Баштарак ирешә алмаслык булып тоелып та, күңел түрендә озак йөреткәнгәме, хыял белән өметкә йөрәк ияләшә. Баштарак уйларга да кыймаган хыял, яхшы җиргә төшкән орлык кебек, тамыр җәя башлый. Шундый чакта кешедә кыюлык та, тәвәккәллек тә уяна. Ничектер, якты хыялны чыннан да тормышка ашырырга мөмкиндер төсле тоела башлый.
Сабирҗан да шундыйрак хәл кичерде. Әнисе бердәнбер улының кайнар мичтәге чырагач кебек күзгә күренеп көйрәвен бик тиз күрде. Ана күңеле сизүчән бит ул. «Баланы сагыш басты. Быел көзгә, Ходай кушып, башлы-күзле итеп кенә булса ярар иде», – дип, үзенчә нәтиҗә дә ясап куйды.
Беркөн Сабирҗан, әнисе суккан, кояш күзендә киптерелгән ак киндердән тегелгән яңа күлмәген, әтисенең төсе итеп саклаган түбәтәен киеп, урамга чыкты. Кызлар суга төшәр вакыт иде. Сабирҗан чишмә тавы тыкрыгына юнәлде. Менә «Кызлар сукмагы» дип аталган аулак тыкрык. Шуннан борыла-сырыла сукмак сузылган. Су буенда – чытырманланып үскән яшь таллык.
Шушы урында очрашып, егетләр-кызлар сүз куешалар, «Әлхат нисфылмөлякат кабул күрсәң – укып бак, кабул күрмәсәң – утка ат…» дип, яки турыдан-туры: «Сезки җанымның җанашы, кашымның карасы, бәгъремнең парәсе, күктәге йолдызым, судагы кондызым, бакчадагы былбылым…» – дип, купшы сүзләр белән чуарланган-чукланган хатлар бирешәләр. Бу бик сак, бик яшерен эшләнә. Моны Садыйк хәзрәтнең: «Һай, зобанилар! Тәмуг кисәүләре! Фиргавен, дәҗҗал токымнары!..» – дип җикеренеп кычкырынулары да, гөмбәз башлы мәчет таягы белән янавы да тыя алмый.
Сабирҗан да ул кичне күрше кызы, авылның күрке булган сылу Миңлегөлне шунда озак көтте. Таллыкка посып, бик күп кызларны күздән уздырды, әмма аның йөрәк парәсе күренмәде. Су буендагы таулар тезмәсе артыннан тулы ай калыкты. Тирә-як тәмам тынды. Шулчак кайдадыр тыкрык башында яңадан чиләк баулары шыгырдаган тавыш ишетелде. Яхшылабрак караса, ни күрсен: кызу-кызу атлап, ике кыз төшеп килә. Берсе – Миңлегөл…
Әмма егет яшеренгән җиреннән чыга алмады, богауланып куйгандай, баскан урынында торып калды. Менә инде кызлар аска, чишмәгә төшеп тә киттеләр. Аларның озын толымнарындагы чулпы тәңкәләре белән чиләкләре генә ай яктысында чагылып калды…
«Менешли туктатам… Туктатам булгач туктатам!..» – дип, үз-үзенә көч биреп торды егет.
Әнә кызлар инде менеп тә киләләр… Бөтенләй якынайдылар…
Сабирҗан инде күңел кошының ай нуры яктырткан йөзен, карлыгач канатыдай кыйгач кашларын аермачык күрде…
Кызлар узып китеп баралар…
Шулвакыт (каян килгәндер кыюлык) Сабирҗан яшеренгән җиреннән чыкты да, арттан килеп, Миңлегөлнең көянтәсеннән эләктереп алды.
Кыз бу көтелмәгән хәлдән кычкырып җибәрә язды.
– Ай, Сабирҗан абый… Син икәнсең… Йөрәгемне яра яздың ич, – диде ул акрын гына.
Егет тә телгә килде:
– Һай, Миңлегөл!.. Минем йөрәгем ярылып кына да калмады инде, йөрәгем чеп-чи җәрәхәткә әверелде… Син җәрәхәтләдең аны, Миңлегөл! Ишетәсеңме, Миңлегөл?! Шушы урында тиргәп ташла үземне. Эт итеп сүк… Югарыга очма, айны кочма, диген… Әйдә, ансыз да кителгән, ансыз да кимсетелгән йөрәгемне берьюлы челпәрәмә китер… Бүтән түзәр хәлем калмады…
Кыз йөрәге дә таш түгел бит. Күңел түреннән чыккан бу сүзләр үзенекен итте. Җитмәсә, мондый сүзләрне Миңлегөлнең беренче тапкыр гына ишетүе иде. Ул, нурлы күз карашларын яшерә төшеп, кызларга хас оялчан тыйнаклык белән:
– Алай димә, Сабирҗан абый… Нигә алай булсын? Сине нишләп тиргим, ди, мин… – диде.
Шушы ихластан әйтелгән сүзләрдән егет кыюланып китте. Дулкынланган хәлдә кызның көянтәсен ычкындырмыйча:
– Миңлегөл!.. Чиләк-көянтәңне бирче, мин күтәрим, – дип, күзләренә төбәп карады.
Кыз чын күңелдән көлде. Кабат бер тапкыр егетнең йөзенә керфекләрен сирпеп карап алды да, кызу-кызу атлап, иптәш кызы артыннан ашыкты.
Ул кичне Сабирҗаннан да бәхетлерәк кеше булдымы икән! Канатланган килеш ул тау юлларын, болынлыкларны, су өстенә башларын игән таллар белән уралып алынган тын күл буйларын әйләнде – шатлык диңгезендә йөзде… Кайтышлый, соң булуга да карамастан, Миңлегөлләр тәрәзәсе яныннан җырлап узды:
Ястык тышкайларың парчалы,
Парчалары килсен иңеңә.
Буйларың зифа, йөзең сылу –
Ходай тап китерсең тиңеңә.
Һаваларда йолдыз бик сирәк,
Җидегән дә йолдыз бик кирәк.
Һай, синең дә кебек зифа-зирәк
Аналардан туар бик сирәк…
Ике-өч көн дә үтмәде, Сабирҗан күрше кызыннан җавап та алды. Җавабы нинди бит әле: үрмәле гөл чәчәге чигелгән ап-ак батист кулъяулык.
Читать дальше