын да югарырак чөеп утырган була. Шулай да кызларның ни-нәрсә хакында серләшкәннәренә үзе генә шаһит икәнлеген тоя ул, түбәсенә җиткән җилне дә серләрен таратмасын өчен үткәрмичә тора бит.

Киләчәкнең әлегә ерак булган мизгелләрендә бик күп тапкырлар искә төшәчәк кич иде бу.

Гөлия дә килеп кушылгач, алар төп сүзгә күчтеләр.

– Без иртән әниләр көтү куарга, әтиләр эшкә киткәннән соң гына качачакбыз, – дип белдерде Гөлфия. Ул бик тә тырышып пышылдап сөйләде, шуңа да беренче һәм соңгы сүзләрдәге «з» авазлары тау битеннән аска тәгәрәп төшеп киттеләр дә кылганнар пышылдавына кушылып зыңлап алдылар.

– Ярар, алайса, сөйләштек, бүгенгә таралышыйк инде, – диде Рамилә.

Төгәл булырга, вакытында чыгып китәргә дип сүз куештылар да өйләренә йөгерделәр.

Гөлфия, әти күрмәсә ярар иде дип, бик тиз йөгерде. Кояш баеган чакта тау башына менеп китүен яратмый шул әтисе. Тау артында куе урман башлана, ә анда хисапсыз агачлар җитәкләшеп басканнар да ни турындадыр туктамый сөйләшәләр. Әбисенең әйтүенә ышансаң, шунда бүреләр дә яши икән. Хәер, нәрсәсенә ышанмыйсың, әле бу кыш кына күршеләрнең бәрәннәрен буып, шунда ук ашап киткән бит бер явызы. Шул хәл алдыннан гына Гөлфия ул гөнаһсыз бәтине күреп калган иде. Рамилә белән ашатырга тырышып, энҗеле ак кар өстенә сары бодай бөртекләре дә сибеп карадылар әле. Бәти генә никтер игътибар бирмәде. Читкәрәк китеп, кар көртләрендә сикергәләп уйный башлады. Әбиләре: «Ул сезгә ярма ашарга кош-корт түгел лә», – дип көлсә, күрше малае нәни Булат: «Сез аңа кәнфит билегез, йөгелеп килел», – дип, киңәш биреп маташты.

Гөлфия, куркыныч уйларыннан туеп, йөгерүен тагын да тизләтте. Мондый рәхәт җәйге кичтә әллә нинди уйлар белән шомланасы килми. Аяк астындагы йомшак үләннең табаннарны кытыклавы, борынга бәрелгән татлы чәчәкләр исе, җәйге җиңел җил белән рәттән йөгерүе күңелне әллә кайларга очырта, кычкырып җырлыйсы килә башлый. Каршыда түбәләрен балкытып, алмагачлары белән кул изәп утырган авыл да сиңа кушылып җырлап җибәрер төсле шул минутта.

Капканың күгәне генә, бу иреккә чик куярга теләгәндәй, ачы итеп шыгырдады. Әти ишетмәсә ярар иде дип, Гөлфия ишегалдына узды. Тузгыбрак киткән чәчләрен аннан-моннан җыйды, битенә кунган тузан бөртекләрен сыпырды. Акбай белән сөйләшеп алмакчы иде, тик тышта сөткә буялган мыекларын юып утыручы песидән кала берәү дә күренмәде.

Ә менә Рамилә бу вакытта әллә ни ашыкмады, белә ич ул: әнисе әле эштә, әтисе дә күптән инде каравылына киткәндер. Туксан яшькә якынлашкан әбисе дә татлы йокысына талгандыр. Аның әкрен генә тирән итеп сулавыннан борын яфраклары сискәнеп китәләрдер, бүлмәгә яртылаш кына булып иңгән яктылыкта аның ара-тирә елмаеп куюы, кайвакытта, киресенчә, еларга әзерләнгәндәй, бөтен битенең җыерылып килүе күренәдер. Тыныч шул бу вакытта өй эчендә. Ә монда рәхәт, иркен. Кызганыч, Гөлфияләрнең, Гөлияләрнең өйләренә башкарак юлдан кайтырга кирәк, бергә кайткан булырлар иде. Әй, алай дисәң, Гөлфия артыннан җитмәслек булып йөгерә бит ул, әтидән куркам, дигән була. Әллә нинди могҗизалы планнар корып йөрергә бер дә курыкмый үзе.

Читать дальше
Тёмная тема
Сбросить

Интервал:

Закладка:

Сделать

Похожие книги на «Төпчек бала (җыентык)»

Представляем Вашему вниманию похожие книги на «Төпчек бала (җыентык)» списком для выбора. Мы отобрали схожую по названию и смыслу литературу в надежде предоставить читателям больше вариантов отыскать новые, интересные, ещё непрочитанные произведения.


Отзывы о книге «Төпчек бала (җыентык)»

Обсуждение, отзывы о книге «Төпчек бала (җыентык)» и просто собственные мнения читателей. Оставьте ваши комментарии, напишите, что Вы думаете о произведении, его смысле или главных героях. Укажите что конкретно понравилось, а что нет, и почему Вы так считаете.

x