Яшь булса да, бик төпле акыллы хәзрәт Айбулат мәчет төзелешенә аеруча зур көч куйган кешеләрнең берсе булды. Аның чыгышын шуңа да зур кызыксыну белән көтеп алдылар. Хәзрәт авыл кешеләрен зур вакыйга белән котлады, шуннан соң моңлы тавышы белән матур итеп азан әйтте. Бар халык дөньясын онытып йотлыгып тыңлады бу азанны. Җиде дистә елга якын авылның өйләре, урамнары, кырлары, болыннары, елга-күлләре, урманнары өстеннән яңгырамаган илаһи аһәң барлык җаннарга да үтеп керде. Кемдер елады, кемдер зур горурлык белән башын югарырак күтәрде. Кадрия дә әнисенең күзләрендә үтә-күренмәле яшь тамчыларын күреп аптырады. Бу аның өчен гомерендә дә онытылмаслык көн иде. Рәйхана кызын үзенә ныграк кысты да: «Менә, кызым, хәзер авылда мәчет бар. Сез дә монда йөреп дин сабаклары алырсыз. Киләчәк тормышыгызда иманлы, тәүфыйклы булырга кирәк. Бу – бик зур вакыйга бүген», – дип пышылдап кына эндәште.
Шулчак, Рәйхананы гаепләп, аңа шелтә яздырткан теге абзый да мәчет каршына чыгып басты. Башына ялтырап торган чигүле кәләпүш кигән, елмая. Әйтерсең, мәчет салы-нуны тәнкыйтьләп, бу хәлгә каршылык күрсәтеп, мәктәптә бу хакта сөйләшергә дә ярамый дип лаф органнарын бөтенләй дә оныткан. Ул кайнар сүзләр белән авыл халкын котлады. Бар кеше дә гөр китереп кул чапты. Менә галәмәт! Дин һәм мәчет тирәсендә кыйблаларын тиз үзгәртә алган кешеләрнең булуы бер дә аңлашылмый иде Рәйханага. Кадрия, әнисенең борчылуын күреп: «Ни булды әни?» – дип сорап куйды. Әнисе «бар да яхшы» дигән ым белән елмаеп кына алды. Нишләтәсең?.. Ярар, мондый матур көнне ямьсезләргә ярамый, дип, күңелсез уйларны читкәрәк куды Рәйхана. Әнә бит балалары да, укучылары да, барлык авыл кешеләре дә ничек сөенгән. Мәктәп стена газетасында «Авылда мәчет булырмы?» дигән сорауга җавап бүген табылды. Бу – чыннан да зур шатлык. Аллаһның кодрәте белән мәчет ачыла.
Авылда мәчет булмаган елларны хәзер инде искә төшерүче дә юктыр… Чыннан да, мәчет авыл тормышына зур йогынты ясады. Айбулат хәзрәт, анда иман дәресләре укытып, күпме балаларны һәм өлкәннәрне тәрбияләде, иманлы итте. Ислам дине серләренә төшендереп, Коръән укырга өйрәтте. Ул кешеләргә әйтеп-аңлатып бетермәслек зур хәзинә өләште. Кадрия дә үзе-нең сеңлесе һәм сыйныфташлары белән мәчеттәге һәр сабакка барды. Бик күп гыйлем алды. Айбулат хәзрәтнең шулай дөрес итеп укытуына, бик белемле булуына зур ихтирам белән карады ул. Һәр дәрес саен күңеле үсеп, тагын да күбрәк беләсе, зуррак догаларны яттан өйрәнәсе, аларның тәфсиренә төшенәсе килде.
…Еллар үтте. Кадрия дә үсте, шәһәргә чы-гып китте. Аны язмыш илебезнең зур-зур калаларына, хәтта чит илләргә кадәр алып барды. Ул бик затлы бизәлгән, мәрмәр ташлары ялтырап торган заманча итеп төзелгән иман йортларын да, бик борынгы мәчетләрне дә күрү шатлыгына иреште. Аларда намаз да укый алды. Әмма ничек кенә булмасын, үзе күргән һәр мәчеткә ничек кенә сокланмасын, күңеле барыбер авылындагы шушы кечкенә генә мәчетне сагына иде. Сагына гына түгел, Кадрия өчен авыл мәчете – дөньядагы барлык мәчетләргә караганда да иң зурысы, иң затлысы иде. Белмим, нигә алайдыр, ләкин авыл мәчетенең бусагасын беренче атлап кергәндәге олы хисне, чиксез дулкынлануны ул башка бер иман йортына кергәндә дә тулысынча кичерә алмады. Авылында ачылган яңа мәчеттәге буяу, агач исләре, идәнгә түшәлгән һәм диварларга эленгән йомшак келәмнәре, зур тәрәзәләре, киштәләрдәге Коръәннәр, хәзрәтнең азан, вәгазь әйтә торган гади генә мөнбәре кыз күңелендә мәңгегә дип уелган иде шул. Әлбәттә, башка мәчетләрнең ишеген ачып кергәндә дә дулкынлану була, ләкин теге кояшлы, әнисе күзләрендә яшь тамчылары җемелдәгән көндәге хисне башка беркайчан да, бер мәчеттә дә тоя алмаячагын ул белә иде. Ни өчен шулай икән? Бәлки, бу мәчеттә үз гомерендә беренче догасы ятлангангадыр, бәлки, беренче намазы анда укылгангадыр… Бәлки, нәкъ менә мәчет ачылган көнне әти-әнисе аңа бүләк итеп намазлык алып биргәнгәдер…
Зур мәхәббәт тарихларын күп ишеткәнсездер. Һәр кешедә үзенчәлекле алар. Үзенчә барлыкка киләләр, үзенчә яшиләр. Тик кешеләр кебек үк, алар да бер-берсенә охшаш булалар һәм, кешеләр кебек үк, бер-берсен кабатламыйлар. Бу тарих та башкалардан әллә ни аерылып тормый, бу тарих та башкаларга охшаш. Шулай да ул кабатланмас…
Таң әле беленер-беленмәс кенә иде. Ә ул инде уянды. Тәрәзә аркылы беренче трамвайларның йокылы-уяулы тавышлары ишетелә. Дүрт тулып киткән. Ә ай һаман күк катында алтын тәңкә төсле ялтырап утыра. Нәрсә дип кузгалмаган була инде? Барыбер таң ата башлаган бит. Ул да шул таң ата башлаганга уянды. Һәрхәлдә, шулай дип уйларга теләде. Юк, юк инде, артык борчылудан да, нидер сизенүдән, тынычсызланудан да түгел иде бу уяну. Таң әле беленер-беленмәс кенә, менә шуңа уянды.
Читать дальше