– Мәчет ул – изге урын, анда намаз укыячаклар. Исеңдәме, теге вакытта газетадан укыган идем авылда мәчет салыначагы турында, – диде әнисе.
– Истә, – диде, матур итеп эшләнгән мәктәп стена газетасын күз алдына китереп, Кадрия.
– Без ул газетаны укучылар белән бергәләп әзерләгән идек бит, кызым. Шунда зур сыйныфларда укучы кызлар «Авылда мәчет булырмы?» дигән мәкалә яздылар. Бик олы әби, бабайлардан элеккеге мәчетнең нинди булганлыгы, кайсы урында урнашканлыгы турында сораштылар.
Кадриянең әнисе мәктәптә укытучы булып эшли. Өстәвенә ул – директорның тәрбия эшләре буенча урынбасары. Шуңа да мәктәп тормышында булган хәлләр Кадриягә аеруча якын һәм таныш. Мәктәптә әнисе җитәкчелегендә ай саен чыга торган стена газетасын да ул түземсезләнеп көтеп ала. Аннары әнисеннән һәрбер мәкаләнең эчтәлеген сөйләргә сорый. Менә бу юлы мәчет турындагы мәкалә хакында кабат сөйләшеп алдылар. Дөрес, аның өчен әнисенә җавап бирергә дә туры килде.
Яз башында мәктәпкә республикакүләм зур тикшерү килгән иде. Мәктәптә бәйрәм диярсең, бар дөнья ялтырап торды ул көннәрдә. Кадрияләр сыйныфы да кошлар көненә багышланган матур ачык дәрес күрсәтте. Ә ыгы-зыгылы көн узып барганда, тикшерүчеләр инде кайтыр юлга әзерләнгәндә, районнан килгән бер абый кунаклар алдында Кадриянең әнисе Рәйханага кинәт кенә кискен кисәтү ясады. «Мәктәп белән мәчетнең бернинди дә бәйләнеше юк, зур хата ясагансыз бу мәкаләне әзерләп! Кем укучылардан шушы темага яздырта инде?» – дип тезеп китте ул. Рәйхана акланырга тиешлеген аңлады. «Мәчетнең кеше тәрбияләүгә турыдан-туры катнашы бар. Һәр авылда иман йорты булырга тиешлеген күбебез аңлыйдыр дип беләм. Укучыларыбыз да бу сорау белән еш мөрәҗәгать итәләр. Ата-аналар да бу мәсьәләгә битараф түгел. Мәктәп мәгърифәт учагы булса, мәчет – иман йорты. Икесе дә кешене кеше итү өчен хезмәт итәләр». Әмма Рәйхананы бүлдереп: «Кирәкмәс сүзләр сөйлисез», – дип бармак янады мәгариф бүлегеннән килгән тикшерүче. Коридорда киеренке тынлык урнашты. Берәү дә Рәйхананы яклап бер сүз дә әйтмәде. «Ярар, сезнең белән бу хакта аерым сөйләшербез», – диде абзый кеше, тамак кырып, һәм, барысыннан да алгарак чыгып, тиз-тиз генә баскычтан төшеп китте.
Рәйхана хәлнең җитдилеген шунда ук аңлап алган иде. Борчылуы дөрес булып чыкты. Икенче көнне аны район мәгариф бүлегенә чакырып, мәчет турындагы мәкаләсе булган мәктәп стена газетасы өчен шелтә белдерделәр. Канатланып эшләп йөргән вакытында аның өчен зур тетрәнү булды бу. Ни өчен бит әле! Атеизм чәчәк аткан совет еллары да артта калган югыйсә. Авылларда да, калаларда да яңа мәчетләр ачылып, моңлы азан тавышы яңгырап, иман яңарган вакыт. Авыр адымнар белән көчкә ачып чыкты Рәйхана мәгариф бүлеге ишекләрен. Елыйсы килсә дә еламый калуы аркасында аеруча авыр булды. Күпме көч сарыф итеп тикшерү киләсен көтте бит. Барысы да уңышлы үтте дигәндә, нәрсә китереп чыгарды бу абзый. «Аның эш күрсәтәсе килә», – диде Рәйхананы тынычландырырга теләгән мәгариф бүлегендә эшләүче инспектор ханым. Рәйхананың гына өстенә кайнар су койган кебек. Гарьләнүе көчле булса да, күңел тынычлыгын саклап калырга тырышты. Арты хәерле булсын дип, кайтыр юлга кузгалды. Ә менә бүген, шул вакыйгадан соң бер ел үткәч, мәчет төзүгә тотынуларын күреп, кызы белән бергә куанды Рәйхана.
Кадрия исә шушы язгы көннән башлап мәчет төзелеп бетүен аеруча түземсезләнеп көтә башлады. Әлбәттә, көткән чакта вакыт озак үтә. Җәй дә көттереп кенә килде. Эх! Мәктәпкә йөрмәгәч, салынып килгән мәчет каршысыннан көн саен узып булмаячак. Урамга гына чыгып карар идең, аларның ишегалдыннан төп урамның наратлары гына күренеп тора. Шуңа да әнисе кибеткә барса, аңа ияреп бара башлады. Мин зур кыз инде дип, үзе генә дә барып килә.
Җәй ахырында мәчет манаралы булды. Шундый матур! Манара болытларга кадәр тия. Һич алдашусыз, күз җитмәслек биеклек. Бу хәлне күргән Кадрия өенә кош тоткандай кайтып керде. Манараны күтәргәннәр!
Көн арты көн үтте… Җәй бетеп, сентябрь килде. Тик аның уенда уку түгел. Мәктәпкә барамы, кайтамы – карашы мәчет манарасында. Ул нишләптер һаман айсыз. Мәчетне ачар өчен дә ай кайтканны көтәләр.
Ниһаять, ул көн дә килеп җитте. Мәчеттәге һәр ташны, һәр тәрәзәне үзе куешкан кебек, шуңа да ашкынып, кош тоткандай сөенеп барды сабый кыз ачылу тантанасына! Әтисе белән әнисен дә тизләтте әле. Авыл халкы гөр килә. Кеше читтән дә бик күп кайткан. Авылларында шулай итеп кеше күп җыелганны Сабантуйда гына күргәнгә күрә, бу чыннан да зур бәйрәм дип уйлады Кадрия.
Читать дальше