– Эх син, килбәтсез аю! – дип, Әкрәм карый Максимга ябырылды. – Уймагын җөй арасына кыстырып калдырган да шуны сәке өстеннән эзли. Болай кешене гарип итүең бар ич.
Максим, борчуга төшеп, дәшми генә тора бирде.
– Йә, ярар, куркырлык берни дә юк. Төзәлер. Ямаулыгы үзендә… Андый гына хәл була инде, – диде Җиһан, тегүчегә ярдәмгә килеп.
– Әйе, әйе, мулла абзый, кеше ялгышмый тормый инде, – диде Максим, каударланып. – Гаеп миндә. Берүк, гафу итә күр, ачуланма инде… Малаемны китерермен, – дип өстәп тә куйды аннары көтмәгәндә генә.
– Ярар. Яхшы ниятең өчен кичерәм. Улыңа хәбәр иттер, килсен, – диде карый.
* * *
Алдагы базар көнне Максим, авылдашларын очратып, шулар аркылы улын Мәүла Колыга чакыртты. Күп ара да узмады, Әкрәм карыйлар йортына чиркәү кенәгәсендә исеме Яков дип, ә мулланыкында Якуб дип язылган унбиш яшьлек керәшен малае килде. Ул мөселманча сабак укый башлады.
Әкрәм карый, мәзин белән сөйләшеп, «хезмәтче» не Сабирҗанның бәрәннәр һәм бозаулар белән бергә батраклары тора торган кара өенә урнаштырды. Шулай итеп, мәзингә бушлайга хезмәтче килде.
Әкрәм карый да, Сабирҗан мәзин дә законга сыймый торган бу эшләрен Шәмси муллага әйтмәделәр, шуның белән аның кулына кирәк чагында алар арасындагы гомерлек көрәшне хәл итүдә зур роль уйнарлык көчле корал бирделәр.
Миңлебай Сафасы Саҗидәгә өйләнгән кышны керәшен Яковның «укый башлавы» на өч ел тулган иде инде.
XIII. Миңлебайлар ыруы чапаны
Авыл бөтен ямьсезлеге, пычрагы белән кардан ачылып калды.
Кыш чыкканчы тагы да искерә, карала төшкән, кыйшайган өйләр күңелсез булып утырып торалар. Җил белән саламы каерылып очкан абзар түбәләре аждаһа теше шикелле ыржаеп калганнар. Кыш буе ягылган салам көлләре ишегалларында кара өем булып өелеп торалар. Авыл читенә чыгарып түккән тирес өемнәре, кояш җылысында эри-эри, яман сасы ис таратып яталар. Яртылаш сүтеп ягылган читән калдыклары мыскыллап көлгәндәге төсле ыржаеп торалар. Түбә очларына бала-чага каккан уенчык тегермәннәр, бер якка янтаеп, җилдә әйләнмәс булганнар. Авыл халкы инде язгы пычракта кигән күтәрмәле чабаталарының күтәрмәләрен алып ташлаган.
Дәррәү килгән яз сулышы астында иң соңгы кыраулар да бетте.
Кыш чыкканчы ябыгып калган сыерлар тире асларыннан укра чүпләгән кош-кортка сыртларын куеп, рәхәтләнеп басып торалар. Җир кардан арчылган төшләрдә яңа чирәм шытып чыккан. Тик анда-санда чокыр һәм үзәннәрнең кояштан ышык якларында посып калып, чылтырап ватыла торган юка боз белән капланган кар өемнәре генә узган кышны хәтерләтәләр. Әмма алар да көнләп түгел, сәгатьләп эри, дымлы кара җир ачыла бара.
Кышкы озын төннәрдә чыпта сугып, эш кулларын кыштан ук Әсма белән мәзингә саткан ярлылар да бөтен кеше белән бергә яз килүенә сөенәләр.
Бай йортларда тормыш кайнап тора. Киндер күлмәкле ярлы балалары бөкрәеп мунчала аерып утырганда, бай балалары, яз алып киләчәк рәхәтлекләрне уйлап, җылы юрган астында хыялланып яталар. Төннәр буе йокламаганга күзләре шешенеп, эренләгән ярлы балалары, стан өстенә иелеп, өлкәннәргә чыпта сугышканда, алсу яңаклы бай малайлары ат тирәсендә кайнашып, атларының ялларын, койрыкларын тарыйлар, аларга төрле төстәге тасмалар үреп, ат ярышына әзерләнәләр.
Сабан туе алдыннан аяз матур язгы бер көн иде. Кояш инде көнбатыш якка авышып бара. Көндезге җылы сүрелеп, көн салкыная, томан төшә башлаган иде. Көн буе армый-талмый оялары тирәсендә мәш килгән сыерчыклар, сайрауларыннан туктап, ояларына кергәннәр һәм, йоннарын кабартып, салкын төн чыгарга әзерләнгәннәр. Морҗалардан аксыл төтен күтәрелә. Урамнан, шаулашып-чырылдашып, чүпрәк тасмалар белән бизәлгән көр атларга атланып, малайлар чабышып уздылар. Алар Сабан туендагы ярышка ат аягы яздыралар иде.
Морҗалардан, бөтерелеп, төтен күтәрелә – өйләрдә, суган кабыгы кайнатып, күкәй буйыйлар. Бөкре, ямьсез суканы хөрмәтләп, халык бәйрәмгә әзерләнә иде.
* * *
Кояш чыгып та җитмәстән, малайлар, урамга сибелешеп, йорт борынча күкәй җыеп йөри башладылар. Аларга кызлар да кушылды.
Кояш чыгып, җылы нурлары җиргә төшә башлаганда, бөтен авыл инде аякка баскан, бәйрәм ыгы-зыгысында кайнап тора иде. Егетләр көрәшкә, йөгерешкә әзерләнәләр, беришеләре сөйгән кызлары белән күрешергә вәгъдәләшәләр иде.
Кыш буе чыпта суккан кешеләр станнарын чоланга чыгарып, көзеннән үк сүтелгән сәке такталарын кире үз урыннарына кертеп куйдылар.
Урамда төркем-төркем булып үсмер малайлар җыелышканнар. Алар җирдә күкәй тәгәрәтеп уйныйлар: ике түбәтәй эченә чүбек тутырып теккән туп белән тезелешеп торган күкәйләрне бәреп аударалар. Күкәйләре булмаган балалар, читтәрәк торып, авыр туп тиеп ваткан күкәйне тиз генә эләктереп алалар да, кабыгын, тузанын әйбәтләп чистартып та тормыйча, авызларына кабып җибәрәләр. Урам-тыкрык башларында зурлар, җыелышып, ашыкмый гына гәп сатып торалар.
Читать дальше