Махмут Марджани - Болганчык еллар. Мөһаҗирләр (җыентык)

Здесь есть возможность читать онлайн «Махмут Марджани - Болганчык еллар. Мөһаҗирләр (җыентык)» — ознакомительный отрывок электронной книги совершенно бесплатно, а после прочтения отрывка купить полную версию. В некоторых случаях можно слушать аудио, скачать через торрент в формате fb2 и присутствует краткое содержание. Город: Казан, Год выпуска: 2017, ISBN: 2017, Жанр: literature_20, tt. Описание произведения, (предисловие) а так же отзывы посетителей доступны на портале библиотеки ЛибКат.

Болганчык еллар. Мөһаҗирләр (җыентык): краткое содержание, описание и аннотация

Предлагаем к чтению аннотацию, описание, краткое содержание или предисловие (зависит от того, что написал сам автор книги «Болганчык еллар. Мөһаҗирләр (җыентык)»). Если вы не нашли необходимую информацию о книге — напишите в комментариях, мы постараемся отыскать её.

Мәхмүт Галәүнең дүрт китап итеп уйланылган, ләкин, кызганычка каршы, тәмамланмыйча калган «Канлы тамгалар» дигән тарихи эпопеясының беренче ике кисәге – «Болганчык еллар» һәм «Мөһаҗирләр» романнары – аеруча кыйммәткә ия. Иске татар авылының көнкүреше, гореф-гадәтләре, ачлык елы вакыйгалары («Болганчык еллар»), 1897 елгы халык санын алу вакыйгасына бәйле рәвештә кузгалган крестьян чуалышлары, бөлгенлеккә төшкән татар крестьяннарының, бәхет эзләп, Төркиягә күчеп китүләре һәм андагы кызганыч язмышлары («Мөһаҗирләр») – болар һәммәсе дә романнарда гаять җанлы итеп һәм зур осталык белән сурәтләнә.

Болганчык еллар. Мөһаҗирләр (җыентык) — читать онлайн ознакомительный отрывок

Ниже представлен текст книги, разбитый по страницам. Система сохранения места последней прочитанной страницы, позволяет с удобством читать онлайн бесплатно книгу «Болганчык еллар. Мөһаҗирләр (җыентык)», без необходимости каждый раз заново искать на чём Вы остановились. Поставьте закладку, и сможете в любой момент перейти на страницу, на которой закончили чтение.

Тёмная тема
Сбросить

Интервал:

Закладка:

Сделать

.

Әйе, Ә. Фәйзи белән М. Максуд хак сүз әйткәннәр. М. Галәү иҗаты шактый зур. Күп кенә хикәяләре, очерклары бар. Алар әле егерменче елларда «Каяу» (1927), «Төеннәр» (1928) җыентыкларында Казанда туплап чыгарылган. «Күпнең берсе» озын хикәясе 1931 елда аерым китап булып Мәскәүдә чыккан. 1924 елда Оренбургта ул «Пугач явы», «Саламторханнар», «Курчак туе» дигән пьесалар яза.

Ә инде егерменче еллар ахырында язучыларның каләме белән идарә итү нык көчәя, моның өчен Совет язучылар оешмасы, Пролетар язучылар ассоциацияләре (бездә ТАПП) төзелә. Бу ике оешма үз сафларына яңа чынбарлыкны хуплап язган кешеләрне генә ала. Анда хәлфә улы, җитмәсә, күренекле дин әһеленә кардәш булган М. Галәү сыя алмый. Моның шулай икәнлеге бик тиз сиздерелә. 1928 елдан соң ул бер әсәрен дә Казанда бастыра алмый. Аны-моны сәбәп итеп, теге урынын, бу урынын төзәтергә, үзгәртергә дигән сүзләрдән башканы ишетә алмый. Казанда үзенә өнәмәүчелек мөнәсәбәте урнашуы турында ул М. Горькийга хат яза. Аңа үзенең русча басылган әсәрен дә җибәрә. Нәтиҗәдә татар әдибенә әсәрләрен Мәскәүдә бастырырга юл ачыла.

М. Галәүнең төп әсәре, – әлбәттә, Нил Юзиев әйткән «Канлы тамгалар» дигән дүрт кисәктән торырга тиешле эпопеясы. Беренче кисәген ул «Ил тыныч чакта» дип исемли, русча «Муть» дип атый. Без инде аны «Болганчык еллар» исеме белән беләбез. Монда 1877 елгы ачлыкка бәйләнешле вакыйгалар сурәтләнә. Икенчесенең исеме – «Ил өреккәндә». Биредә 1897 елда Россиядә халык санын алуга мөнәсәбәтле хәлләр гәүдәләндерелә. Өченче кисәктә рус-япон сугышы (1904) чоры сурәтләнеп, «Сабак» дип аталырга тиеш була. Дүртенче кисәген «Өермәләр» дип исемләү күздә тотыла. Анда 1917 елгы Февраль һәм Октябрь революцияләре вакыйгалары күрсәтелергә тиеш була. Күрәбез: татар халкының кырык еллык образлы тарихын эченә алган катлаулы әсәр. Аның беренче-икенче кисәкләре язылып тәмамланган, кайбер мәгълүматлар буенча, калганнары да караламада язылган. Әмма 1937 елда, кулга алынганда, алар эзсез югалган.

