Махмут Хасанов - Саумы, Кояш!

Здесь есть возможность читать онлайн «Махмут Хасанов - Саумы, Кояш!» — ознакомительный отрывок электронной книги совершенно бесплатно, а после прочтения отрывка купить полную версию. В некоторых случаях можно слушать аудио, скачать через торрент в формате fb2 и присутствует краткое содержание. ISBN: , Жанр: russian_contemporary, tt. Описание произведения, (предисловие) а так же отзывы посетителей доступны на портале библиотеки ЛибКат.

Саумы, Кояш!: краткое содержание, описание и аннотация

Предлагаем к чтению аннотацию, описание, краткое содержание или предисловие (зависит от того, что написал сам автор книги «Саумы, Кояш!»). Если вы не нашли необходимую информацию о книге — напишите в комментариях, мы постараемся отыскать её.

Тарихи-революцион темага багышланган «Саумы, Кояш!» романында автор шул каршылыклы чорның фаҗигале тормышын, төрле сыйныф вәкилләренең язмышларын үзенчәлекле картиналарда гәүдәләндерә.
Әсәрнең үзәк герое крестьян кызы Гөлбануның шәһәрдә эшчеләр, большевиклар тәэсирендә дөньяга карашы үзгәрә, ул, күптөрле кыенлыкларны җиңеп, көрәшчеләр сафына баса.

Саумы, Кояш! — читать онлайн ознакомительный отрывок

Ниже представлен текст книги, разбитый по страницам. Система сохранения места последней прочитанной страницы, позволяет с удобством читать онлайн бесплатно книгу «Саумы, Кояш!», без необходимости каждый раз заново искать на чём Вы остановились. Поставьте закладку, и сможете в любой момент перейти на страницу, на которой закончили чтение.

Тёмная тема
Сбросить

Интервал:

Закладка:

Сделать

Шуннан башланды да инде.

«Ничек телим, шулай булыр», – дип, бер дә исе китмәгән кыяфәт белән йөргән Гәрәйхан, моны сизеп, бик тиз өненә килде, Миңлегөлнең эзенә басып йөри башлады. Кызны очраткан саен, Сабирҗанны яманлады, мыскыл итте: «Әллә мине шул мүкләк Сабирҗанга алмаштырыр идеңме? – дип йөдәтте. – Юкка чытлыкланган булма. Әгәр дә телим икән, иртәгә-берсекөнгә үк минеке булачаксың. Сине генә түгел, атаң-бабаңны да, кардәш-ыруларыгызны да тез чүктерә алырлыгым бар. Бар тапкан-табынганыгыз бездән икәнлеген онытма… Мүкәләп йөрерсез, тегеләй!..» – дип янады.

Сабирҗанның бәхетенә күрә Миңлегөлнең әтисе Мәүлет агай үзенә бертөрле мәзәгрәк бәндә иде. «Без үзебез дә ярлы кеше, – диде ул. – Шуңа күрә өметебез алай зурдан түгел. Байлык бер айлык дигәндәй… Алтын аша да күз яше тама бит. Бәхет ул тигез, матур тормышлы кешеләрдә була. Әйдә, киләчәге хәерле булсын… – дип, яшьләрне кавыштырырга ризалыгын бирде дә куйды. Билгеле инде, Сабирҗанның әтисе мәрхүм Закирҗан белән заманында дус булуларын да искә төшерде: – Мүкләкнекеләр, юаш булсалар да, моңарчы кеше йөзенә кызыллык китермәделәр», – диде, сүзен очлап.

Шулай итеп, иҗаби-уңай кабул ителде, тавыш-тынсыз гына никах укытып, ике яшьне кавыштырдылар да куйдылар.

Тагын шуны гына әйтәсе кала: Садыйк хәзрәт үзе дә бу ярым яшерен никахны бик мәгъкуль күрде. Башы-күзе тонган кан туганы Гәрәйханның берәр ахмаклык эшләп ташлавыннан ул да бераз шүрли иде булса кирәк.

Аның алай уйлавы нигезсез түгел иде, әлбәттә. Шул ук төнне Гаделша байлар өендә җәнҗал чыккан, аталы-уллы пычакка пычак килгәннәр, имеш. Булса да булгандыр. Шул ук төнне Гәрәйханның, атка атланып: «Бүтән мине күрмәссез!..» – дип, җан-фәрманга чаптырып, авылдан чыгып киткәнен генә күреп калганнар. Чыннан да, суга ташлагандай юк булды бай малае…

Елдан артык вакыт үткәч кенә, егетнең кай якларга чыгып киткәнлеге ачыкланды. Башта Казанга, аннан инде, ниндидер карендәш тиешле абзасына ияреп, сәүдә эше белән Истанбул ягына ук чыгып киткән икән, дип сөйләнделәр…

Гаделша бай башта сер бирергә теләмәде. Имештер, улы зур сәфәргә аның ризалыгын, хәер-фатихасын алып чыгып киткән. Әмма үзе өйләнешеп матур гына тормыш корып җибәргән Сабирҗан белән Миңлегөлләрнең үзләрен генә түгел, бөтен нәсел-ыруларын рәхимсез җәберләргә кереште. Бу кансызлыкка бик күпләр хәйран калды.

