Махмут Марджани - Болганчык еллар. Мөһаҗирләр (җыентык)

Здесь есть возможность читать онлайн «Махмут Марджани - Болганчык еллар. Мөһаҗирләр (җыентык)» — ознакомительный отрывок электронной книги совершенно бесплатно, а после прочтения отрывка купить полную версию. В некоторых случаях можно слушать аудио, скачать через торрент в формате fb2 и присутствует краткое содержание. Город: Казан, Год выпуска: 2017, ISBN: 2017, Жанр: literature_20, tt. Описание произведения, (предисловие) а так же отзывы посетителей доступны на портале библиотеки ЛибКат.

Болганчык еллар. Мөһаҗирләр (җыентык): краткое содержание, описание и аннотация

Предлагаем к чтению аннотацию, описание, краткое содержание или предисловие (зависит от того, что написал сам автор книги «Болганчык еллар. Мөһаҗирләр (җыентык)»). Если вы не нашли необходимую информацию о книге — напишите в комментариях, мы постараемся отыскать её.

Мәхмүт Галәүнең дүрт китап итеп уйланылган, ләкин, кызганычка каршы, тәмамланмыйча калган «Канлы тамгалар» дигән тарихи эпопеясының беренче ике кисәге – «Болганчык еллар» һәм «Мөһаҗирләр» романнары – аеруча кыйммәткә ия. Иске татар авылының көнкүреше, гореф-гадәтләре, ачлык елы вакыйгалары («Болганчык еллар»), 1897 елгы халык санын алу вакыйгасына бәйле рәвештә кузгалган крестьян чуалышлары, бөлгенлеккә төшкән татар крестьяннарының, бәхет эзләп, Төркиягә күчеп китүләре һәм андагы кызганыч язмышлары («Мөһаҗирләр») – болар һәммәсе дә романнарда гаять җанлы итеп һәм зур осталык белән сурәтләнә.

Болганчык еллар. Мөһаҗирләр (җыентык) — читать онлайн ознакомительный отрывок

Ниже представлен текст книги, разбитый по страницам. Система сохранения места последней прочитанной страницы, позволяет с удобством читать онлайн бесплатно книгу «Болганчык еллар. Мөһаҗирләр (җыентык)», без необходимости каждый раз заново искать на чём Вы остановились. Поставьте закладку, и сможете в любой момент перейти на страницу, на которой закончили чтение.

Тёмная тема
Сбросить

Интервал:

Закладка:

Сделать

Романнарны татарчалаштыруга күренекле тәрҗемәчеләр һәм текстологлар Яхъя Халитов белән Рәис Даутов алына. Алар М. Галәүнең татарча басылган әсәрләренең тел-стилен нечкәләп өйрәнәләр һәм мөмкин булганча оригиналга якын итеп туган телебезгә киредән тәрҗемә итәләр. Ә инде 1929 елда чыккан «Чүлмәк тулгач» җыентыгындагы өзекләрне гомуми текстка табигый рәвештә кертеп урнаштыралар. Нәтиҗәдә 1968 елда әлеге ике роман бер китап булып басылып чыга. Бу М. Галәүне чын мәгънәсендә халкыбызга һәм әдәбиятыбызга яңадан кайтарды, әдипнең сүз сәнгатебездәге затлы урынын билгеләде. Әле тагын бер бурыч бар, ул да булса 1934 елда русча басылган «Кабулсай» романын туган телебездә чыгару.

М. Галәү бүгенге әдәбият галәмендә классик язучыларыбыз арасында үзенең лаеклы урынын алды. Шөкер, хәзерге вакытта әдип мирасына карата Ә. Фәйзи, М. Максуд, Н. Юзиев әйткән теләкләр гамәлгә ашып бара. Алардан соң бу хакта Г. Бакир, Ф. Гыйльфанова, Г. Беляев, Р. Мостафиннар да гамьләнгәннәр иде. Бу җәһәттән Ф. Ганиева хезмәтләрен аерып күрсәтергә кирәк. Аның «Әдип гомере» дигән мәкаләсе [5] Казан утлары. – 1976. – № 6. – 133–144 б. М. Галәү шәхесе һәм иҗатының заман сынауларын лаеклы үтүе хакында саллы сүз буларак кабул ителгән иде. Шуларга Вахит Имамовның матбугаттагы чыгышын да өстәргә кирәк [6] Мәдәни җомга. – 2016. – 18 ноябрь. – 9 б. . Эш шунда: 2016 елда, М. Галәүнең тууына 130 ел тулу уңае белән, Милли музей бинасында искә алу кичәсе уздырылды. В. Имамов белән бергә бу юлларны язучыга да әлеге мәҗлестә катнашырга насыйп булды. Әлеге чараның анда катнашучылар күңелендә тирән эз калдыруының бер сәбәбе кичәдә М. Галәүнең якын кешеләренең дә катнашуы иде. Бу затлы нәселнең дәвамчылары бабалары хакында Казан зыялыларына шактый яңа хәбәрләр алып килгән булып чыкты.

