Махмут Хасанов - Саумы, Кояш!

Здесь есть возможность читать онлайн «Махмут Хасанов - Саумы, Кояш!» — ознакомительный отрывок электронной книги совершенно бесплатно, а после прочтения отрывка купить полную версию. В некоторых случаях можно слушать аудио, скачать через торрент в формате fb2 и присутствует краткое содержание. ISBN: , Жанр: russian_contemporary, tt. Описание произведения, (предисловие) а так же отзывы посетителей доступны на портале библиотеки ЛибКат.

Саумы, Кояш!: краткое содержание, описание и аннотация

Предлагаем к чтению аннотацию, описание, краткое содержание или предисловие (зависит от того, что написал сам автор книги «Саумы, Кояш!»). Если вы не нашли необходимую информацию о книге — напишите в комментариях, мы постараемся отыскать её.

Тарихи-революцион темага багышланган «Саумы, Кояш!» романында автор шул каршылыклы чорның фаҗигале тормышын, төрле сыйныф вәкилләренең язмышларын үзенчәлекле картиналарда гәүдәләндерә.
Әсәрнең үзәк герое крестьян кызы Гөлбануның шәһәрдә эшчеләр, большевиклар тәэсирендә дөньяга карашы үзгәрә, ул, күптөрле кыенлыкларны җиңеп, көрәшчеләр сафына баса.

Саумы, Кояш! — читать онлайн ознакомительный отрывок

Ниже представлен текст книги, разбитый по страницам. Система сохранения места последней прочитанной страницы, позволяет с удобством читать онлайн бесплатно книгу «Саумы, Кояш!», без необходимости каждый раз заново искать на чём Вы остановились. Поставьте закладку, и сможете в любой момент перейти на страницу, на которой закончили чтение.

Тёмная тема
Сбросить

Интервал:

Закладка:

Сделать

– Ярар, әни… – диде Сабирҗан. – Бәхил бул! Хәер-фатихаңны бир дә…

– Мин, балакайларым, мең бәхил. Зинһар дип, ялынып сорыйм, балакайлар, инде анда саграк була күрегез… Ходай Тәгалә, саклаганны саклармын, дигән. Баланы үстерегез… Минем өчен борчылмагыз. Мине беркем дә җәберли алмас. Теге зобаниларның да кулы күтәрелмәс… Илдә чыпчык үлми, диләр. Күрше-күлән дә бөтенләй үк ташлап бетермәс әле…

Сабирҗан әнисен бүлде:

– Мин дә, әни, Ходай кушып, калада берәр эш юнәтү белән, ярдәм итәргә тырышырмын…

Саубуллашканда-хушлашканда вакыт дигән нәрсә тагын да кыскарган кебегрәк тоела. Гадәттә, иң кирәкле, иң әһәмиятле булып тоелган сүзләр әйтелмичә калучан була.

– Миңа әллә ни кирәкмәс инде, балакай. Кәфенлек-фәлән юнәтә алсаң, шул бик җиткән…

Карчык кабат тынып калды, көзән җыергандай тартышкан йөзен, яшьле күзләрен улына төбәде. Ә куллары, калтырана-калтырана, баласын сыйпыйлар иде.

– Барыгыз… Барыгыз, балакайларым!.. – диде ул ахыр чиктә. – Хәерле сәгатьләрдә генә булсын инде. Син дә, Миңлегөл килен, бәхетле бул. Рәхмәтләр яусын үзеңә. Киленем булдың, кимсетмәдең. Җәбер-золым түгел, авыр сүз дә ишетмәдем үзеңнән… Рәхмәтләр яусын…

Аерылыштылар…

Бераз киткәч, Сабирҗан артына әйләнеп карады. Әнисе читән буенда япа-ялгыз басып калды, төнге караңгылыкта ул шәүлә-күләгә сыман гына булып шәйләнә иде.

Берсеннән-берсе авыр уйлар биләп алды Сабирҗанның күңелен. Заманалар авыр. Кем белә, бәлки, тиз генә әйләнеп кайта да алмас. Кайтса да, әнисен күрә алмас… Кая инде ул күрү! Бәлки, каберен күрсәтүче дә табылмас…

Һәм алар шулай, ирле-хатынлы янәшә атлап, кайдадыр алда тонык кына шыгырдаган арба артыннан адымнарын тизләттеләр.

* * *

Түзәр чама калмаган иде инде.

Һәр туган яңа көн нинди бәла китерер икән дип көтеп яшәү тәмам теңкәләренә тиеп йончыткан иде.

Мондый хәл булды.

