– Вафа, хәрәмләшмә!
– Алдашма!
– Аяк чалма! – дип кычкырды.
Вафаның бая беренче дошманын еккан хәйләсе бу юлы барып чыкмады. Сафа, бу хәйләгә бирешмичә, үзе һөҗүмгә күчте. Баштарак аның да Вафаны егарга тырышуы барып чыкмады, аннары ул кинәт сизелмәслек бер җитезлек белән абыйсын җиргә егып салды да күкрәгенә менеп утырды.
Халыкның шаулашуы авылга чаклы ишетелгәндер.
Вафа, ачуы кайнап, әкрен генә җирдән торды да энесенә ташланды. Әмма куштаннар аңа яңадан Сафа белән алышырга бирмәделәр.
– Булды! Булды! Хәзер ат чабышы башлана! – дип, Вафаны читкә алып киттеләр.
Шулай итеп, Сафа беренче батыр булып калды.
Иртән бүләк җыеп йөргән теге куштан, аны дәшеп алып:
– Батырлыгың өчен ни бирик? Бабаң чапанын аласыңмы? – дип сорады.
– Миңа берни кирәкми… Чапанны әнә беренче килгән ат иясенә бирегез, – диде Сафа.
– Киләләр! Атлар килә! – дигән тавышлар ишетелде.
Халык төркеме, чайкалып-кузгалып, икегә аерылды.
Чабып килүче атлар күренде. Халык ачкан юлга муеннарын сәер генә сузган өч чабышкы килеп керде. Малайлар атларның сыртына ятып беткәннәр, ике куллап ялга ябышканнар. Башларына яулык бәйләгәннәр, битләренә ябышкан балчык кисәкләрен дә, ат өстендә тырык-тырык сикергәнне дә тоймыйлар. Атларын һай-һулап куа-куа, баганага беренче булып барып җитәр өчен ат өстеннән сикереп төшеп, үзләре йөгерергә әзер шикелле иде.
Бер ат шаулашкан халык төркеменнән куркып туктады да чыгымчылый башлады һәм халык уртасындагы юлдан узасы урында тамашачыларны әйләнеп чабып китте. Ат өстендәге малай тезгенне каерып тотты. Ярсыган ат тыңламады. Бер урында таптанып торды да кинәт арт аякларын атып җибәрде. Малай ат өстеннән мәтәлеп егылып төште, әмма шундук сикереп торды да, пычранып беткән битен күлмәк итәге белән сөртә-сөртә, иптәшләреннән калышасы килмичә, баганага таба йөгерде. Атыннан төшкәнлеген, үзен башка атлар таптап китәрлеген дә онытып җан-фәрманга чапканда, кемдер аны якасыннан эләктереп алды да читкә сөйрәп чыгарды.
Халык шау-гөр килеп көлде. Арттагы атларның килеп җиткәнен дә көтмичә таралыша башладылар.
Куштаннар бүләк өләшергә керештеләр. Беренче ике урынны күрше авыллардан килгән нәселле чабышкылар алды. Ат чаптыручыларга өр-яңа чапаннар бирделәр. Өченче урында Гыймади аты иде. Аңа Миңлебай карт чапанын бүләк иттеләр.
– Бәхетле чапан булды бу! Бер аксакалдан икенчесенә күчте! – диештеләр.
Бүләкләр өләшкәннән соң, йөгерүләр башланды. Бу ярышка да иң элек балалар, аннары зурлар катнашты. Бүләкләрне өләшеп бетерделәр. Халык тарала башлады. Халык белән бергә Сафа да авылга кайтып китте.
Уеннарны ерактан, тау башыннан карап торган хатын-кыз төркеме эченнән ул Саҗидәне күреп, янына чакырып алды. Икәүләп Йосыф картларга киттеләр.
Мәзиннең сүзен тыңламаудан куркып, мәйданга көрәшергә чыккан һәм кабыргасын сындырган теге ярлыны, кемнеңдер арбасына салып, өенә алып киттеләр.
XIV. Җәбраил фәрештә өстенә языйммыни мин аны?
Саҗидә Миңлебайлар йортына килен булып төшкәч, Патый аңа үзенең мөнәсәбәтен болай дип белдерде:
– Килен кеше – ким кеше, алабайга тиң кеше.
Беренче көннәрдә үк ул киленгә баш булырга, аны үз кубызына биетергә тырышты. Әмма Саҗидә бу мыжгылдык каенана кулында уенчык булырга теләмәде. Ул бөтен авыр, пычрак эшне бер карусыз эшли, ләкин урынсызга, нахакка кимсеткәнне күтәрми иде. Патыйның тиргәвенә каршы аның шикелле үк җавап кайтара һәм каенанасының мәгънәсез боерыкларын берсен дә тыңламый иде.
Сафаның туеннан соң ике-өч ай да узмагандыр, беркөнне Патый, сүз арасында гына әйткәндәй, улына:
– Хатыныңны аерып җибәрергә кирәк түгел микән, улым? Кызлар бетмәгән… Теләгәнен сайлап алырсың… – диде.
Шунда Сафа бүтән сүз әйтмәслек итеп өзеп җавап кайтарды:
– Киленең яхшы булсын дисәң, үзең телеңне тый… Мин Саҗидәдән канәгать, аны аерырга исәбем юк, – диде.
Шуннан соң Патый Саҗидәгә тагы да ешрак каныга башлады, ара-тирә улына да тел тидергәләде. Аларның икесен дә уйнашта гаепли иде.
Саҗидә, мондый хурлау-кагулардан ничек котылып, үзебез генә тынычлап яшәргә икән, дип, көннән-көн ныграк уйлана башлады. Аның йогынтысында Сафа да шул турыда хыяллана иде.
Миңлебайлар йортындагылар бер-берсенә капма-каршы булган ике якка бүленде. Бер якта – Патый белән Вафа, икенче якта Сафа белән Саҗидә иде.
Сабан туе көнне чапан аркасында килеп чыккан гауга саламга ташланган утлы шырпы булып чыкты. Ике арадагы дошманлык коры дары кебек кабынып китте. Бу талашның уты-сөреме өйдәгеләрнең барысына да күчте. Шуннан соң инде Сафа белән Саҗидәгә бу йортта яшәрлек рәт калмады.
Читать дальше