Әлеге иҗтимагый-сәяси юнәлешле басма патша хакимияте тарафыннан күзәтү астында тотыла. 1907 елда, моның белән генә канәгатьләнмичә, М. Галәү үзе сатирик юнәлешле «Туп» журналын оештыра. Бу журналны өч саны чыгу белән ябып куялар. Мондый тынгысыз егеткә, шул ук вакытта сатирик каләмле журналистка мөгаллимлек эшен дә тыялар. Эшсез калган егерме бер яшьлек Мәхмүт татарларның тагын бер үзәге Оренбургка килә. Биредә ул унбер ел яши, ягъни 1918 елга кадәр. Билгеле булганча, бу шәһәрдә «Вакыт», «Шура» кебек, газета-журналлар чыга. Алар тирәсендә Фатих Кәрими, Риза Фәхреддин, Ярулла Вәли, Җамал Вәлиди, Шәриф Камал, Шакир Мөхәммәдев һәм башка зыялыларыбыз-язучыларыбыз тупланган. Бертуган Шакир һәм Закир Рәмиевләр аларга, язганнарын дөньяга ирештерү өчен, мөмкинлекләр тудыра. Мәхмүт Галәү дә әлеге басмаларның язышучылары арасында.
Матди тормышын алып бару өчен, ул биш-алты ел Кәримев-Хөсәеновлар нәшриятында һәм сәүдә ширкәтендә хәреф җыючы, корректорлык, китап сатучы хезмәтендә дә мәшгуль була. 1914 елда исә «Белек» дигән нәшрият ача. 1915 елның гыйнварыннан «Кармак» исемле сатира-юмор журналын нигезли. Күрәбез: М. Галәү – шактый кыю, тәвәккәл кеше. Әстерханда «Туп» журналы белән авызы бер пешсә дә, Оренбургта яңадан шушы эшне башлап җибәрә. Бу журналның гомере озынрак була: ике ел яши. Барысы алты сан чыга. Биредә Шәехзадә Бабич, Шәриф Камал, Мәҗит Гафури, Сәгыйть Сүнчәләй, Зариф Бәшири һәм башкалар үз әсәрләрен бастыралар. Шул рәвешле, М. Галәүнең оештыру сәләте аеруча ачык чагыла. «Белек» нәшрияты заман ихтыяҗын сизгер тоеп эш итә. Фәнни-популяр китаплар, мәктәп-мәдрәсәләр өчен кулланмалар, дәреслекләр дә басыла. М. Галәү үзе дә мондый хезмәтләрнең авторы була. Әйтик, аның «Төрки сарыфы», «Төрки уку» дигән дәреслек язып һәм хрестоматия төзеп бастырганлыгы билгеле.
Әмма табигый генә, үз җаена барган эшчәнлек инкыйлаби хәл-әхвәлләр нәтиҗәсендә өзелеп кала. Тормышның барлык өлкәләрендә, бигрәк тә идеология мәсьәләләрендә үзәктән торып идарә итүгә күчү башлана. Мондый шартларда шәхси нәшриятлар да алга таба яши алмый. «Белек» нәшрияты, «Кармак» журналы ябыла. Шулай да М. Галәү бик үк югалып калмый. Ник дисәң, яңа хакимият халыкка яхшылык, җиңеллекләр вәгъдә итә, бигрәк тә азчылык милләтләрне матур киләчәк белән кызыктыралар. Димәк, тора-бара туган халкы дәүләтчелеген торгызыр, мәдәниятен, мәгарифен үстерү мөмкинлекләре барлыкка килер. Шундый җылы өметләр белән М. Галәү, үзенә рөхсәт ителгән чамада, яңа хакимияткә хезмәт итәргә була. Тик аңа бер җирдә, бер юнәлештә басылып эшләү мөмкин булмый. Бер ел Башкортстанда мәгариф эшендә булса, 1920 елда язмыш аны башта Оренбургка, аннан Мәскәүгә ташлый. Ә 1921 дә, ягъни ачлык елында, бөтенләй эшсез калып интегә. 1922–1923 елларда Оренбургта юк-бар килер исәбенә яши, тагын бер ел эшсез азаплана. Ниһаять, 1925 елда Мәскәүдә илебез халыкларының Мәркәз нәшриятында хәреф җыючылар мәктәбен оештырырга кушалар. Бу эш җайга салынгач, тагын эштән читләштерелә. Янә эшсезлек, үзе әйткәнчә, «ярым ач хәлдә көн кичерү».
Шәхес культы афәтләре аны да читләтеп үтми, кулга алына. Соңгы вакытта билгеле булган мәгълүматларга караганда, 1937 елның 4 ноябрендә һәлак ителгән дип беләбез [1] Мәдәни җомга. – 2016. – 18 ноябрь.
. Мәһабәт гәүдәле, күз карашыннан ук акыллылык, зыялылык, затлылык, кешелеклелек аңкып торган зат нибары илле бер яшендә харап ителгән. Бөтен гаме халыкка, мәгърифәткә, мәдәнияткә, әдәбиятка хезмәт итү булган М. Галәү әнә шулай юкка чыгарыла. Җисмән генә түгел, рухи яктан да кире кагыла. Монда аның Ш. Мәрҗани нәселеннән килүе дә сәбәп булган, әлбәттә.
1958 елгы «Татар совет язучылары» биобиблиографик белешмәдә М. Галәү исемен күреп булмый. Бер үк елларда репрессияләнгән Ф. Бурнаш, Г. Ибраһимов, К. Тинчурин, X. Туфаннар инде биредә үзләренә тиешле урыннарын алганнар. Әмма М. Галәү – юк. Зыялыларыбыз, аерым алганда күренекле әдәбият галиме Н. Юзиев, моңа борчылуларын белдерәләр. Нил Гафур улы кулына М. Галәүнең үз кулы белән язган автобиографиясе килеп керә. Моны «мин әһәмиятле документларның берсе дип саныйм, – ди ул. – Бу язма М. Галәү тормышының моңача аз билгеле булган якларын ачыклый, язучының татар иҗтимагый фикер үсешендәге һәм әдәби процесстагы ролен тагы да югары күтәрә». Язмадан аңлашылганча, М. Галәү, «Кармак» журналында эшләгәндә, бер мәкаләсе өчен 1916 елны бер елга ирегеннән мәхрүм ителүгә дә хөкем ителә». Н. Юзиев ачынып болай дип дәвам итә: «М. Галәүнең иҗат мирасына салкынча карашның егерменче-утызынчы елларда гына түгел, әлегәчә яшәп килүен әйтәсе килә. М. Галәү әдәби мирасы комиссиясенең ул вакыттагы исән әгъзалары Ә. Фәйзи, М. Максудлар әдипнең татарча өч томлыгын чыгару турында әллә кайчан ук инде эш кузгатканнар иде. Ләкин бу эш башланмаган килеш туктап калды. Вакытында М. Галәү романнары А. Горький ярдәмендә рус телендә дөнья күргәннәр иде. «Канлы тамгалар» кебек атаклы романы татарча әлегәчә басылганы юк» [2] Казан утлары. – 1966. – № 12. – 38–39 б.
Читать дальше