Әйе, әсәрләрен Казанда бастыру өмете өзелгәч, М. Галәү Мәскәүгә йөз тота. 1929 елда СССР халыкларының Мәркәз нәшриятында, «Канлы тамгалар» тарихи романыннан өземтәләрне туплап, татар телендә «Чүлмәк тулгач» дигән 79 битлек китап чыгара. Гайшә Шәрипова исемле әдәби мохиттә мәгълүм зыялыбыз эпопеяның беренче кисәген русчага тәрҗемә итә. 1930 елда Мәскәүдә «Муть» дигән исем белән ул басылып та чыга. Бороздин дигән каләм әһеле аңа кереш сүз яза. Икенче кисәген М. Галәү, «Мухаджиры» дигән исем куеп, үзе тәрҗемә кыла. Аны О. Быстрицкая дигән ханым әдәби эшкәртә. Роман 1934 елда шулай ук Мәскәүдә дөнья күрә.

«Муть» әсәре укучыга барып ирешкәч үк, «Кушамат» имзалы берәү романны бик каты тәнкыйтьләп мәкалә бастыра, романны «буржуа болганчыгы» дип атый. Әлеге «Кушамат» кем булды икән? Утыз еллар үткәч, әдип һәм галим Мөхәммәт Мәһдиев, шушы сорауга җавап эзләп, М. Галәүнең җәмәгате Зәйнәп апага хат яза. Зәйнәп ханым үзе дә күпне кичергән, 1938 елда аны да Караганда лагерена илтеп япканнар. Азат ителгәч, яңадан Мәскәүгә кайтып төпләнүгә ирешкән. Ул 1963 елның 15 маенда М. Мәһдиевкә хат белән җавап бирә. «37 нче елны кулга алганда, бөтен архивын да үзе белән бергә алып киттеләр», – дип яза Зәйнәп апа [3] Мәһдиев М. Хатларда кеше язмышлары // Сөембикә. – 1993. – № 11. – 20–21 б. . Бәлки, дип фараз кыла М. Мәһдиев, М. Галәү бу «Кушамат» ның кем икәнлеген белгәндер, ул хакта М. Горькийга язган хатында әйткәндер. Әйе, бу хатның бөек пролетар язучы архивыннан килеп чыгу ихтималы бардыр әле.

1932 елның 15 ноябрендә М. Җәлил шушы әсәр турында Мәскәү Дәүләт матур әдәбият нәшриятына эчке бәяләмә биргән. Әлбәттә инде, русча язган [4] Җәлил М. Әсәрләр: 4 томда. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1976. – 4 т. – 69–73 б. . Шунысы кызык: бәяләмәнең исеме «М. Галәүнең «Болганчык еллар» дигән китабы» дип аталса да, М. Җәлил сүзне һәм «Болганчык еллар», һәм «Мөһаҗирләр» турында алып бара. Тагын бер аерым игътибар сорый торган нәрсә – М. Җәлил бу әсәрләрне оригиналда, ягъни татарча укыган. Бәяләмә авторы «тарихи моментлар дөрес һәм җанлы итеп тасвирланган» дип билгели. Ул әсәрне бөтен нечкәлекләре белән өйрәнеп, фикерләрен нык дәлилләп язган, байтак җитешсезлекләрен дә күрсәткән. М. Җәлил мондый нәтиҗә ясый: «Роман, җитди кимчелекләре булуга карамастан, массовый тираж белән басылып чыгарга һәм таралырга лаек. Политик һәм тарихи әһәмияткә ия материал тупланган, югары художестволы әсәр буларак, күрсәтелгән кимчелекләр аның дәрәҗәсен төшермиләр, шул сәбәпле ул кимчелекләр романны басмый калырга сәбәп була алмыйлар». Тагын бер мөһим әйбер, М. Җәлил Г. Шәрипова тәрҗемә иткән беренче кисәкнең русчасын да укып чыккан, аны татарчасы белән чагыштырып караган. Аның хөкеме бик тә кырыс: «Тәрҗемә ифрат йомшак. Тәрҗемәче оригиналның специфик үзенчәлеген һәм әдәби кыйммәтен сакларга бөтенләй тырышмаган. Тәрҗемәнең теле тупас, әдәби телдән ерак тора. Бу тәрҗемәне кабул итәргә һич тә ярамый». Әмма чынбарлыкта нәкъ киресе килеп чыккан: татарчасы түгел, бәлки тәрҗемә варианты басылган. Ярый әле анысы сакланып калган, югыйсә бүген без әсәр белән таныш булудан бөтенләй мәхрүм булыр идек.

Читать дальше
Тёмная тема
Сбросить

Интервал:

Закладка:

Сделать

Похожие книги на «Болганчык еллар. Мөһаҗирләр (җыентык)»

Представляем Вашему вниманию похожие книги на «Болганчык еллар. Мөһаҗирләр (җыентык)» списком для выбора. Мы отобрали схожую по названию и смыслу литературу в надежде предоставить читателям больше вариантов отыскать новые, интересные, ещё непрочитанные произведения.


Отзывы о книге «Болганчык еллар. Мөһаҗирләр (җыентык)»

Обсуждение, отзывы о книге «Болганчык еллар. Мөһаҗирләр (җыентык)» и просто собственные мнения читателей. Оставьте ваши комментарии, напишите, что Вы думаете о произведении, его смысле или главных героях. Укажите что конкретно понравилось, а что нет, и почему Вы так считаете.

x