Айсылу Имамиева - Төпчек бала (җыентык)

Здесь есть возможность читать онлайн «Айсылу Имамиева - Төпчек бала (җыентык)» — ознакомительный отрывок электронной книги совершенно бесплатно, а после прочтения отрывка купить полную версию. В некоторых случаях можно слушать аудио, скачать через торрент в формате fb2 и присутствует краткое содержание. Город: Казан, Год выпуска: 2017, ISBN: 2017, Жанр: russian_contemporary, Драматургия, tt. Описание произведения, (предисловие) а так же отзывы посетителей доступны на портале библиотеки ЛибКат.

Төпчек бала (җыентык): краткое содержание, описание и аннотация

Предлагаем к чтению аннотацию, описание, краткое содержание или предисловие (зависит от того, что написал сам автор книги «Төпчек бала (җыентык)»). Если вы не нашли необходимую информацию о книге — напишите в комментариях, мы постараемся отыскать её.

Әлеге китапта яшь язучы Айсылу Имамиеваның хикәяләре, парчалары, уйланулары, пьесалары һәм әкиятләре туплап бирелде. Автор үзенең иҗат җимешләре аша кешенең күңел тирбәнешләрен, тормыш чынбарлыгын, яшәеш матурлыгын уй-фикерләренә төреп укучыга күрсәтергә тели.

Төпчек бала (җыентык) — читать онлайн ознакомительный отрывок

Ниже представлен текст книги, разбитый по страницам. Система сохранения места последней прочитанной страницы, позволяет с удобством читать онлайн бесплатно книгу «Төпчек бала (җыентык)», без необходимости каждый раз заново искать на чём Вы остановились. Поставьте закладку, и сможете в любой момент перейти на страницу, на которой закончили чтение.

Тёмная тема
Сбросить

Интервал:

Закладка:

Сделать
Гөлия сүзсезрәк инде, шулай да нәрсә сөйләсәң дә тыңлый белә. Акыллы күзләренә тирән мәгънә яшергәндәй озак кына уйлап торгач, киңәшләр дә бирә әле. Әнә теге көнне генә Рамилә, әнисенә булышам дип, сыер саварга булды, сыер гына, җүнсез, савып бетерәм дигәндә, аягын чиләккә кертте дә куйды. Кычкырып карап та, сугып та урыныннан кузгатып булмады үзен. Әле ярый арткы якның капкасыннан Гөлия күренде. Гадәттәгечә, уйчан елмайды да: «Әйдә, кытыклап карыйбыз үзен», – диде. Сыер кытыгы килүдән курыктымы, әллә инде чиләктән туйдымы – белмәссең, аягын бер селтәп чиләген еракка ук атып бәрде. Шул көннән Гөлиянең чыннан да акыллы икәнлегенә тулысынча ышандылар.

Ә Гөлияләрнең өйләре бөтенләй дә икенче якта. Авыллары тауны ярым ай рәвешендә кочып тора. Менә Гөлияләр ярым айның бер башында яшәсәләр, Гөлфияләр бу дуганың уртасында, Рамиләләр икенче башына туры киләләр. Гөлия исә таудан турырак төште дә урам буйлап кайтырга булды. Өйдәгеләр дә белмәсләр тауга менеп йөргәнен.

Таң атты… Кояш бар тирә-юньгә өздереп карап куйды. Халык көтү куа башлады. Шулвакыт безгә билгеле булган өч капка берьюлы ачылды. Тизрәк-тизрәк, ашыгырга кирәк иде. Кызлар билгеләнгән урыннарында очраштылар.

– Су коенырга күрше авылга барачагыбызны берәүгә дә әйтмәдегезме? – дип сүз башлады Гөлфия.

Гөлия, үпкәләбрәк:

– Син үзең әйтмәдеңме соң? – диде.

– Күп сүз – буш сүз, дип әйтә минем әби, әйдәгез, тизрәк юлга кузгалыйк!

Алар уңдагы ике тау, тагын зур гына чикләвек куаклыгыннан соң урнашкан Камышлы авылына юл тоттылар. Дөресрәге, Камышлы авылы янындагы Дим ярына барып су коенырга иде исәпләре. Дим елгасы үз авылларының уртасыннан ук ага инде югыйсә. Тик Камышлы янында ул тирәнрәк тә, киңрәк тә кебек.

