– Шушы чыпталар хакын чигергәннән соң, синең өстә дүрт тәңкә дә ун тиен иске әҗәтең кала, янә дә узган атнада ике чыптаң җитмәгән иде – җәмгысы буладыр биш тәңкә дә алтмыш тиен. Синең өстә бер пот та унбер кадак мунчала исәпләнә. Әҗәтең өчен җәйгә арыш урырсың, ә мунчаланы хәзер үк китер.
– Узган атнадагы мунчала бик чүпле иде бит. Анысын да минем өскә язарсыңмы инде, мәзин абзый?
– Һа, әйтте сүз!.. Җәбраил фәрештә өстенә языйммыни мин аны?
– Ихтыярың, мәзин абзый, теләсәң ни эшлә. Бер чыптаны ничек итеп җитмеш тиеннән саныйсың – һич аңлый алмыйм. Аның базар бәясе дә егерме тиен генә бит… Үзең дә калага шул бәягә илтеп сатасың.
– Сатсам соң! Анда синең ни эшең бар? Калада миңа акча бирәләр. Ә син нәрсә бирәсең, бетле хәерче?
– Тагы эш бир миңа, мәзин абзый.
– Юк, бирмим… Эшли белмисең, синең күзең эренли. Мунчаланы бүген үк китергән бул. Ишеттеңме? Исеңнән чыгарма!
– Берәр пот кына булса да он бир инде, мәзин абзый… Эшләп түләрмен. Балаларның ашарына юк.
– Әнә Ходайдан сора. Мин сезгә бирә-бирә бөлеп беттем инде, шулай да рәхмәтен ишеткәнем юк…
– Ел буе бөтен җәмәгатебез белән сиңа эшлибез, мәзин абзый, алай да тамагыбыз туймый, өстебез-башыбыз тишек, әҗәттән чыга алмыйбыз… – дип сөйләнде агай, зарланып.
Мәзин аның сүзен бүлде:
– Ярый, ярый! Бар! Мескенгә салышып торма. Ходай ярдәм итәр, хәер сорарга чыгарып җибәрмәс… Мунчаланы китерергә онытма.
Мәзин, ачуын әлеге агайдан алып бетергәч, Сафага тыныч кына мөрәҗәгать итеп:
– Ни бар, Әхмәтсафа? – диде.
Бу хәлгә шаккатып торган Сафа мәзин соравын ишеткәч сискәнеп китте.
– Киңәшкә килгән идем.
Мәзин:
– Әйдә, алайса, – дип, Сафаны кибетенә алып китте.
Кайгыга сабышкан теге агай, хәлсез аякларын көчкә сөйрәп, капкага таба атлады.
Мәзин, калай белән тышлаган ишекне ачып, кибеткә керде. Сафа да аның артыннан иярде.
– Йә, сөйләп җибәр, Әхмәтсафа, ни йомыш? Тыңлап карыйк! – дип, мәзин авыр гына итеп эскәмиягә утырды.
Сафа үзенең төп йорттан аерылып чыгарга ниятләвен сөйләп бирде.
– Мин нинди киңәш бирим? Үз эшеңә үзең хуҗа инде син… Чыпта сугарга керешмәссең бит? Мин сиңа нәрсә дип әйтим?
– Йорт-җир булдыру җиңел эш түгел бит, мәзин абзый…
– Шуннан ни булган? Бүтәннәрдән синең кай җирең ким? Башкалар яши ич, булдыралар. Хатынның да бик уңганы, акыллысы туры килде үзеңә. Менә икәүләп эшләрсез. Тырышыгыз! Ниятеңнән кайтма. Аллага тапшыр…
– Мал-мөлкәтне абый белән гадел итеп бүләсе иде, мәзин абзый. Андый чакта төрле хәл була бит, үзең дә беләсең… Менә без шул эшкә син дә катнашсаң, әйбәт кенә узып китмәсме дигән идек. Ризалыгыңны бирмәссеңме?
– Булмый, берни барып чыкмый, – диде мәзин. – Беренчедән, минем синең әниең вә абыең белән борчак пешми. Ансын үзең дә бик яхшы беләсең. Алар күбрәк остабикәне тыңлыйлар. Икенчедән, минем тиктомалдан синең әниең теленә эләгәсем килми… Бигайбә, энем, берни дә эшли алмыйм.
Каршы әйтерлек урын юк иде. Сафа бераз вак-төяк нәрсәләр турында сөйләшеп утырды да, бик кыен чакта ярдәмеңнән ташламассың әле, дип китеп барды.
Мәзин капкага чаклы Сафа артыннан карап калды. Ни сәбәптәндер аның күз алдына чибәр, җитез Саҗидә килде, һәм мәзиннең йөрәгендә көнчелек тойгысы кузгалып куйды.
XV. Иләк тә минеке, чиләк тә минеке
Вафа Сабан туенда үзенең җиңелеп калуын һаман оныта алмый иде әле. Шуңа күрә ул дәшми-тынмый гына чәй эчеп утырды. Патый исә авыз эченнән генә мыгырданып сөйләнүен белде.
– Әни, абый, тыңлагыз әле, сөйләшәсе сүз бар иде, – диде кинәт Сафа. – Ике сарык башы бер казанга сыймый, диләр. Без, сарык булмасак та, бер йортта сыеша алмый башладык. Эт белән мәче шикелле яшибез… Бүленешәсе иде.
Патый эшләр болайга ук китәр дип көтмәгән иде, күрәсең.
– Тавык керсә, чүп чыгар, килен керсә, сүз чыгар, дип белми әйтмәгәннәрдер шул, – дип куйды.
– Килен гаепле түгел, әни, үзеңнең озын телең гаепле, – диде Сафа.
– Акыллырак булсаң, шул уйнашчы аркасында анаңны рәнҗетеп утырмас идең.
– Җитте, әни! – диде Сафа, әнисен сүзеннән бүлеп. – Без сине кыш буе тыңладык. Булды! Бүленешү турында сөйләшик. Кем аерылып чыга? Минме, абыймы?
– Бу йортны мин сезнең өчен саклап килмәдем, моннан чыгып китәргә җыенмыйм. Безнең белән сыеша алмыйсың икән, чык та кит, – диде Вафа.
– Яхшы! Мин анысына да риза, – дип җавап кайтарды Сафа. – Ә минем өлешкә ниләр тия?
Йорт бүлү башланды. Зур келәтне Сафага йорт урынына бирергә булдылар. Вафа үзендә каласы каралты-кура белән мунча бәрабәренә энесенә бурабзар, йөз такта һәм сугылмаган ике кибән ашлык бирергә булды. Сафа абыйсына яшь айгырны, яңа арба, иске чананы, сабан белән тимер тырманы калдырды, үзенә карт бияне, арба, җиңел чана, сука һәм агач тырма алды. Чәчүлек орлык белән сугылган ашлыкны урталай бүләргә булдылар. Җирне бүлгәндә дә ризасызлык булыр шикелле күренми иде. Вафа Сабан туенда җиңелгәннән соң кузгалган ачуын тыеп калырга тырышты. Ындыр табагыннан уртак файдаланырга булдылар. Терлекләрне бүлгәндә дә бәхәс кылмады. Сафаның гаҗәпләнүенә каршы, эш бөтенләй тату барды.
Читать дальше