– Безнең авылдан беркем дә бу урында коенмый, ә сез үзегез теләп тозакка эләгә яздыгыз. Монда бит чоңгыллы урын! Беләсеңме нишләргә кирәк иде сиңа? Күбрәк тын алырга иде дә төпкә үк төшәргә иде, аннан, чоңгылдан читкәрәк йөзеп китеп, су өстенә дә чыга алыр идең… Төптә чоңгылның көче кими.
Тагын тынлык урнашты. Рамилә белән Гөлиягә дә, алардан да бигрәк Гөлфиягә бу булганнар бер төш кенә кебек күренде. Һаман ышанып булмый иде…
Кояш та артык кыздырмый, сөйләшер сүзләр дә әллә кая китеп югалган. Шулай да була икән… Бәхетле бер мизгел кеше гомерен коткарып кала ала. Бәлки, без кичергән һәр мизгел бәхеттер, тормыш чоңгылына төшеп карамыйча, без шуны сизмибездер. Һәм шунысы бар: тормыш чоңгылына эләккәннән соң төпкә төшеп тора да белергә кирәк, бераз хәл җыйгач, яңадан өскә күтәрелеп бәхетле булыр өчен…
Безгә бүген кунакка әниемнең әнисе – Димескәй әбиебез килде. Димескәй әби бездән ерактарак яши шул. Җәй көне без аның янына кайтабыз, ә менә көзге йә язгы каникулларда әби үзе безнең янга килә. Ул килгән көнне сеңлем белән мин очып кына йөрибез. Икебез ике ягына утырып, быты-быты сөйли башлыйбыз. Әбинең колаклары ничек түзәдер?! Без күбрәк мәктәп, андагы хәлләр турында сөйләшәбез. Мин бит быел мәктәпне тәмамлыйм. «Бишле» ләргә генә! Тик барыбер алтын медаль бирмиләр. Көмеш кенә эләгәчәк. Без чит телләрне өйрәнмәдек, шуңа да бу зур минус булып исәпләнә икән. Өйрәтсәләр, мин чит телне дә тырышып укыр идем. Ә әти белән әни миңа: «Иң мөһиме билге түгел, белем», – диләр. Шулаен шулай да, тик менә белемем әйбәт булып та, алтынны бирмиләр бит әле. Димескәй әбигә шулай дип сөйләгән идем, рәхәтләнеп көлде. «Без әнә җиде классны тәмамладык та көн-төн эштә булдык, шайтан белгән ул медальләрне», – ди. Сеңлем белән безгә шул җитә, Димескәй әбидән яшь чаклары турында сөйләвен үтенәбез. Әйтерсең әби безгә чын әкият сөйли.
«Кыз балалар бит сез. Сезнең өчен иң мөһиме – акыллы, иманлы, уңган булу. Белемле булуыгыз иш янына куш булыр. Хәзер заманы шундый, ансыз да булмый. Менә безнең каршы як күршедә Галимә исемле бер кыз яшәде. Әтисе ягыннан нәселләренең кушаматы Салмак иде. Галимә үзе суга барса да, кер чайкаса да, юри йөргән кебек, әкрен кылана. Без беләбез инде: юри түгел, холкы шундый аның. Үзе бик акыллы, әти-әнисенең сөенече инде менә. Ә авыл башында Утлы Шәйдуллалар нәселе яши. Аларның кызу холыклы, баскан җирендә ут чыгара торган Хәрраслары бервакыт Галимәгә гашыйк булып куйды бит. Югыйсә Галимә кичке уеннар вакытында әллә ни күзгә чалынмый, биергә дә чыкмый иде. Ә Хәррас бар кешене сокландырырлык итеп бии дә белә.
Шуннан бер кичне егет өенә кайта да әтисе Шәйдуллага өстәл сугып әйтә:
– Мин Галимәгә өйләнәм! – ди.
– Ичмасам, нәселләре нәсел түгел, Салмаклар, имеш… – дип пошына әтисе.
Тик нишләсен, улына каршы барырлык түгел. Менә дигән итеп туй итәләр дә, Галимә Хәррасларда яши башлый.
– Бигрәк әкрен йөри бу бала, кулыннан бер эш тә килмидер әле, – дип сукранып йөри Шәйдулла абзый.
Шуннан ишегалдына чыга да бу матур итеп тезелгән утыннарны чәчеп ата. Өйгә кергәч, яшь киленгә утын алып керергә куша. Үзе, челтәр читен күтәреп, тәрәзә аша карап тора. Салмак Галимәбез чыга, башта теге чәчелгән утыннарны яңадан матурлап өеп куя, аннары гына берничәсен өйгә алып керә.
– Менә сиңа мә! – дип тел шартлатып сөйләде соңыннан Шәйдулла абзый. – Эч пошуларымны юып алдылармыни, – дип кеткелдәп тә куйды.
Менә шул, кызларым, тормышта әллә нинди сынаулар аша үтәсегез бар әле. Юк-бар уй уйлап йөргәнче, әнә әниегезгә кер чайкашыгыз», – дип сүзен тәмамлады Димескәй әбиебез.
…Кадрия икенче сыйныфта укый. Дәресләр беткәч, язгы саф һаваны сулап, сөйләшә-сөйләшә, әнисе белән мәктәптән кайтып киләләр. Шулвакыт, олы урамның уртасындарак, Чулман елгасы ярында ыгы-зыгы күреп, кызчык аптырап калды. Игътибар белән карагач күрделәр, нигез күтәрә башлаганнар. Өй нигезе дип булмый аны – бик зур! Шундый зур итеп нәрсә салырга җыендылар икән? Әнисе Кадриянең сораулы карашына: «Мәчет нигезе», – дип җавап биргәч, ни өчен икәнлеген үзе дә аңламыйча, ул шатланып куйды. Аңа кушылып, язгы кояш та куанды булса кирәк, төссез болытлар арасыннан ялтырап килеп чыкты да елмаеп җибәрде. Ә аяк астындагы күлдәвекләргә, эреп бетәргә өлгермәгән кар өемнәренә, бөреләре бүрткән агачларга һәм яр буенда салына башлаган мәчет нигезенә кояш белән бергә карагач, Кадриянең әллә елап, әллә җырлап җибәрәсе килде. Сигез яшьлек бала акылына шулкадәр тәэсир итәрлек вакыйга! Әбиләренә кунакка кайтканда, Казанга циркка, зоопаркка барганда күргәне булса да, үз авылларында мәчет күргәне юк иде шул Кадриянең. Һәм менә аларда да мәчет салына башлаган!
Читать дальше