Еллар үтте. Бик күп сулар акты.

Ниһаять, Гаделша бай да (ниндидер юллар белән) улын туган якларына кайтара алды…

Ул вакытта инде Сабирҗан белән Миңлегөлнең Гөлбану исемле биш-алты яшьләр чамасындагы кызлары бар иде.

Дөнья гизеп, тормышның ыгы-зыгысын күреп, чуерташтай шомарган Гәрәйханның Карагайга кайтып төшүе бик күпләргә аяз көнне яшен суккандай тәэсир итте.

* * *

Миңлегөл кырдан, ялланып урак урган җиреннән кайтып килә иде. Каршы яктан өермә кебек тузан куптарып килүче бер җайдакны күреп алды.

Кыр уртасы. Якын-тирәдә бер генә җан иясе дә юк. Бераз якынлашкач, атлыны таныды: Гәрәйхан. Миңлегөл, җиңсәсенә төреп, иңбашына салган урагын җәһәт кенә кулына алды.

Ак күбеккә баткан атта чабып килгән Гәрәйхан, аның турына җитү белән, ияреннән сикереп төшеп, Миңлегөл каршысына килеп басты…

Беркавым тын тордылар. Бары тик атның гына еш-еш сулыш алуы һәм иелгәләп, авызлыкларын чыңлатып, камылга бөтерелеп үскән эт эчәгеләрен чемченүе ишетелеп куя.

Яулык чите белән йөзен яртылаш каплап өлгергән Миңлегөл, нәрсәдер әйтергә җыенгандай, башын күтәрде. Әмма тешләрен кысып, чем-кара мыекларын зәһәр сел кеткәләп, каш астыннан гына өздереп карап торган Гәрәйханның йөзен күрү белән, әйтер сүзен оныткандай, яңадан башын ияргә мәҗбүр булды. Мәрхәмәтсез иде бу караш, котыңны алырлык иде.

Сүзне Гәрәйхан башлады.

– Йә Миңлегөл!.. – диде ул. – Менә күр… Мин кайттым. Синең өчен, син дип кенә кайттым мин…

– Ни сөйлисең, Гәрәйхан абый?.. Мин бик күптән ир хатыны. Балабыз да бар…

– Беләм!.. Барысын да беләм. Миңа димәгәе, әллә нәрсәң булсын… Син барыбер минеке булачаксың. Үзең дә, балаң да…

Бу сүзләрдән соң Миңлегөл артка чигенеп куйды:

– Юк!.. Юк сүз сөйләмәсәңче, Гәрәйхан абый… Һичкайчан да алай булмаячак…

Тегесенең йөзенә ерткыч төсе керде:

– Юк! Барыбер мин дигәнчә булачак… – Аннары тавышын йомшарта төшеп дәвам итте: – Аңла, Миңлегөл… Бары тик синең өчен генә кайттым мин. Ишетәсеңме?.. Синең өчен генә. Хәзер инде әти-әниләр дә, туган-тумачалар да каршы килмәс… – Гәрәйхан, ялынып-ялварып нәрсәдер сораган кебек, кулларын алга сузды. – Шуны аңла, Миңлегөл… Кабат уйлап кара! Синең бу аякларың чабата түгел, ә укалы читек кенә киячәк; нәфис гәүдәң бу сәләмә киндергә түгел, ә асыл парчаларга гына төреләчәк… Кара ялчы булып иңбашыңа урак салып йөрү түгел, менә бу басуларның хуҗасы булуыңны телим мин. Аңла!.. Газиз башкайларымны әллә кайларга, диңгез артларына алып киткәндә дә оныта алмадым мин сине. Хыялларымда гел син генә булдың… Мин синең җавабыңны көтәм.

Читать дальше
Тёмная тема
Сбросить

Интервал:

Закладка:

Сделать

Похожие книги на «Саумы, Кояш!»

Представляем Вашему вниманию похожие книги на «Саумы, Кояш!» списком для выбора. Мы отобрали схожую по названию и смыслу литературу в надежде предоставить читателям больше вариантов отыскать новые, интересные, ещё непрочитанные произведения.


Отзывы о книге «Саумы, Кояш!»

Обсуждение, отзывы о книге «Саумы, Кояш!» и просто собственные мнения читателей. Оставьте ваши комментарии, напишите, что Вы думаете о произведении, его смысле или главных героях. Укажите что конкретно понравилось, а что нет, и почему Вы так считаете.

x