Кызлар бертуктамый сөйләшеп бардылар да бардылар. Дүрт чакрым юл сизелми дә үтеп китте. Барып җитәрәк, каймак ягылган күмәчләрен ашап алдылар. Гөлия бер банка чәй алган иде, аны да ялт иттерделәр. Инде тәмам су коенырга әзер иделәр. Күк уртасындагы кояш та: «Тизрәк суга керегез, нәрсә көтәсез инде?» – дип үгетли үзләрен. Кызлар әти-әниләренә берни әйтми киткәнгә, кояшның үгетләвеннән башка да ашыгалар иде. Нинди матур урын бит!

Беренче булып суга Гөлфия керде. Ул гына йөзә белә… Суның салкынлыгы аяк бармакларыннан үтеп бөтен тәненә таралды. Мондагы су салкынрак, ахрысы, кызның кулларына, аякларына каз тәне чыкты. Бик тә салкын булып китте. Тик бу мизгеллек халәт, суга керүгә үк ул онытыла, бар дөньяң ефәк тукымадай җиңел булып бөтерелә, су куыклары булып өскә күтәрелә башлый. Кояш кыздырган аркаңны яшерер өчен, чалкан ятып йөзеп китәсең. Бераздан инде су да салкын түгел, тәнең дә туңмый. Агым уңаена йөз дә йөз. Гөлия белән Рамилә генә яр буенда чупырдап яталар. Ә Гөлфиягә бик рәхәт. Бик биектә, еракта кояш елмая.

Шул минутта, шул мизгелдә нидер булды… Кояш, күк йөзе, барлык тавышлар бик ерак калды. Гөлфия ниндидер тирән упкынга төшеп баруын тойды. Су чоңгылы!.. Бар дөнья әйләнә, күз аллары караңгылана башлады. Каршы килеп бернәрсә дә эшләп булмый. Бу мизгелдә берничек тә каршылык күрсәтә алмыйсың! Су зур, калын дулкыннары белән сине әйләндереп ала да әллә кайларга очырта. «Нәрсә булыр минем белән?!» Гөлфия ни уйларга да, ни тоярга да белмәде. Үз агымына гына ияртеп барган су кай арада шундый борылыш ясарга өлгерде соң? Тегеләй бәргәләнде, болай бәргәләнде кызчык, тик су гына аны кызганмады. Ә Рамилә белән Гөлия, ни эшләргә дә белмичә, яр буенда йөгерештеләр. Дусларына да ярдәм итәселәре килә, йөзә генә белмиләр. Алар Гөлфиянең бер күренеп, бер юкка чыгып алган йөзен, кулларын, аякларын күреп, ничек ярдәм итәргә дә белмичә, кычкырып елый ук башладылар. Котылырга, котылырга кирәк Гөлфиягә куркыныч чоңгылдан. Ә су бу мизгелдә телсез дә, аңсыз да иде. Әйтерсең шушы бөтерчек дулкыннардан башка берни дә юк.

– Бир кулыңны! Йөз, йөз! Туктама! Туктама, дим!..

Гөлфиянең учыннан кемнеңдер көчле кулы эләктереп алды да алга тарта башлады. Кызның курыккан йөрәге атылып чыгардай булып сикерде, башы әйләнде. Тик боерык булып яңгыраган әлеге авазларга ул буйсынды.

Гөлфиянең бите буйлап йөгерешкән су там-чыларын сыпырып төшерделәр, аркасына кагып тынычландырдылар. Ниһаять, ул күзләрен ачты.

Өч кыз күзләрен кая яшерергә белмичә тавыш-тынсыз утыргач, берьюлы коткаручыга текәлделәр. Мәктәптә күргәннәре бар иде аларның бу кара чәчле кызны. Ул Камышлыдан килеп тугызынчы сыйныфта укый. Монда очраклы гына килеп чыккан. Бер үрдәк бәбкәсе югалган икән, шуны эзләп йөреше. Ул үзеннән әз генә кечерәк булган кызларга карап утыруында булды. Үрдәк бәбкәсен табам дигән өмет белән килмәде бит ул монда, иртәдән тынычсызланган күңеле алып килде аны бу шомлы урынга.

Читать дальше
Тёмная тема
Сбросить

Интервал:

Закладка:

Сделать

Похожие книги на «Төпчек бала (җыентык)»

Представляем Вашему вниманию похожие книги на «Төпчек бала (җыентык)» списком для выбора. Мы отобрали схожую по названию и смыслу литературу в надежде предоставить читателям больше вариантов отыскать новые, интересные, ещё непрочитанные произведения.


Отзывы о книге «Төпчек бала (җыентык)»

Обсуждение, отзывы о книге «Төпчек бала (җыентык)» и просто собственные мнения читателей. Оставьте ваши комментарии, напишите, что Вы думаете о произведении, его смысле или главных героях. Укажите что конкретно понравилось, а что нет, и почему Вы так считаете.

x