Бер-беренә тиеп торган Олы Карагай белән Кече Карагай авылларында күп еллардан бирле мулла булып торучы Садыйк хәзрәтнең бертуган энесе Гаделша байның Гәрәйхан атлы бердәнбер улы бар. Буйга җитеп, тәмам егет булган Гәрәйханның Кече Карагайда яшәүче Мәүлет атлы урта хәлле бер кешенең кызы Миңлегөлгә күзе төште. Баштарак бер дә алай әллә ни булыр төсле түгел иде. Егет тә тыйнак кына йөрде. Юк-юкта берәрсе килеп, Мәүлет абзыйга болай дип торган иде: «Син, Мәүлетхан туган, кызың Миңлегөлне кызыл билле перәнник белән кәнфит кенә ашатып үстергәнсеңдер, ахры. Күләгәсе теге Гаделшаларның малаена бик тә инде якты булып күренгән, ди. Тирә-юньдә дан тоткан байлар белән кода-кодагый булып куймагаең!..» Андый сүзләргә Мәүлет агай: «Җәяүленең атлыга кайчан юлдаш булганы бар соң?» – дип кенә җибәрә иде.

Егет егетлеген итте. Кайнар табигатьле булуы, кирелеге белән яманаты чыккан Гәрәйхан авылның куштан егетләре белән кыз тәрәзәсе яныннан берәр җыр ташлап киткәли торды:

Асламчы килгән урамга,
Аслык алыйм юрганга;
Син җаныйны ала калсам,
Куйлар суям туйларга…

Кыз чыннан да сылуның сылуы. Гәүдәсен төз тотып, ак тула оек, кәвеш киеп, чулпыларын чыңлатып суга төшүләрен күргән кешеләр, соклануларын яшерә алмыйча, аның артыннан: «Кара, кара әле!.. Атлауларын гына күр… Йөзеп бара диярсең. Каян килгән шулкадәр гүзәллек, нәзакәтлелек!» – дип сокланып кала иделәр.

Бик күпләр инде Миңлегөлне Гәрәйханга юрап сөйлиләр иде. Әмма Гаделша бай белән Садыйк хәзрәт бу турыда ишетергә дә теләмәделәр. «Андый кара мужик кызы нигә ул, безгә үз тиңнәребез – затлы кызлар да бетмәс әле», – дип әйткәннәр.

Шуны да өстәргә кирәк: бер бай малае гына түгел, авылның байтак егет-җиләне җан атып яшерен генә Миңлегөлне сөя иделәр. Шундыйларның берсе, Сабирҗан исемлесе, Мәүлет агайлардан нибары ике өй аша гына тора иде. Сабирҗан – урманда агач басып үтергән әтисе Закирҗан кебек үк юаш табигатьле, сабыр холыклы бер егет. Ул дәшми-тынмый гына күрше кызы Миңлегөл дип хыяллана. Йөрәген сызып, тынгысызлап торган яшерен өмет әкренләп аның бөтен барлыгын яулап алды. Әмма мәхәббәтен кызга сиздерү турында ул уйларга да батырчылык итми. Шулай да: «Кай җирем башкалардан ким соң минем?» – дип, кинәт кенә канатланып, җилпенеп куйган чаклары да булгалый иде.

Миңлегөлне күрми калган көне булмый иде аның. Кыз суга төшәсе вакытларда юк эшен бар итеп капка төбендә казынган булыр иде. Чулпыларын чыңлатып, өздереп-өздереп атлап килүче кызны күрү белән тураер иде дә: «Исәнме, Миңлегөл күрше!» – дип исәнләшер иде. Миңлегөл дә, җәһәт кенә яулык почмагы белән авыз тирәләрен каплый төшеп: «Саумы, Сабирҗан абый!» – дип узып китәр иде. Ә егет кыюрак булырга, кыз белән ягымлырак итеп сөйләшергә тырыша. Әмма кыюлыгы җитми, кайнар сүзләре яшерен мәхәббәте кебек үк әйтелми кала. Егет гел эчтән генә янып йөрде.

Читать дальше
Тёмная тема
Сбросить

Интервал:

Закладка:

Сделать

Похожие книги на «Саумы, Кояш!»

Представляем Вашему вниманию похожие книги на «Саумы, Кояш!» списком для выбора. Мы отобрали схожую по названию и смыслу литературу в надежде предоставить читателям больше вариантов отыскать новые, интересные, ещё непрочитанные произведения.


Отзывы о книге «Саумы, Кояш!»

Обсуждение, отзывы о книге «Саумы, Кояш!» и просто собственные мнения читателей. Оставьте ваши комментарии, напишите, что Вы думаете о произведении, его смысле или главных героях. Укажите что конкретно понравилось, а что нет, и почему Вы так считаете.

x