Картлар кич җиткәнче шаулаштылар: «Алай эшләргә кирәкми иде», – диделәр берәүләр. Икенчеләре становой белән стражникларны исән-сау җибәрүләренә үкенделәр: «Урап алып, әйбәтләп тукмарга иде үзләрен! Барыбер баштан сыйпамаслар, барыбер команда китертеп, чыбык белән суктырырлар… Аларны шундук үтерергә иде! Аннары җәзасын алсаң да гарьлеге булмас иде», – диделәр.
Шуннан ике көн узды. Поп өеннән чыкмады, хәтта чиркәүгә дә бармады. Безнең Марфа белән Митри никахланмый калдылар. Бөтен авыл башка бәла килгәнне көтеп тынып калды…
Максим, шул урында хикәясен өзеп, суынган үтүген утлы күмер өстенә илтеп куйды.
– Шуннан соң ни булды? Сөйләп бетер инде, Максим агай!
– Ни булганы билгеле инде, – диде карт теләми генә. – Бер атнадан авылга бер сотня солдат белән нәчәлство килеп төште. Стражникларын ияртеп, становой да килде. Шуннан сорау ала башладылар. Мулла белән теге керәшен картын, аннары тагы берничә кешене богаулап, Себергә озаттылар. Безнең Марфа белән Митрине монастырьга яптылар. Попның әләкләве буенча иллеләп кешене чыбык белән суктырдылар. Аерып тормадылар: православныйларга да, мөселманнарга да бертигез эләкте. Ике динлеләр дә өлешсез калмады. Әти белән Микулай кодага унбишәр чыбык ашаттылар.
Максим уйга бирелеп, тынып калды.
– Менә шулай, мулла абзый, – диде ахырда. – Марфа белән Митрине өч ел монастырьда ябып тоттылар. Бер елдан әти үлде, гүргә салганда да, аркасындагы камчы эзләре бетмәгән иде әле. Менә мин һаман ыгыр-шыгыр йөрим әле. Менә кара, мулла абзый, – диде Максим, кинәт җанланып китеп. Тиз генә күлмәк итәген күтәреп, Әкрәм карыйга буй-буй камчы эзләре төшкән аркасын күрсәтте. – Менә ул тамгалар! Шул елдан калды. Бер миндә генә түгел, мондыйлар бик күп.
– Алай… Син инде, Максим агай, балаларыңны ярты юлда калдырма. Үзең исән чакта аларны бераз укыт. Дөрес юлга бастыр.
– Бик ярар иде дә, минем үзем өчен ике дин дә бер. Ә менә балаларны мөселман итәсе иде.
– Малаеңны миңа китер, – диде Әкрәм карый. – Коръән сүзе өйрәтермен үзенә. Әгәренки кыса башласалар, мәзингә хезмәтчелеккә бирдем, диярсең… Алла боерса, ул баш тартмас, сүземне тыңлар.
Максим, чалбарның соңгы күкләвен алып, Әкрәм карыйга сузды да:
– Мә, мулла абзый, чалбар булды. Моны киеп намаз укыганда, мине дә догаңнан ташлама, – диде. Шуннан соң сәкегә менеп утырды.
Әкрәм карый, яңа чалбарын тотып, ишеккә юнәлде. Шулвакыт Максим, аны туктатып:
– Туктале, мулла абзый, чалбарны бир әле! – диде. Чалбарны селеккәләп карады да карыйга кире бирде, үзе сәкедә яткан чүпрәк кисәкләрен актарырга кереште, хәтта киезне дә ачып карады.
– Ни җуйдың? – дип сорады карый.
– Уймагым каядыр киткән… Әле генә шушында иде. Әй хәтер дигәнең!
Җиһан абыстай аны чәйгә чакырды.
– Әллә кая китмәс, табылыр әле! – дип, Максим үз-үзен юатты, уймакны эзләүдән туктап, иңенә бишмәтен салды, яланаякка гына киез итеген киде дә аш өенә чәй эчәргә керде. Әкрәм карый, намаз укырга дип, өске катка менеп китте.
* * *
Әкрәм карыйлар йортында Мөбин ахун заманыннан калган пыяла шкаф бар. Шул шкафның эченә төрле зурлыктагы чынаяк, тәлинкәләр, калай чәйнекләр тезеп куелган. Әкрәм карый шул чынаяклардагы кытай сурәтләренең башларын пәке белән әйбәтләп кырып чыкты: мөселман кешенең өендә кеше сурәте булырга тиеш түгел. Мөэмин-мөселман, намаз укыган чагында, сурәтләргә карап баш имәс бит инде! Эшсезлектән эче поша башласа, Әкрәм карый гадәтенчә, сабый бала кебек мавыгып, савытларны күчергәләргә керешә. Намазлыкка намаз укырга утырган саен, ул яраткан шкафына һәм шундагы «башсыз кытайлар» га күз салмыйча калмый иде.
Менә бүген дә ул, өстенә камзул, башына бохар кәләпүше һәм яңа гына тегелеп беткән чалбарын киде дә, намазлык җәеп, өйлә намазын укырга җыенды. Беренче тапкыр сәҗдәгә китүендә үк ул, урыныннан сикереп торып, гөрселдәп идәнгә ауды һәм:
– Алла!.. – дип кычкырып җибәрде.
Тавышка күрше бүлмәдән кызлары йөгереп керде һәм, аскы каттагы әниләрен чакырып, идәнне шакырга керештеләр.
Җиһан абыстай, йөгерә-йөгерә, өске катка менеп китте. Капкан икмәген чәйни-чәйни, аның артыннан Максим да йөгерде.
Алар менеп җиткәндә, Әкрәм карый уң аягыннан оегын салган, чалбар балагын тездән югары күтәргән, үзе чыраен сыткан, йөзен җыерган иде. Аның тездән түбәнрәк боты уелып, чиккән намазлыкка кан тамгалаган. Янында куркуга төшкән балалары басып тора иде.
Җиһан абыстай өлкән кызына ару чүпрәк китерергә кушты, үзе җәһәт кенә мич өстенә пәрәвез алырга менеп китте. Яраны тиз генә бәйләп куйдылар. Җыены бергә чалбарны җентекләп карагач, тез турысында эчлек астыннан ниндидер каты әйбер таптылар. Чалбарның җөен сүтеп карасалар шаккаттылар: анда Максимның әлеге югалган уймагы кереп калган иде. Әнә шул нәрсә карыйның тезе яралануга сәбәп булган.
Читать дальше