Махмут Хасанов - Саумы, Кояш!

Здесь есть возможность читать онлайн «Махмут Хасанов - Саумы, Кояш!» — ознакомительный отрывок электронной книги совершенно бесплатно, а после прочтения отрывка купить полную версию. В некоторых случаях можно слушать аудио, скачать через торрент в формате fb2 и присутствует краткое содержание. ISBN: , Жанр: russian_contemporary, tt. Описание произведения, (предисловие) а так же отзывы посетителей доступны на портале библиотеки ЛибКат.

Саумы, Кояш!: краткое содержание, описание и аннотация

Предлагаем к чтению аннотацию, описание, краткое содержание или предисловие (зависит от того, что написал сам автор книги «Саумы, Кояш!»). Если вы не нашли необходимую информацию о книге — напишите в комментариях, мы постараемся отыскать её.

Тарихи-революцион темага багышланган «Саумы, Кояш!» романында автор шул каршылыклы чорның фаҗигале тормышын, төрле сыйныф вәкилләренең язмышларын үзенчәлекле картиналарда гәүдәләндерә.
Әсәрнең үзәк герое крестьян кызы Гөлбануның шәһәрдә эшчеләр, большевиклар тәэсирендә дөньяга карашы үзгәрә, ул, күптөрле кыенлыкларны җиңеп, көрәшчеләр сафына баса.

Саумы, Кояш! — читать онлайн ознакомительный отрывок

Ниже представлен текст книги, разбитый по страницам. Система сохранения места последней прочитанной страницы, позволяет с удобством читать онлайн бесплатно книгу «Саумы, Кояш!», без необходимости каждый раз заново искать на чём Вы остановились. Поставьте закладку, и сможете в любой момент перейти на страницу, на которой закончили чтение.

Тёмная тема
Сбросить

Интервал:

Закладка:

Сделать

Мәхмүт Хәсәнов

Саумы, Кояш!. Роман

БЕРЕНЧЕ КИСӘК Без Бишенче елны беркөнне уяндык таң белән Г Тукай 1 - фото 1

БЕРЕНЧЕ КИСӘК

Без Бишенче елны беркөнне уяндык таң белән…

Г. Тукай
1 Чү Нәрсә Кемдер килә түгелме Бакчалар артында җигүле ат янында - фото 2

1

– Чү!..

– Нәрсә?

– Кемдер килә түгелме?

Бакчалар артында җигүле ат янында торган ике кеше, сагаеп, төнге караңгылыкка колак салдылар.

Тирә-як тып-тын. Шылт иткән тавыш та ишетелми. Гүя бу шыксыз куе караңгы көзге төн үзенең бөтен авырлыгын җир өстенә салган да аңа иркенләп сулыш алырга да бирми. Бары тик башын иеп йокымсырап торган ат кына, көрсенгәндәй, авыр сулап куйгалый.

Баягы кеше тагын пышылдады:

– Аяк тавышлары ишетелгән кебек…

Чыннан да, кычыткан баскан читән буеннан кача-поса килүче берничә шәүлә күренде.

– Сезнекеләр бугай.

– Шулар…

Биш-алты яшьләр чамасындагы кыз бала җитәкләгән яшь кенә хатын, арба янына килеп җиткәч:

– Баланы кая утыртырбыз икән? – дип сорады.

– Менә монда…

Баланы талдан үрелгән әрҗә белән калайлары купкан иске сандык арасына батырып утырттылар. Әйберләр арасыннан аның кашларына кадәр төшереп бәйләнгән чуар яулыгы, елтыр күзләре генә күренә иде.

Ат хуҗасы ашыктыра башлады:

– Җәмәгать… кузгала торсак та ярардыр. Тиздән таң беленә башлар…

Баланы арбага күтәреп утырткан кеше:

– Хәзер, хәзер, знаком, – дип җавап кайтарды.

Тегесе исә аның саен үз сүзен куәтләде:

– Барыр җир ерак. Юлларның да рәте юк, тизрәк кузгалырга кирәк.

– Хәзер кузгалабыз. Тиз генә тагын бер әйләнеп киләм дә…

Шул арада арба янына көзге төн салкыныннан туңып бөрешкән бер карчык якынайды. Үрелеп баланы кулына алды.

