Саҗидә түземсезләнеп көткән вакыт, ниһаять, килеп җитте. Җае чыкканда файдаланып калып, бер минут та соңгармыйча, бүленүне таләп итәргә кирәк иде. Саҗидә, моңа җай чыкканга бик сөенеп, эшкә кереште. Аның фикере белән Сафа да килеште. Аларның, башка чыгып, үз тормышларын корып җибәрергә көчләре җитәчәк иде.
Мондый зур эшкә тәвәккәлләгәнче, картлар белән әйбәтләп киңәшик, дип, алар мәйданнан Йосыф карт йортына киттеләр.
* * *
Йосыф карт төпчек кызының үз ризалыгыннан башка кияүгә чыгуы хурлыгын байтак вакыт оныта алмады. Шулай да Саҗидәнең йомшак теле, Сафаның картны хөрмәт итүе үзенекен итте.
Сафа белән Саҗидә килеп кергәндә, Йосыфныкылар чәй эчеп утыралар иде.
Карт аларны:
– Хуш киләсез, рәхим итегез! – дип, ачык чырай белән каршы алды.
– Ни хәлләрдә яшәп ятасыз? Фатыйма җиңги сау-сәламәтме? – дип сорады Сылу карчык.
– Җәһәннәмгә генә олагасы бар! – диде Саҗидә ачу белән.
– Әстәгъфирулла, тәүбә! – диде әнисе, колакларына бармагын тыгып.
– Өлкәннәр турында алай әйтергә ярамый, кызым. Кодагый ул – синең каенанаң, анаңның ахирәте, – диде Йосыф карт.
– Минем алда тел тидермәгез аңа! – диде Сылу, колакларыннан бармагын алып.
– Син, әни, шулай дисең, ә менә ахирәтең үзеңне әллә ниләр әйтеп хурлый, уйнашчы дип атый, – диде Саҗидә.
Бу сүз Йосыф картның күптәнге ярасына барып тиде. Сылу сискәнеп китте. Ул авыр гына сулады да:
– Языгы үз башына төшсен, минем гөнаһлы буласым килми, – диде.
Барысы да уңайсыз бер хәлдә калдылар. Беренче булып Сафа сүз башлады. Әнисе белән абыйсының кыш буена үзләренә көн күрсәтмәүләрен сөйләп бирде, теге чапан аркасында килеп чыккан ызгышны да искә төшерде, ахырда:
– Моннан ары әнкәй йортында кала алмыйбыз, сездән киңәш сорарга килдек, – диде.
Сылу карчык Саҗидәгә «килен булгач, күндәм, сабыр булырга кирәк» дип сөйләнә башлаган иде дә бик тиз тынды.
Йосыф карт уйга калды. Аннары катгый итеп әйтә куйды:
– Мин кызымны каенана типкесендә яшәр өчен үстермәдем. Тавык чебие түгел, адәм баласы ла ул… Сез, балалар, үзегез кушылдыгыз, анысы өчен Ходай алдында үзегез җавабын бирерсез. Әмма кимсенеп яшәү эш түгел. Бүленегез. Тазалыгыгыз булса, ач калмассыз. Миннән фатиха, – диде.
Сафа белән Саҗидәгә шул гына кирәк иде.
Ничек-ничек итәсен картлар белән сөйләшкәннән соң, алар кайтып киттеләр: Саҗидә – каенанасы йортына, Сафа мәзин янына китте.
* * *
Сабирҗан мәзин үзенең келәтендә чыпта сугучы берәүдән чыпталар кабул итеп ята иде.
Чәң-чәң килеп, сикерә-сикерә өргән бәйдәге этне читләтеп, Сафа келәт ишеге төбенә килде, кычкырып сәлам бирде. Мәзин, авыз эченнән генә мыгырданып, сәламгә каршы җавап кайтарды.
Ул, бик җентекләп, алдында яткан яңа чыпталарны тикшерә, аларны, берәм-берәм алып, келәт эченә ыргыта, аннары, дөрес санамадым, ахры, дип шикләнгән кебек, яңадан алып чыга да яңадан саный һәм тагы келәт эченә ташлый иде. Шуннан соң ул чыпта сугучыдан:
– Шушы гынамы? – дип сорады.
– Җиткән, мәзин абзый! Болары белән дә күзләрем эренләп бетте, – диде чыпта сугучы.
– Юкны сөйләмә! Атна буена нибары иллеләп чыпта суккансың, зарланган буласың тагы… Алайса, эшләмә, мич башында гына ят…
– Бик ятар идем дә, мәзин абзый, балалар ашарга сорыйлар бит.
– Ул чагында инде тырышырга кирәк! Миннән мунчаланың иң яхшысын аласың, ә үзең адәм карамаслык чыпта китерәсең. Моңа кяфер үлесен төреп, елгага ыргытырга гына ярый.
– Минем чыпталар башкаларныкыннан бер дә начар түгел, мәзин абзый… – дип куйды агай.
– Башкаларныкыннан, башкаларныкыннан!.. Шулай булмыйча! Менә бу могыл нәрсә бу? Чыптаны шулай сугалармы?
– Ефәк түгел бит ул, мәзин абзый… Ул могылларны мин ябыштырып куймаган ич… Мунчаласы шундый булгач нишлисең инде?
– Мунчаланы аны мин ясаганмы? Ходай аны үзе шундый иткән? Син, оста булсаң, кытыршы мунчаладан да тигез итеп чыпта суга бел… Менә шулай ул, энем!
– Алай да тырышабыз инде, мәзин абзый, тик барыбер мунчаладан постау сугып булмый инде.
– «Булмый… булмый!» – диде мәзин, аны үчекләп. – Булмаса, мунчала әрәм итәсе дә юк. Аны бушлай бирмиләр. Акчага саталар.
– Ун ел буе минем эшемне яманламаган идең, хәзер ошамый, имеш… Юкка рәнҗетәсең, мәзин абзый… Ичмасам, Алладан курык! – диде агай, түзмичә.
– Телеңә салынып торма! Алланы кем яхшырак беләдер: синме, минме?
Чыптачы агай аптырап сүзсез калды, йөзе агарынып китте.
Мәзин киштәдән таушалып-каралып беткән кенәгәсен алды, аннары, кадактан керләнеп каткан иске счётын алып, шалт-шолт төймә сала башлады. Ахырында болай диде:
Читать дальше