Айсылу Имамиева - Төпчек бала (җыентык)

Здесь есть возможность читать онлайн «Айсылу Имамиева - Төпчек бала (җыентык)» — ознакомительный отрывок электронной книги совершенно бесплатно, а после прочтения отрывка купить полную версию. В некоторых случаях можно слушать аудио, скачать через торрент в формате fb2 и присутствует краткое содержание. Город: Казан, Год выпуска: 2017, ISBN: 2017, Жанр: russian_contemporary, Драматургия, tt. Описание произведения, (предисловие) а так же отзывы посетителей доступны на портале библиотеки ЛибКат.

Төпчек бала (җыентык): краткое содержание, описание и аннотация

Предлагаем к чтению аннотацию, описание, краткое содержание или предисловие (зависит от того, что написал сам автор книги «Төпчек бала (җыентык)»). Если вы не нашли необходимую информацию о книге — напишите в комментариях, мы постараемся отыскать её.

Әлеге китапта яшь язучы Айсылу Имамиеваның хикәяләре, парчалары, уйланулары, пьесалары һәм әкиятләре туплап бирелде. Автор үзенең иҗат җимешләре аша кешенең күңел тирбәнешләрен, тормыш чынбарлыгын, яшәеш матурлыгын уй-фикерләренә төреп укучыга күрсәтергә тели.

Төпчек бала (җыентык) — читать онлайн ознакомительный отрывок

Ниже представлен текст книги, разбитый по страницам. Система сохранения места последней прочитанной страницы, позволяет с удобством читать онлайн бесплатно книгу «Төпчек бала (җыентык)», без необходимости каждый раз заново искать на чём Вы остановились. Поставьте закладку, и сможете в любой момент перейти на страницу, на которой закончили чтение.

Тёмная тема
Сбросить

Интервал:

Закладка:

Сделать

– Юк, минем бит һинд киноларында күрсәтерлек мәхәббәтем булды! Мин бит унбиш яшеннән бар дөньясын онытып мәхәббәт дәрьясына чумган кеше.

– Ничек инде? Ә ул мәхәббәтең хәзер кайда?

– Монда – Казанда. Аның үз гаиләсе бар, балалары.

– Сөйлә әле шул мәхәббәтең турында.

– Без аның белән сабый вакыттан ук бер-беребезне беләбез. Ә хисләребез ул – унынчыда, мин сигезенчедә укыганда кабынды. Уйламаганда, көтмәгәндә кинәт кабынды ул хис. Мин иртән торуга ук аның белән очрашу турында уйлый башлыйм, шимбә клубка чыгу бер зур бәхеткә тиң. Ул да шулай дип әйтә иде. Мәктәпне тәмамлагач та өйләнешик дип тәкъдим ясады. Шул чакта бераз сагая калдым. Әле без бик яшь, бераз белем алыйк, үзебез эшли башлыйк, дидем. Ул да ризалашкандай итте. Икебез дә Казанның ике институтында студентлар булдык. Авылга кайтканчы да, авылда да очраша идек. Аның белән табигать кочагына чыгулар, аның матур итеп җырлый белүе, биргән бүләкләре күңел түрендә иң истә калган якты хатирә булып саклана. Менә, беренче сессияне тапшыргач, авылыбызга бергәләп кайттык. Юл буе миннән башка яши алмавы, мине яратуы турында сөйләп кайтты. Эх, дидем шул чакта аңа. Хәзерге егетләр бигрәк нечкә күңелле инде. Менә минем бабам алай җебеп йөрмәгән, тоткан да әбиемне урлап үзләренә алып кайткан, дип шаярттым әле. Янәсе, хәзер андый егетләрне көндез чыра яндырып эзләсәң дә таба алмыйсың. Бу шунда елмаеп тыңлап барды, җавап итеп бер сүз дә эндәшмәде. Кич белән, гадәттәгечә, клубка юл алдым. Күз ачкысыз буран чыккан. Дөньяның асты өскә килгән диярсең, бер адым алга атласаң, ике адым артка алып ата. Әллә кире борылып өйгә кайтыйммы, дип тә уйладым. Тик аны яратуым шулкадәр көчле, хәтта урамдагы буранны да җиңәрлек көч бирә. Әмма клубка кадәр барып җитү насыйп булмаган икән. Минем яныма ук килеп туктаган тракторга бер сәерсенеп карасам, аннан төшкән ике кешегә бөтенләй үк гаҗәпләнеп калдым, катлы-катлы итеп киенгән иде алар, йөзләрен дә күреп булмый. Шуннан болар мине күтәреп трактор кабинасына алып кермәсеннәрме?! Кычкырырга да өлгерми калдым, кыр машинасы кузгалып та китте. Барабыз, мин селкенергә дә куркып утырам. Шунда янымда баручы егет битен ачып миңа карап елмайды. Инде аңлагансыңдыр, бу ул иде. «Мин дә җебегән түгел, бәхетем минем, хәзер безгә кайтабыз, иртәгә туй ясарбыз», – диде. Әй тузынганымны күрсәң, ахырдан көчкә ризалаштым. Алар әнисе белән икесе генә яшиләр иде. Әнисе безне елмаеп каршы алды. Миңа аерым бүлмәгә урын җәйгәннәр. Мәхәббәтемнең күзендәге бәхетне күрсәң! Шулай да күңелемдәге тынычлык югалган иде инде. Төне буе күзгә йокы кермәде. Шул була ул телеңне тыя алмый артыгын сөйләп йөрсәң, нәрсә була иде урлау турында сөйләп шаяртмасаң. Әмма яшермим, мин бик бәхетле идем. Ниһаять, хәзер һәр көн аның белән күзгә-күз карап яшәячәкмен дип куанып туя алмадым. Шуңа, борчылырга кирәкми дип, үземне тынычландырдым. Таң алдыннан гына йоклап киткәнмен.

