Шуңа да Фәрдилә белән дуслашып китүемне бик тә гадәти бер хәл итеп кабул иттем. Чыннан да, нәрсәсенә сәерсенәсең инде аның, икебез дә тел бистәсе, көн буена сөйләшәсе сүзләр дә күп җыелып өлгерә. Ул безгә кереп кич утырырга гадәтләнгән иде. Бүлмәдәге кызлар да яратты Фәрдиләне. «Артистка» дип кушамат та тагып куйдылар. Сөйләшкәндә күз уйната торган гадәте барлыгын күреп, шулай дип атадылар.
Ә бүген аны чыннан да алыштырып куйганнар кебек.
Йокларга ятканчы тагын килеп, аларның бүлмәсенең ишеген шакыдым. Бу юлы бүлмәдәше ачты.
– Фәрдиләне чакыр әле! – дидем.
– Ул хәзер бүлмәдә бик сирәк куна, – дип, бүлмәдәше дә ишек артында югалды.
– Ничек? – дип, ишеккә карадым. Тик ишек – телсез, җавап бирмәде.
Кызык, нәрсә була инде бу? Вәт табышмак! Бүлмә түшәменә карап, озак кына уйланып яттым. Тәрәзә артындагы машиналар гөрелтесе тынгач кына, хәтерем ике ай элек булган бер сөйләшүебезне искә төшерде.
Ул көнне бүлмәгә барыбыз да соң гына кайттык. Спектакль хакында сөйләшеп утырганда, Фәрдилә килеп керде. Тик һәр көндәгечә шат түгел, ә бик күңелсез күренә иде ул.
– Ни булды? – дип сорадым.
– Әй, беләсеңме, туйдым мин…
– Нәрсәдән? Җүләр кеше кебек сөйләшәсең.
Тик ул, чыннан да җүләрләнгән кеше сыман, чәч очларын бармакларына чорный-чорный елап ук җибәрде.
– Ни булды соң? Әллә берәр авыр сүз әйттеләрме?
– Юк.Сәбәп башкада… Дөньям кызык түгел. Трамвай, уку, тулай торак, кысан бүлмә… Һәм яңабаштан… Ә минем эчке дөньям иркенлекне ярата. Башкача яшәү кызыксыз. Авылда шундый рәхәт. Күңелең тула икән, чык та йөреп кайт урманда, киң кырларда йә су буена төш. Ә монда нәрсә бар?.. Миңа үзгәрергә кирәк. Бу чит дөньяны аңлый башлар өчен. Әнә Гөлнара беркөнне чәчемнән дә көлде хәтта. Төссез, ди.
– Җүләр сүз сөйләмә, тиле! Чәчләрең бик матур!
Фәрдиләнең бу сүзеннән аптырап калган бүлмәдәшләремнең сөйләшү ахырын тыңлап бетерергә түземнәре калмады. Өчесе дә, берәр сәбәп табып, Тукай әкиятендәге бүреләр кебек чыгып тайдылар. Мин дә бик аптырап калган идем шул вакытта.
– Юк, алар миңа ошамый, алар минеке кебек түгел! Минем чәчләр башка булырга тиеш. Чәчне башка төскә буярлык та көч юк миндә.
– Чәч буяу ул көчлелек билгесе түгел, – дидем, ачулана башлап.
– Син дә минем кебегрәк арттарак калган инде…
– Кемнән?
Тик бу ачулы соравыма җавап ишетә алмадым, Фәрдилә үз сүзен сөйләп китте:
– Җитте! Минем тормышым йөз сиксән градуска үзгәрергә тиеш. Менә күрерсең: минем кулымнан киләчәк ул.
– Нәрсәгә? Син болай да бик әйбәт кеше. Киресенчә, шушы дөньяда үз-үзеңне саклап калу зур әйбер.
Җавап дорфарак яңгырады:
– Бу – син уйлап чыгарган әкият кенә!
– Алай да, синеңчә үзгәрү нәрсә соң ул? Чәч буяумы?
– Юк, ул гына түгел. Вакыт күрсәтер, белерсең… – Фәрдилә ишекне ябып та бетермичә чыгып китте.
Сәерсенеп калдым. Тик Фәрдиләнең ул вакыттагы үзгәрүе чәчен кара төскә буяудан артмады. Һаман шулай шат, шаян, җор телле кыз булып кала бирде ул. Теге елап утыруын күңел төшенкелеге, депрессия дип кенә кабул иткән идем.
Менә хәзер ике ай артта калган. Дустымның тормышы, чыннан да, йөз сиксән градуска борылган түгелме соң? Әйе, борылган. Сизелмичә дә…
Инде ни әйтергә? Бүген ишеген бигрәк каты шапылдатып япты. Әйтерсең мин бер буш урын. Ә теге вакытта, ике ай элек, ишекне ябып та бетермичә калдырган иде. Эх, шул чакта, артыннан чыгып, «Буяма чәчеңне!» дип кычкырасым калган…
– Ярату, ярату, дисең син. Беләсеңме, баламны бик яратам, ә менә иремне…
– Син әллә аңа яратмыйча гына кияүгә чыктыңмы?
– Нишләп, яраттым мин аны.
– Алдама, күзеңнән күренеп тора. Яратмыйча нәрсә дип шундый адымга бардың инде?
– Ул – әйбәт кеше, бик әйбәт тормыш итәбез. Менә озакламый өй сала башларга уйлыйбыз, балабыз да Аллага шөкер.
– Аның бер генә тискәре сыйфаты да юкмыни соң?
– Бар инде ул, ансыз булмый, шулай да алар артык күзгә бәрелеп тормый.
– Кыскасы, тормышың килгән, күңелең тыныч инде, алайса.
– Тыныч кебек, мин бит шулай буласын белеп, шулай булырга тиеш дип кияүгә чыктым.
– Кызык, япь-яшь кешегә каян шулкадәр акыл килә икән ул? Менә шулай булырга тиеш дип анализлау сәләте. Минемчә, яшьлек ул бу дөньяны бары тик хисләр аркылы гына кабул итү өчен, хисләр белән генә яшәү өчен бирелә. Тик, чыннан да, алай яшәү бигүк дөрес түгел бугай шул. Шуңа да соңыннан терсәкләре бик якын булып та, аны тешли алмауларына үкенеп яшиләр. Эх, яшьлектә җүләр булганмын, уйлап бетермәгәнмен, башым кайда булган, дип көрсенүчеләр дә шактый. Ә шулай да үкенмисеңме, эх, яшьлегем бигрәк коры булган, чын күңелдән яратмаганмын да дип?
Читать дальше