– Йә бәбкәм!.. – Бүтән сүз әйтә алмады ул. Юка иреннәре көзән җыергандай тартышып куйды. Шунда ук ул күнегелгән хәрәкәт белән җиң очларын, тагын да аскарак тарта төшеп, күзе тирәсенә китерде…

Бала да әбисенә таба тартылды:

– Әби!.. Әби, дим, җылама…

– Юк, юк, бәбкәм, җыламыйм. – Карчык калтыранган куллары белән баланың яулыгын рәтләгәндәй итте. – Бәхетле бул, балакаем. Дәү үсеп кайт, яме! – Шунда ук әрнүле тавыш белән өстәп куйды: – Йа Раббым, рәхмәтеңнән ташлый күрмә! Нарасый бәхетеннән юлларыгыз уң булсын инде… – Карчык баланың әнисенә борылды да: – Миңлегөл килен… Оланның аягы ойый-нитә калса, такыррак урыннарда төшереп, бераз җәяүләт үзен. Ашыйсы килсә, икмәк әнә әрҗәдә… Ашъяулыкка төргән булыр. Көлчәләр дә шунда, өстә генә…

– Ярар, әнкәй…

Икесе дә тынып калдылар. Әйтәсе сүзләр күптән әйтелгән, бирәсе киңәшләр инде бирелгән иде.

Ниһаять, тиз генә әйләнеп киләм дип китеп барган Сабирҗан да күренде. Кызу-кызу атлап олау янына килеп җитү белән, баядан бирле тынгысызланып торган ат хуҗасына әйтте:

– Ярар, знаком… Әйдә, хәерле сәгатьтә булсын. Кузгалсак та ярар. Бакчалар артыннанрак уз. Без хәзер куып җитәрбез.

Ат хуҗасы шуны гына көтеп тора иде. Билендәге путасын тагын да кысыбрак бәйләде дә ямаулы чикмән итәкләрен билбавына кыстырды, дилбегәне кулына алды. Башын игән хәлдә йокымсырап торган ат та, камыт-дугаларын шыгырдатып, авырлыгын бер аягыннан икенчесенә күчерде.

Бу хәлне күргән карчык, ниндидер бәйләнешсез сүзләр тәкрарлап, арба кырыена иелеп төште…

– Йә әни, җитәр инде… – Сабирҗан әнисенә яңадан нидер сөйли, нидер аңлата башлады…

Нишләмәк кирәк, язмыштан узмыш юк, ди бит. Картайган көнендә анага, бөтен өметләрен баглап, азап белән, тартып-сузып үстергән бердәнбер баласыннан аерылырга туры килә.

Шулай булды инде… Улы белән бергә читкә китү турында ишетергә дә теләмәде. «Атам-бабам туфрак булган җирдән беркая да китәсем юк. Яшәгән кадәр яшисем калмагандыр инде, күрше-күлән күземне йомдырып җирләр әле…» – диде ул.

Булдыра алган кадәр шауламаска тырышып: «На, на-а, мур кыргыры!..» – дип, дилбегәне тарткалый торгач, ат тәмам уянып, теләр-теләмәс кенә кузгалып китте…

Сабирҗан әнисенең җилкәсенә кулын куйды, аның күлмәге астыннан төртеп торган ябык гәүдәсен тоеп, күңеле әллә нишләп китте. Күз аллары томаланды, бугазына ниндидер төер тыгылды.

Ана җилкәсе! Кадерле дә, газиз дә ул.

Сабый чакларда без шул җилкәләргә башыбызны куеп йокыга киткәләгәнбез. Кайчандыр йомры, тыгыз, нык булганнар алар. Әмма балаларымны кеше итим, аякка бастырыйм, ди-ди, тормышның бөтен авырлыгын күтәрүдән әкренләп хәлсезләнәләр, юкаралар, зәгыйфьләнәләр…

Читать дальше
Тёмная тема
Сбросить

Интервал:

Закладка:

Сделать

Похожие книги на «Саумы, Кояш!»

Представляем Вашему вниманию похожие книги на «Саумы, Кояш!» списком для выбора. Мы отобрали схожую по названию и смыслу литературу в надежде предоставить читателям больше вариантов отыскать новые, интересные, ещё непрочитанные произведения.


Отзывы о книге «Саумы, Кояш!»

Обсуждение, отзывы о книге «Саумы, Кояш!» и просто собственные мнения читателей. Оставьте ваши комментарии, напишите, что Вы думаете о произведении, его смысле или главных героях. Укажите что конкретно понравилось, а что нет, и почему Вы так считаете.

x