– Шуннан нәрсә булды соң, ни өчен мәхәббәтең белән аерылыштыгыз?

– Аерылыштыгыз дип, без аның белән кушылырга да өлгерми калдык. Иртән мин кемнеңдер утын ярган тавышына уянып киттем. Тиз генә киенеп ишегалдына чыксам, анда сөеклемнең әнисе утын яра. Кичәге буран өйгән көртне дә көрәгән, ишегалды ялт иткән. Тирләп-пешеп утын ярган бу хатынга шундый кызганып карадым, тизрәк барып аңа ярдәм итәсем килде. Ә ул көлеп баш тартты. Хәзер миңа унбиш минут вакыт җитә иде. Эчемә ут каптымыни, мин йөгереп өйгә кердем һәм ярым ачык каршы бүлмә ишегеннән мәхәббәтемнең әле дә булса рәхәтләнеп сузылып йоклап ятуын күрдем. «Болай булгач булмый инде бу» дигән уй минем башымны телеп үтте. Тиз-тиз хат яздым, минем аны яратып йөрүем чын булмаган икән, мин бик ялгышканмын, аңлату сорап артымнан килмәвен үтендем. Шуннан чыгып әнисе белән саубуллаштым да, гафу үтенеп, өйгә кайтып киттем. Качтым! Беркемне гаеплисем дә, аклыйсым да килмәде ул чакта. Үксеп-үксеп еладым да еладым. Үз әти-әнием гаҗәпкә калды. Әмма бу турыда мин беркемгә дә ачылып сөйләмәдем, син – беренче кеше. Менә шул…

– Кызык, бик тә кызык булып китте әле… Шулай да күзләреңнән күренеп тора: күңелеңдә тынычлык юк синең.

– Кемнең күңелендә генә бар икән ул тынычлык? Үкендем дип тә, үкенмәдем дип тә әйтә алмыйм… Тик шулай да мәхәббәтсез тормыш мәхәббәтсез тормыш инде ул…

Хәбиб бабай хатирәсе

Тарих бездән бик ерак. Бер гасыр элек кенә булып узган вакыйгаларны уйласаң да шаккатарлык. Әйтерсең, бернәрсә дә булмаган, ә уйлап чыгарылган бер әкият кенә телдән телләргә күчеп, тонык хәтер дулкыннарына тынгылык бирми. Мин үткәндә булган сугышлар турында уйларга яратмыйм. Уйланганда, укыганда, кинолар караганда үзем дә аңламастан курка башлыйм… Колак төбендә әче итеп сызгырып утлы ядрәләр очканын тоям, дары, ялкын исе борыныма килеп бәрелә, сугыш тавышы ишетелә… Бүлмә кечерәя, бөтен яклап аңлата алмаслык гаҗизлек, бернәрсә дә үзгәртә алмаганыңны аңлау йөрәкне кыса…

Читать дальше
Тёмная тема
Сбросить

Интервал:

Закладка:

Сделать

Похожие книги на «Төпчек бала (җыентык)»

Представляем Вашему вниманию похожие книги на «Төпчек бала (җыентык)» списком для выбора. Мы отобрали схожую по названию и смыслу литературу в надежде предоставить читателям больше вариантов отыскать новые, интересные, ещё непрочитанные произведения.


Отзывы о книге «Төпчек бала (җыентык)»

Обсуждение, отзывы о книге «Төпчек бала (җыентык)» и просто собственные мнения читателей. Оставьте ваши комментарии, напишите, что Вы думаете о произведении, его смысле или главных героях. Укажите что конкретно понравилось, а что нет, и почему Вы так считаете.

x