Ник дигәндә, М. Галәүгә узган гасырның башыннан алып диярлек туган якларыннан читтә яшәргә туры килгән. Инкыйлабтан соң исә аңа Татарстанда рәсми даирәләр тарафыннан ачык йөз күрсәтү булмый да диярлек. Шуңа күрә аның шәхси тормышы турында белүебез дә шактый чикле иде. Хабаровскида яшәүче алтмыш дүрт яшәр оныгы Олег, ерак араларны якын итеп, бабасының туган ягын күрергә дип килгән. Кызы Анастасияне дә үзеннән калдырмаган. Алар бабаларына кагылышлы документлар, рәсми даирәләр тарафыннан тутырылган төрле эш кәгазьләреннән күчермәләр алып килгәннәр. Хәтта М. Галәүнең 130 еллыгына истәлек медале дә булдырганнар. Аларны шушы очрашуда катнашучыларга бүләк итеп бирделәр.

Шулай туры килгән: М. Галәүгә өч тапкыр өйләнү насыйп булган. Беренче хатыны турында болар нәрсә дә булса әйтә алмадылар. Икенче хатыны Фатыйма ханымнан 1924 елда Надыйр исемле улы туа. М. Галәүне, әле Башкортстанга, әле Мәскәүгә күчерә-күчерә, мәгариф, нәшрият эшләрен җайга салуга җәлеп итәләр, ул еллар буе гаиләсеннән аерым яшәргә мәҗбүр була. Күрәсең, мондый хәл гаилә тотрыксызлыгына китерә. Фатыйма апа улы Надыйр белән Оренбургта яши, тора-бара Ташкентка ук күчеп китә. Малай Үзбәкстан башкаласында урта мәктәп, аннан соң авиация училищесын тәмамлый. 1943 елда сугышка җибәрелә. Аның өчен сугыш Көнчыгыш Пруссия җирендә тәмамлана. Сугыштан соңгы тормышы илебезнең Ерак Көнчыгышы белән бәйләнә, бу якларда армиядә хезмәт итә. Полковник дәрәҗәсенә күтәрелә. Әмма алтмыш яше тулганда үлеп китә. Аның улы Олег гади эшчедән бер зур заводның генераль директоры вазифасына кадәр күтәрелә. Бабасының язмышын ачыклау мәсьәләсе аны һәрвакыт борчып тора. Хәтта дәүләт куркынычсызлыгы органнарының Үзәк идарәсенә дә мөрәҗәгать итә. Аның үтенече игътибарсыз калдырылмый, хәтта М. Галәүнең делосы белән танышу мөмкинлеге тудырыла. Әмма биредәге рәсми документларның күбесен уку мөмкинлеге булмый, аларны, кеше күзе төшмәслек итеп, каплап-ябыштырып куйганнар. Янәсе, йөз ел тулганчы алардагы мәгълүматлар дәүләт сере булып сакланырга тиеш икән. Чын хакыйкатьне белү өчен, димәк, әле яңадан егерме ел вакыт кирәк дигән сүз. М. Галәүгә кемнәр яла яккан, ялган гуаһлык иткән, хөкем карарының гаепләү өлешендә ниләр язылган булуы 2037 елда гына тәгаен билгеле булу ихтималы бар. Хәер, ул вакыттагы «өчлекләр» чыгарган хөкем карарларында андый мәгълүматлар булуга исәп тоту беркатлылык булырга да мөмкин.

Шулай да Олег Надыйр улының хәзерге көндә Мәскәүдә яшәүче кызы Анастасия, шул органнар ярдәме белән, бик якынча гына булса да, М. Галәү җирләнергә мөмкин булган урынны билгеләүгә ирешкән. Хәтта шул урынга мәрмәрдән истәлек тактасы яздыртып куйган икән.

Читать дальше
Тёмная тема
Сбросить

Интервал:

Закладка:

Сделать

Похожие книги на «Болганчык еллар. Мөһаҗирләр (җыентык)»

Представляем Вашему вниманию похожие книги на «Болганчык еллар. Мөһаҗирләр (җыентык)» списком для выбора. Мы отобрали схожую по названию и смыслу литературу в надежде предоставить читателям больше вариантов отыскать новые, интересные, ещё непрочитанные произведения.


Отзывы о книге «Болганчык еллар. Мөһаҗирләр (җыентык)»

Обсуждение, отзывы о книге «Болганчык еллар. Мөһаҗирләр (җыентык)» и просто собственные мнения читателей. Оставьте ваши комментарии, напишите, что Вы думаете о произведении, его смысле или главных героях. Укажите что конкретно понравилось, а что нет, и почему Вы так считаете.

x